Логотип Магариф уку
Цитата:

Урта Кирмән мәктәбендә искитмәле тарих семинары

«Яңартылган ФДББС шартларында укучыларның уку күнекмәләрен һәм мөмкинлекләрен ачуда функциональ грамоталылыкның роле». Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә узган тарих һәм җәмгыять белеме укы...

«Яңартылган ФДББС шартларында укучыларның уку күнекмәләрен һәм мөмкинлекләрен ачуда функциональ грамоталылыкның роле». Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә узган тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары әнә шундый темага багышланган иде. Район мәктәпләренең тарих укытучылары җыелган чараны мәктәп директоры Г.Искәндәрова ачып җибәрде. Функциональ грамоталылык формалаштыруда без укыта торган фәннәрнең роленә багышланган чыгышларны Усали урта мәктәбеннән Л.Константинова, Түбән Яке урта мәктәбеннән Ә.Вәлиәхмәтова, Мамадыштагы 4 нче урта мәктәптән Т.Шишкиналар ясады. Мәгариф бүлеге методисты Р.Әхмәтшина, «Функциональ грамоталылык – туган төбәк тарихы материллары өйрәнүнең состав өлеше» дигән темага чыгыш ясап, Урта Кирмән мәктәбендә узган семинарның эчтәлеген практик өлеш белән бәйләп җибәрде. Алдан әзерләнгән программа буенча семинарның  икенче өлеше борынгы кирмән (крепость) урнашкан тарихи урында булырга тиеш иде. Ләкин һава торышы алдан әзерләнгән чарага үз төзәтмәләрен кертте.

Урта Кирмән мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллинның музей бүлмәсендә ясаган  бик бай эчтәлекле чыгышын барыбыз да әсирләнеп тыңладык. Табигать кочагында булырга тиешле театральләшкән чыгыш мәктәп залында тагын да матуррак килеп чыкты булса кирәк. «Кирмәнчекнең Россия тарихындагы урыны» дип аталган сценарийның авторы – Ринат Хәйруллин үзе. Автор буларак кына түгел, төп рольне – Хан образын да ышандырырлык итеп бирде коллегам.

Театральләшетерелгән чарадан соң, нәкъ укучылар төсле, семинарда катнашкан тарих укытучылары «Хан» белән фотога төшәргә чиратка тезелде. Бай эчтәлекле тамашада катнашкан һәркем театр артистларыннан ким уйнамады биредә. Аларның һәммәсенә: «Афәрин!»нән башка сүз юк. Кирмәнчеккә интерактив экскурсиядән тыш, Ринат Миңлегаян улы, укытучыларга уен да әзерләп куйган иде. Укытучыларны командаларга бүлеп, юлламалар тутыртып, кабинетлардагы станцияләрдә Татарстан тарихына кагылышлы сорауларга җавап эзләтте. Җиңүче команда билгеләнде.

Урта Кирмән мәктәбендә узган семинар җылы атмосферасы, үзара дустанә мөнәсәбәте, файдалы булуы белән истә калыр. Мәктәп коллективына, җитәкчесенә, тарих укытучысына зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ