Логотип Магариф уку
Цитата:

Вазгыять тотрыклы, әмма тынычланырга иртәрәк

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә онлайн режимда Татарстанда агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясе булып узды.Һәр ай азагында мондый...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә онлайн режимда Татарстанда агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Һәр ай азагында мондый сөйләшү уздыру инде гадәткә керде. Бүгенгесендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина спикер буларак чыгыш ясады. Чыгышында ул быелның 42 нче атнасында йогышлы  чирләр белән авыручыларның саны кимүгә баруын искәртте.  Әйтик, коронавирус  йоктыручылар, аннан алдагы атнадагыга караганда, 9,7 процентка кимрәк  теркәлгән. Әмма шунысы бар: көз фасылының тотрыксыз табигатьле чагы, кышка да ерак калмый.
Октябрь ае –  гриппны вакытында кисәтү өчен иң кулай вакыт. Киләсе атнадан укучыларның көзге каникуллары башлана. Башка елларда каникулдан соң икенче чирек башланган елның 45 нче атнасы грипп чиренең көчәйгән чагы була торган иде. Шунлыктан, балаларны йогышлы тын авыруларыннан саклану чараларын күрергә кирәклеген кат-кат искәртү кирәк. Ходай сакланганны гына саклармын, дияргә яраталар бит. Шулай булгач, көздән кышка күчеш чорында һәркайсыбыз үз сәламәтлеге турында җитдирәк кайгыртсын иде, диде Любовь Авдонина.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ