Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы политехник көллиятендә ике яңа остаханә ачылды

1 сентябрьдә Яр Чаллы политехник көллияте базасында ЧПУ станокларында электромонтаж һәм фрезер эшләре компетенцияләре буенча ике остаханә ачылды. Алар Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт п...

1 сентябрьдә Яр Чаллы политехник көллияте базасында ЧПУ станокларында электромонтаж һәм фрезер эшләре компетенцияләре буенча ике остаханә ачылды. Алар Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасының «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлылык сәләтен арттыру) Федераль проекты кысаларында булдырылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә. 
Семинар ачылышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе вәкилләре, эш бирүчеләр – социаль партнёрлар: «КАМАЗ» ГАҖ, ПТФК «ЗТЭО» АҖ, «ТЭМПО» ХК, көллиятнең педагогик коллективы, ата-аналар һәм укучылар катнашты. Беренче курс студентлары өчен яңа ачык остаханәләргә таныштыру экскурсияләре үткәрелде.
Әлеге остаханә  WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтиханнар үткәрү үзәге дә булачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ