Утыз елдан соң... онытылмаслык очрашу
Кеше күңеле шундый ул – бер булган җиренә тагын барырга омтыла. Бу табигый дә. Икенче юлы килгәндә күргәннәреңне баштагылары белән чагыштырасың. &n...
Кеше күңеле шундый ул – бер булган җиренә тагын барырга омтыла. Бу табигый дә. Икенче юлы килгәндә күргәннәреңне баштагылары белән чагыштырасың.
Ә бала чагың, яшүсмер чорың үткән, яшь кеше булып формалашкан урының – канат ярган мәктәбеңне, укытучыларыңны, бергә әүмәкләшкән сыйныфташларыңны кабат-кабат күрәсе килү теләге беркайчан да узмый торгандыр. Мәктәп елларын эчке бер сагыну, юксыну хисләре белән яши кеше. Әнә шул хис моннан 30 ел элек – 1993 елда мәктәп тәмамлаган укучыларны яңадан мәктәпкә алып килде. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә таккан кечкенә кыңгыраучыкларын да тагып килгәннәр.
Читтән генә күзәтәм. Дүрт авылдан җыелышып, 14 укучы бетергәннәр иде алар. Күзләрдә сагыш та, шатлык та. Сагышланалар – инде узган елларны кире кайтарып булмый, шатланалар – классташлар яңадан бергә. Еллар үзенен иткән: шаян-наян малайлар да сабыр, тыныч ир уртасы булып җиткәннәр, кызлар да элекке чая кызлар түгел инде, тормышның төрле сынауларын үткән ханымнар булып өлгергәннәр.
Шунысы күзгә ташлана: мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук – саф, самими, чиста күңелле булып калганнар. Элеккеге сыйныфташларның бүгенге көндә дә бер-берсе белән даими элемтәдә торулары, берсенең дә кыек юлга кермәүләре, ярдәмләшеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәүләре хөрмәткә лаек. Сөйләшер сүзләр дә күп җыелган. Утыз ел эчендә икенче генә очрашулары бит. Беренчесе мәктәп тәмамлап, 5 ел үткәч булган иде, шуннан соң мондый форматта очраша алмаганнар иде. Үзләренең бүгенге көн яшәешләре турында да бик теләп сөйләделәр. Ун ел буе урман арасында урнашкан Алан авылыннан кышын-язын җәяү йөреп укыган Илнар төнге урманнарда күргән михнәтләрен сөйләгәндә аның батырлыгына сокланып утырдык. Бүгенгесе көндә Мамадышта йөзү буенча тренер булып эшли. Гаилә корып яшәүче классташлар Айрат белән Илсөяр дә Мамадыш шәһәрендә яшиләр. Айрат йөк ташучы булып Россиянең бөтен почмагында булып чыккан, сыйныфташларын да үзе белән сәяхәткә чакыра, укытучы һөнәренә укыган Илсөяр – өлкәннәрне тернәкләндерү бүлегендә алыштыргысыз хезмәткәр. Дамир – Түбән Камада «Шин» берләшмәсенең мактаулы эшчесе, өч малай әтисе. Миләүшә инде үзе дә каенана булып, онык үстерешә, сәүдә системасында эшли. Югары Яке авылыннан йөреп укыган Фидаил белән Фирдәвескә дә Урта Кирмән авылы бик якын. Мәктәп тулай торагында яшәгән чакларын тирән сагыну белән искә алдылар. Фидаил ике дистә елдан артык инде май-сыр комбинатында хезмәт куя, Фирдәвес, мәдрәсәдә укып, дини белем дә алды. Вакытсыз гүр иясе булган классташлары Шаһинурны соңгы юлга озатканда да үзләренең бердәмлекләрен күрсәткән иде бу класс. Менә бүген дә аның каберен зиярәт кылып, Фирдәвес классташлары рухына сүрәләр укып, дога кылып килделәр. Алабугада тәрбияче булып эшләүче Ләйсән әле бу арада кызын кияүгә биреп йөри, очрашу дигәч, кырык эшен ташлап сөенеп кайткан. Ул елларда Арташ белән Урта Кирмән арасын узу бик авыр иде. Шул сазлы юлларны йөреп укыгын Рәмзил дә бүген Алабуга шәһәрендә яши.
...Кайсы гына сүз алса да, үз гаиләсе турында горурланып сөйләде, балаларын искә алды. Һәркайсы үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларына тирән ихтирам белән зур рәхмәтләрен җиткерде.
Төрле елларда сыйныф җитәкчеләре булып торган Әүхәдиева Рәшидә Хөсәен кызы, Гатина Рүзилә Батырша кызы да укучыларының уңышларына, тормышта үз юлларын таба алуларына чиксез сөенүләрен белдереп, мәктәп елларыннан хатирәләре белән уртаклаштылар. Шундый җылы очрашу, җанлы әңгәмә чыш-пыш килеп утырган, чишмә суы белән куелган самавырлы табын артында барды.
Укытучыларга дип әзерләнгән бүләкләре дә үзенчәлекле иде аларның. Рамга урнаштырылган туган як табигатенең зурайтылган фотосы, сөлгегә чигелгән «Чыгарылыш 1993» язуы да безгә бу очрашу хатирәсе булып озак сакланыр әле. Соңгы елларда очрашуларны кафеларда уздыру модасы китте. Мәктәбеңә килеп, үзең укыган класс бүлмәсенә кереп, партаң артына утырып карамагач, мәктәбеңнең исен тоймагач, очрашу дияргә ярый микән андый форматны?
Бу классның мондый очрашулары дәвамлы булсын. Очрашулар тагын биш елга җитәрлек көч һәм дәрт бирәләр, балачакка кайтарып яшәртеп җибәрәләр. Бер тапкыр да очрашуларга җыела алмаган класслар бар. Аларның шундый хисне татый алмаулары бик кызганыч.
Әлеге очрашуны оештыручыларга, чакырулары өчен зур рәхмәт, килә алмаганнар күп әйбер югалттылар дияр идем.

Эх, балачак!
Мәктәбемә илтер юллар буйлап
Бала булып килә узасым.
Еллар үткәч килдем:
– Исәнме, туган мәктәбем!

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы
Комментарийлар