Логотип Магариф уку
Цитата:

Вәлиева алтын медаленнән мәхрүм ителде

Элегрәк Төньяк Америка матбугаты Вәлиеваның дисквалификацияләнүе аркасында хатын-кызлар команда турнирындагы барлык нәтиҗәләр яңадан каралачак һәм призерлар өчлегенә Канада командасы эләгәчәк, дип хәбәр иткән иде.

Пекиндагы Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталарының команда турнирында дисквалификацияләнгән Камилә Вәлиева нәтиҗәсен исәптән чыгаргач, Россия җыелма командасы өченче урынга төште. Бу хакта Халыкара тимераякта ярышучылар берлегенең (ISU) рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

Пекинда узган Олимпиадада Вәлиеваның нәтиҗәләре юкка чыгарыла, ул команда турнирында җыелма командаларның урыннары үзгәрүгә китерә. Россиялеләр урынына беренче урынны АКШ командасы (65 балл) ала, икенче урында — японнар (63), ә Россия җыелма командасы (54) өченче урынга төшә.

Элегрәк Төньяк Америка матбугаты Вәлиеваның дисквалификацияләнүе аркасында хатын-кызлар команда турнирындагы барлык нәтиҗәләр яңадан каралачак һәм призерлар өчлегенә Канада командасы эләгәчәк, дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә канадалылар 53 очко белән дүртенче урынга кала.

Кагыйдәләр нигезендә, 2022 елгы Олимпия уеннарында команда ярышлары нәтиҗәләре Вәлиеваның шәхси эшен карау нәтиҗәләренә бәйле түгел һәм юридик яктан яңадан каралырга тиеш түгел — Россия Олимпия комитеты элегрәк шулай дип ассызыклады. Шулай ук, кирәк була калса, Россия мәнфәгатьләрен яклау өчен чаралар күрергә әзерлеген белдергән иде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ