Логотип Магариф уку
Цитата:

“Хезмәт кешесе” фильмында укытучы образы

Документаль картина Россиянең шактый күп кинофестивальләре лауреаты да булды.

27 март көнне «Мир» кинотеатрында режиссер Ольга Ажнакинаның «Хезмәт кешесе» документаль картинасы тәкъдим ителәчәк.

Фильмда ашыгыч ярдәм фельдшеры, укытучы, завод эшчесе, галим, трамвай йөртүчесе һәм янгын сүндерүче тормышыннан бер көн күрсәтелә. Яраткан эше белән шөгыльләнүчеләрне һәм алар өчен дәвалау, өйрәтү, тормышны булдыру һәм коткару — эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше.

"Хәзерге җәмгыятьтә хезмәт кешеләренә аз игътибар бирелүе бик кызганыч. Кыю, ихтыярлы, максатчан шәхесләргә. Алар турында газеталарда язмыйлар, телевидениедә аз сөйлиләр, мода журналлары тышлыкларында ялтырап тормыйлар һәм Интернетта миллионлаган караулар җыймыйлар. Ләкин нәкъ менә хезмәт кешеләре һәрвакыт янәшәдә, һәрвакыт безнең арада. Алар чын геройлар, – ди Ольга Ажнакина.  – Фильмның барлык геройлары  – үз эшләрен намус белән башкаручы, кешеләрне чын күңелдән яратучы һәм хөрмәт итүче, бу дөньяга файдалы булырга һәм аны яхшырак итәргә теләгән гади кешеләр”.

Документаль картина Россиянең шактый күп кинофестивальләре лауреаты да булды.

Казанның “Мир” кинотеатрында  узачак фильмны бушлай тамаша кылып булачак.

Социаль челтәрдән фото

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ