Яктылыкның зыяны
АКШтагы Төньяк-Көнбатыш университеты галимнәре Proceedings of the National Academy of Sciences журналында йоклаучы кешегә уртача яктырту тәэсиренең зыянлыгы турында тикшерү бастырган.Белгечләр н...
АКШтагы Төньяк-Көнбатыш университеты галимнәре Proceedings of the National Academy of Sciences журналында йоклаучы кешегә уртача яктырту тәэсиренең зыянлыгы турында тикшерү бастырган.
Белгечләр нәтиҗәләре буенча, йоклаучы кешегә уртача яктырту тәэсиренең бер төне дә глюкоза дәрәҗәсен һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшен начарайтуы, яисә киләчәктә йөрәк, диабет һәм метаболик синдром авыруларына китерүе турында мәгълүмат биргән.
Төнге яктырту йөрәк ритмын боза.
Тикшеренүчеләр мәгълүматы буенча, йокы вакытында уртача яктырту йөрәк ритмын көчәйтә, гәрчә нормада ул түбәнрәк булырга тиеш булса да.
Төнлә кабызылган ут белән йоклау симерүгә дә сәбәп була ала икән.
Гөлназ Гайнуллина

Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кукмара балалар музыка мәктәбендә балаларны җыр-бию ярдәмендә тернәкләндерәләр
2021 елның декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» про...

2021 елның декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проекты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр, бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның 1 апрелендә музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Чиксез тормыш” дип аталган концерт-күңел ачу программасы оештырдылар.

Биредә музыка мәктәбе укучылары төрле музыка уен коралларында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Укытучылар кунакларны халык музыка кораллары белән таныштырды. Шулай ук музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс та узды.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр тамашачы кулына чын музыка коралын тотып, уйнап, үзен чын музыкант итеп тоя алды. Чара ахырында укытучылар һәм тамашачылар халык уен кораллары оркестрын оештырдылар һәм бергә дәртле көйләр башкардылар.

Фәния Лотфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар