Логотип Магариф уку
Цитата:

Якташым «Миссис International Россия – 2023» конкурсында җиңү яулады

Ростовтагы  Дон шәһәрендә узган  илкүләм   конкурсында якташым   Саба районы Юлбат  авылында  туып үскән  Альбина Галиева Татарстан данын яклап, «Миссис Universal  Россия – 2023» исеменә лаек булды. ...

Ростовтагы  Дон шәһәрендә узган  илкүләм   конкурсында якташым   Саба районы Юлбат  авылында  туып үскән  Альбина Галиева Татарстан данын яклап, «Миссис Universal  Россия – 2023» исеменә лаек булды.   Альбина бу бәйгегә киткәнче Казанда үткәрелгән «Миссис Татарстан – 2023»тә осталыгын күрсәтте һәм җиңүче булган иде. Ул,  аны илнең төрле төбәкләреннән килгән көчле конкурсантлар белән ярышып,  өстенлеген кабат  раслады. Монда катнашучының ягымлы, чибәр булуы гына җитми, кул эшләренә маһирлыгы,  сүзгә осталыгы, зәвык белән киенүе, хатын-кызның гаиләдә тоткан  ролен  югары дәрәҗәдә күрсәтә белүе дә хөкемдарларны  таң калдырды . Альбина ханым ире кебек үк,  хоккей, бию белән мавыга һәм күп вакытын даун  авырулы балаларга ярдәм итүгә калдыра.  Андый гүзәл затларга сокланмый мөмкинме соң?! Андыйлар –  үсеп килүче татар кызларына матур  үрнәк.
 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ