Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Арыш урта мәктәбе – Камал театрында

Агымдагы 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, “Татарстанның мәдәни мәркәзе” конкурсы кысаларында республикабызның барлык муниципаль берәмле...

Агымдагы 2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан, “Татарстанның мәдәни мәркәзе” конкурсы кысаларында республикабызның барлык муниципаль берәмлекләре үзләренең гореф-гадәтләрен, җирлекләреннән үсеп чыккан танылган шәхесләрне барлап, хәзерге вакыттагы районның хәле белән таныштырып, Казан шәһәренең төрле мәйданчыкларында, күпсанлы сәхнә осталары белән берлектә, билгеле бер график буенча чыгыш ясауны дәвам иттерәләр. Балык Бистәсе районы да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында  “Гөрләп яшә, Балык Бистәсе!” дип аталган программа белән чыгыш ясады. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбенә, быел Россиядә “Укытучылар һәм остазлар елы” булуын истә тотып, укытучылар династиясе турында чыгыш ясау тәкъдим ителгән иде.

Без бу чарага әзерләнеп ясалган экспозициядә берьюлы ике теманы ачарга тырыштык: укытучылар гаиләләре турында да сөйләп китәргә булдык. Безнең мәктәптә генә дә биш укытучы гаиләсе хезмәт куя. Болар – Нәбиуллин Дамир һәм Галия, Нәбиуллин Руслан һәм Гөлия, Кәримов Равил һәм Зөлфия, Садыйков Айрат һәм Гөлнур, Галимов Илнур һәм Гүзәлия. Өйдә дә кече педагогик киңәшмә уздырырга бөтен мөмкинлек бар, дигән сүз.

Ә инде үзебезнең күп еллар республика мәгарифе өлкәсендә хезмәт куйган Нәбиуллиннарның педагогик династиясе турында әйтсәк, аларның саны 47 кеше булып, гомуми эш стажлары 1100 ел тәшкил итә. Белем бирүнең мәктәпкәчә буыныннан башлап, урта гомуми белем бирү, махсус урта белем бирү, югары белем бирү – һәрбер баскычта безнең нәселнең хезмәте кергән. Мәктәп программасына кертелгән барлык фәннәр буенча да безнең династиябез вәкилләре хезмәт куйган һәм куя икән. Физика, математика, химия, биология, география, физик тәрбия, хезмәт, хәрби әзерлек, рус, татар теле, чит телләр – кыскасы, һәрберсе буенча “үз укытучыларыбыз” бар. Династиябез вәкилләре арасында укытучылык хезмәтен фәнни эш белән бәйләп алып баручылар да байтак. Ике кеше – фәннәр докторы, 8 кеше фәннәр кандидаты исемен йөртә. Династиябез вәкилләре укытучылык эшен җитәкчелек эше белән дә бәйләп алып бара алганнар. Алар арасыннан 6 кеше мәктәп директорлары булып та эшләгән, район мәгариф бүлеген җитәкләүчеләр дә бар. Ә Ләлә Шамил кызы Дәүләтбаева 9 ел буе Татар дәүләт-гуманитар педагогика университетының чит телләр факультеты деканы булып танылу алган. Әлбәттә, тырыш хезмәтләре белән дәүләт бүләкләренә лаек булучылар да бар: өч кеше Татарстанның атказанган укытучысы исемен йөртә, Россия Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр дә шактый.
Билгеле, боларның барысы турында да санаулы вакыт эчендә сөйләп бетереп булмый. Әмма шулай булса да дәрәҗәле жюри минем сөйләгәннәремне бик игътибар белән тыңлады, сораулар да бирде. Максатка ярашлы булуын күздә тотып, чыгышымның бер өлеше русча булса, икенче өлеше татарча булды. Район һәм республика мәгариф өлкәсенә керткән саллы өлешебезне яктырта алдым дип уйлыйм.

Якташыбыз Равил абый Шәрәфиев белән минем Олы Солтан урта мәктәбендә директор булып эшләгән вакытта шушы мәктәпне тәмамлаучылар белән бергәләп үткәргән очрашу кичәләрен искә алдык әле.

Дамир НӘБИУЛЛИН,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ