Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алдылар

Исән булса быел җырчыга 75 яшь тулган булыр иде.

24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә «Җомга» дип аталган кичә булып үтте. Исән булса быел җырчыга 75 яшь тулган булыр иде.

Концерт Хәмдүнә ханым турындагы истәлекләрне барлау белән башланып китте. Программа тирән мәгънәле, һәркемне уйландырырлык итеп төзелгән иде. Режиссеры – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләүче Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, режиссер Илдар Хәйруллин. Артистлар берсеннән-берсе матур чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырды, Хәмдүнә Тимергалиеваның төрле елларда башкарган җырлары яңгырады.

Бу урында тукталып, үземнең дә аңа кагылышлы хатирәләремне барлыйсым килә. Ни кызганыч, күңелем сизгән кебек, ул дөньядан китәсе елда, Татарстан радиосында берничә тапкыр аның иҗаты турында тапшыру эшләргә омтылып карадым. Әмма Хәмдүнә апа ризалашса да, авырып китү сәбәпле күрешә алмый калдык. “Апаем” дип сөйләшә иде ул, очрашканда гел кочаклап ала, үзенең иҗат очкыннары, ташып торган дәрт-дәрманы белән сине дә канатландыра кебек иде.

Якты дөньядан киткән күренекле артистларыбызны барлап, аларның иҗатына тугры калып, гел искә алып, тамашачыларга һәрдаим җиткереп торган филармония хезмәткәрләренә рәхмәт җиткерәсе килә.  «Үзем дөньядан киткәч тә, иҗатым тере вакыттагы кебек гөрләп торсын», – дия торган булган Хәмдүнә Тимергалиева исән чагында. Аның васыяте үтәлер дигән өметтә калыйк! Шушы кичәдә яңгыраган истәлекләр, аның рухына дога булып барып ирешсен иде. 

Белешмә: Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Эстәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хор-дирижерлык бүлеген тәмамлый. Зур профессиональ сәхнәгә чыкканчы, үзешчән сәнгатьтә катнаша, Башкортстанның Борай мәдәният сараенда,Тәтешле районында мәктәптә җыр укытучысы булып эшли. 1976 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эстрада бүлегенә эшкә килә. Җырчының иҗат юлы сәнгать осталары – Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов җитәкчелегендәге концерт группаларында башлана, һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр сайлап алган юлына тугры булып кала.
Хәмдүнә Тимергалиева татар халык җыр сәнгатенең, татар һәм башкорт композиторларының, шагыйрьләренең иң яхшы иҗат үрнәкләрен пропагандалый һәм халык арасында популярлаштыра. Җырчы башкаруындагы җырлар, татар җыр сәнгатенең алтын фондына керде.

Фотолар филармониянең матбугат үзәгеннән

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ