«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бишенче сезоны старт алды
5 июнь Казан Мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләренең бишенче сезонына старт бирелде. Беренче чара татар халкының традицион бию хәрәкәте – «Әйләнү»гә багышланган иде.
Чара биючеләр – хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков башкаруында перформанстан башланып китте.
Проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова беренче очрашуны Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин белән бергә алып барды. Музыкантлардан – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фархуллин, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм баянчы Әлфис Галимуллин бәйрәмдә чыгыш ясады.
Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза.
Киләсе чара 12 июнь кичендә узачак. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләп, истәлекле бүләрләр дә тапшырыла.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Кызыклы яңалыклар безнең телеграм каналда
Комментарийлар