Яман шеш белән авыручыларга «Спутник V» белән прививка ясарга рөхсәт ителә
«Спутник V» — иң күп тикшерелгән вакцина, онкологик авыруларга аның белән прививка ясатырга мөмкин, диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн. Бу ха...
«Спутник V» — иң күп тикшерелгән вакцина, онкологик авыруларга аның белән прививка ясатырга мөмкин, диде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Спутник V» — иң сыналган прививка һәм без аны онкология белән авыручыларга ясыйбыз. Моннан тыш, инструкциядә «Спутник V» вакцинасына каршы күрсәтмәләр юк, шуңа күрә моны кыю рәвештә куллана алабыз», — диде Каприн.
Аның сүзләренә караганда, прививка пунктларында булганда күп кенә кеше онкологик авырулары барлыгын әйтмәгән һәм прививкалар ясаткан. Прививкадан соң начар реакцияләр булмаган, ди табиб.

Комментарийлар