Яңа Арыш мәктәбендә 1 нче сыйныфта ике бала
1 нче сентябрьне һәркем көтеп ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туып үскән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылындагы, «Мәгариф» журналы үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» конкурсында ике ел р...
1 нче сентябрьне һәркем көтеп ала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов туып үскән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылындагы, «Мәгариф» журналы үткәреп килә торган «Авыл укытучысы» конкурсында ике ел рәттән җиңүче укытучылар биргән мәктәпкә быел 1 нче сыйныфка ике кыз баланы көтеп алганнар. Көтмәслек тә түгел, мәктәп яшендәге балалар саны юк дәрәҗәсендә, салада яшь гаиләләр кими. Урта мәктәпне дә узган уку елында ике бала тәмамлаган булган. Югыйсә мәктәптә тәҗрибәле укытучылар белем бирә, авылда тормыш итәр өчен бөтен уңайлыклар бар. Педагоглар коллективын күп еллардан бирле педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Дамир Нәбиуллин җитәкчелек итә.
– Бездә дә быел 1 нче сыйныфка ике генә бала керде, – диде «Авыл укытучысы–2022» конкурсы җиңүчесе Әлмәт районы Миңнебай төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Әхмәтзаһирова. – Узган уку елын балалар уңышлы тәмамлады, фән конференцияләрендә, бәйгеләрдә катнаштык. Шәһәр башлыгының махсус грантына лаек булдык. Яңа уку елына да зур өметләр баглыйбыз.
Мөгаллимнәрнең өметләре аклансын, мәктәпләр балаларның шат авазыннан гөрләп торсын.

Альберт САБИР
Комментарийлар