Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үз телем» бәйгесендә җиңүчеләргә 2 миллион

 Татар мәдәниятен үстерү һәм татар телен өйрәнү буенча балалар һәм яшьләр арасында  актуаль проектлар эшләүне күздә тоткан «Үз телем» дип аталган конкурс тәмам.Казан башкарма комитеты башлан...

 Татар мәдәниятен үстерү һәм татар телен өйрәнү буенча балалар һәм яшьләр арасында  актуаль проектлар эшләүне күздә тоткан «Үз телем» дип аталган конкурс тәмам.
Казан башкарма комитеты башлангычы белән икенче тапкыр  үткәрелгән әлеге бәйгедә башкалабыз яшьләре татар телен өйрәнүгә үз тәкъдимнәрен бәян иткән 80 нән артык эш белән катнашты. Финалга шуларның 24 е узды. Алар абруйлы жюри алдында, көндәшләре катнашында имтихан тоттылар, татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерү юнәлешендә башкарачак үз эшләрен тәкъдим иттеләр.

«Үз телем» конкурсын үткәрү – һәр кешегә үзенең эшен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Моның юл башында Казан  шәһәре депутаты  Рөстәм Рамазанов  тора. Беренче тапкыр бәйгене узган ел  ул башлап җибәрде, быел бу эшкә без дә кушылдык, – диде  шәһәр башкарма комитеты урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Быелгы финалга чыккан проектлар узган елгысыннан шактый аерыла, араларында бик кызыклылары бар. Без аның асылы белән  әзерлек этабында ук таныштык, ничек тормышка ашырылуын күрдек. Элегрәк андый проектларның финанс мөмкинлекләре булмау аркасында идея дәрәҗәсендә генә калуын да беләбез. Хакимият тарафыннан матди ярдәм итү аларга алга таба барырга зур этәргеч булыр.
Бәйгедә катнашкан 8  проект аеруча уңышлы буларак билгеләп үтелде. «Татар телен өйрәнү өчен мобиль кушымта» проектын тәкъдим иткән Булат Усманов, «САФ» әдәбият проекты авторы Алсу Хәбибуллина,  «Нәҗип»  график новеллалары эшләүче Гүзәл Гарипова, «Акча иле» китапларын чыгарырга теләүче Алинә Бикмуллина, татар этник төркеменә багышланган музыкаль альбомнар эшләүче Әдилә Мөбәрәкованың «Зәкәрия» төркеме, Регина Гаязованың «Татар кызлары» исемле татар комикслары, Ләйсән Гыйрфанованың «Сихри Казаным» квест-променады хөкемдарлар тарафыннан югары бәяләнде.
Илгизәр Вахитовның татар шәхесләренә багышланган открыткалар бастырып чыгарып, туристлар һәм халык арасында таратуга исәпләнгән «Казан урамнары» проекты да уңышлы дип табылды. Алар 12 шәхескә багышланган 2600 открытканы эшләү һәм бастырып  чыгаруга  81 мең сум акча кирәк булачак, диләр.
Финалга чыккан проектлар арасында «татарча Stand Up» зур фестиваль прoекты да кызыклы иде. Ул  татар телендәге юморның яңа бер юнәлеше, шуны да әйтик: русларда бу киң таралган.  Бүгенге көндә  татарча  чыгыш ясаучы аерым комиклар бар. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт калаларында ачык мәйданчыкларда чыгыш ясыйлар. Ләкин аларны бергә туплап, фестиваль үткәрү, тамашачыларны күпләп җыю очраклары юк. Бу проект жюри әгъзалары арасында зур бәхәс тудырды, кайберәүләр аны акча эшләүнең бер юлы дисә, икенчеләре, киресенчә, татар телен, мәдәниятен татар яшьләре арасында популярлаштыруның бер формасы буларак хуплады. Әлеге проект җитәкчесе керәшен егете Дмитрий Баранов та моны тормышка ашыру яңа буын татар юмористларын тәрбияләүгә зур этәргеч бирәчәген никадәр матур итеп аңлатырга тырышса да, ахыр чиктә ул җиңүчеләр исемлегенә  эләкмәде.
«Казан сөйли» дип аталган квест-променад проекты да күпчелек тавышны җыя алмады, гәрчә аны эшләүчеләрнең бу өлкәдә беренче уңышлы адымнары ясалган булса да. Ул махсус колакчыннарга урнаштырылган мәгълүмат ярдәмендә балаларны, башкалабыз кунакларын бай тарихыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебез белән таныштыруны күздә тота.
Проектларның һәркайсы игътибарга лаек иде, кайберләре жюрида аеруча  кызыксыну уятты. Җиңүчеләргә үзләренең идея, максатларын гамәлгә ашыру өчен төрле дәрәҗәдәге грантлар тапшырылды, аның гомуми суммасы  2 млн сум күләмендә иде.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ