Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш мәктәбендә – хөрмәт ункөнлеге

Ел да октябрь ае Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар белән башланып китә. Быел исә ул тагын да үзгәрәк – 2023 елның  Укытучылар  һәм остазлар елы дип игълан ителүе белән бәйле чараларга бай...

Ел да октябрь ае Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар белән башланып китә. Быел исә ул тагын да үзгәрәк – 2023 елның  Укытучылар  һәм остазлар елы дип игълан ителүе белән бәйле чараларга бай булды.

Ункөнлекнең беренче көнендә үк безнең элекке укучыбыз, Яңа Арыш авылы китапханәчесе, актив, иҗади эшләүче Рәзилә Наил кызы Мөхәммәтрәхимова, үзен укытып чыгарган, өлкән яшьтәге, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган остазларын кунакка дәшеп, бик күркәм чара үткәрде. Биредә ветераннарыбыз истәлекләрен барладылар, укытучы һөнәренә ничек килүләрен сөйләделәр, мәктәп тормышының кайбер кызыклы мизгелләрен искә төшерделәр. Рәзилә Наил кызы чараның музыкаль бизәлешен дә онытмаган – күрше Күки авылы мәктәбе директоры, үзешчән композитор, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Халидин Әхәтовны чакырган. Аның төрле уен коралларында виртуоз уйнавы күңелләрне ял иттерде.

Ункөнлекнең киләсе көннәрендәге бәйрәм чаралары җай гына Яңа Арыш урта мәктәбенә күчте. Без, лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне, мәктәптә эшләп пенсиягә чыккан техник хезмәткәрләрне, мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләрен чакырып, зур бәйрәм үткәрдек. Ул өлкәннәр ункөнлеге һәм Укытучылар көне уңаеннан берләштерелгән чара иде. Лаеклы ялдагы укытучыларыбызга профсоюз комитеты рәисе Равил Фәйзрахман улы Кәримов белән, аларның мәктәп эшчәнлегенә керткән зур хезмәт өлешен билгеләп, Рәхмәт хатлары тапшырдык.
Мәктәп коллективы тарафыннын әзерләнгән чәй өстәле дә үзенчәлекле тәрбия чарасы булды: өлкәннәребезнең теләге белән, мәүлид ае булуын исәпкә алып, мин кыска гына вәгазь сөйләп, Коръән сүрәләре укып, барчабызга да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, илләр тынычлыгы теләп дога кылдым. Бәйрәм табыныннан күтәренке күңел белән, тагын да исән-имин очрашулар насыйп булсын дип таралыштык.

Халыкара укытучылар көнендә исә мәктәбебез делегациясе район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнашты. Биредә дә безнең лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне зурладылар: Рәзимә апа һәм Мөнир абый Таҗетдиновлар гаиләсен, сәхнәдә котлап, бүләк тапшырдылар. Тагын шунысын да искәртим: шундый ук бүләкне Әмирулла Шәрифулла улы Хәмидуллин һәм Гөлнур Мортаза кызы Баһавиева гаиләсенә, үзләренең районга бара алмавын искә алып, мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Мансур улы Садыйков һәм профсоюзларның территориаль бүлеге җитәкчесе Вера Ивановна Малакаева мәктәпкә үк килеп тапшырганнар иде.
Бу көннәрдә укытучылар укучылары тарафыннан да котлаулар, рәхмәтләрне күп ишетте, әлбәттә. Югары сыйныф укучылары, күп еллардан килгән традиция буенча, түбән сыйныфларда дәресләр үткәрделәр, үзләрен укытучы сыйфатында сынап карадылар.

Шул ук 5 октябрь көнне, махсус чакыру белән, мәктәбебезнең физика, информатика һәм математика укытучысы, “Авыл укытучысы-2022” Бөтенроссия бәйгесенең абсолют җиңүчесе Руслан Нәбиуллин “ТНВ. Яңа гасыр” каналында туры эфирда рус телендә үткәрелгән “Таяну ноктасы” дигән тапшыруда катнашты. Биредә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Р.Г.Мөҗипов, Казанның “СОлНЦе” мәктәбе директоры П.А.Шмаков һәм мәгариф өлкәсендәге башка күренекле шәхесләр белән берлектә бүгенге мәгариф, укытучының абруе, укытуны цифрлаштыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышуларда үз сүзен әйтте.
Ә инде бу чараларның иң югары ноктасы булып 6 октябрь көнне, Укытучылар көне уңаеннан, “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашу тора. Биредә мәктәбебездән ике кеше – Татарстанның атказанган укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина һәм бу юлларның авторы катнаштык.
Югары дәрәҗәдә үткәрелгән бу чарага чакыру да, алда язып үтелгән барлык эшләребез дә мәктәбебезнең район, республика дәрәҗәсендә танылган абруе турында сөйлидер дип уйлыйм.
Дамир НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ