Логотип Магариф уку
Цитата:

“Вакыт кыңгыравы” фестивале

Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге «Вакыт кыңгыравы» дип аталган яңа фестиваль оештырылачак. Фестивальне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры гамәлгә куя.

Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Рөстәм Галиев хәбәр итте. 

— Бу фестивальне без күптәннән оештырырга җыенабыз. “Вакыт кыңгыравы” (“Колокол времени”) фестивале атаклы драматургның иҗатына багышланачак.  Туфан Миңнуллинның әсәрләрен төрле театрлар сәхнәләштерә. Фестивальнең төп программасында уннан артык театр килүен планлаштырабыз. Хәзерге вакытта Т.Миңнуллин исемендәге балалар театры фестивале бара. Шушы фестивальдә җиңгән балалар театрын да “Вакыт кыңгыравы” проектында катнаштырыга исәп тотабыз, ди Рөстәм Галиев. 

Фестиваль быел көз айларында узачак. Фестивальгә төрле театрлардан белгечләр, театр тәнкыйтьчеләре дә чакырылачак. 

Исегезгә төшереп узабыз: хәзерге вакытта Түбән Кама татар дәүләт драма театры репертуарында драматург Т. Миңнуллинның 14 тән артык әсәре бар. 

12+

Материал, фото: Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ