Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә асфальтка язылган сүзләр ярдәм итәрме?

Яшел Үзәндәге 14нче лицейның 1нче сыйныф укучылары бүген әти-әниләре белән бергә трафарет ярдәмендә җәяүлеләр чыга торган урыннар янындагы тротуарларга “Куркыныч түгеллегенә ышан!” дигән кисәтүләр язы...

Яшел Үзәндәге 14нче лицейның 1нче сыйныф укучылары бүген әти-әниләре белән бергә трафарет ярдәмендә җәяүлеләр чыга торган урыннар янындагы тротуарларга “Куркыныч түгеллегенә ышан!” дигән кисәтүләр язып чыкты.
- Без юл аша чыкканда юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, игътибарлы булу гадәтен һәр балага һәм ата-анага җиткерәсебез килә, - ди бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге инспекторы Юлия Леонтьева. – Бу акциягә шулай ук 1нче лицей укучылары һәм педагоглары, 32нче балалар бакчасы тәрбиячеләре дә кушылды.
Балалар үзләре укый торган белем йортлары каршына: “Як-ягыңа кара!” һәм “Баланы кулыннан тот!” дип язарга да онытмаганнар.
- Бу - юлларга игътибар юнәлтү ысулы. Билгеле ки, шәһәрдә җәяүлеләр чыга торган урыннарда бәла-казалар еш чыгып тора, - диде бу уңайдан 14нче лицей укытучысы Гөлнара Гарифҗанова. – Кайвакыт як-ягына карамыйча юл аша чыгып барган балаларны, ата-аналарны күрү бик авыр. Тротуарга язылган сүзләр аларның аңына тизрәк үтеп керер дип ышанасы килә.
Без, өлкәннәр, тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның бик тә кирәкле әлеге башлангычларын хуплыйбыз.

Миләүшә Хәмитова


Фото: https://smartik.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ