Яшүсмерләргә иярәбез. Әллә яшүсмерләрне ияртәбезме?
Хәзер яшүсмерләрне мәҗбүриләп нәрсәгәдер өйрәтү мөмкин түгел. Алар белән бары тик уртак тел тапканда гына фикерләребезне җиткереп, туган телебезгә, шул исәптән басма матбугатка да мәхәббәт уятып була....
Хәзер яшүсмерләрне мәҗбүриләп нәрсәгәдер өйрәтү мөмкин түгел. Алар белән бары тик уртак тел тапканда гына фикерләребезне җиткереп, туган телебезгә, шул исәптән басма матбугатка да мәхәббәт уятып була. Барыбыз да беләбез, замана яшьләре мәгълүматны Интернет аша ала. «Татмедиа Junior» проектларын без әнә шул шартларга яраклашып, зур максатларны күздә тотып башлап җибәрдек», – ди «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин. Узган санда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары мисалында сабыйлар өчен уйлап табылган проектлар турында язсак, бүгенге әңгәмәбездә инде бераз өлкәнрәк, әмма психологик яктан бик катлаулы буын – яшүсмерләр өчен чыга торган «Ялкын» журналы һәм аларның Интернет челтәрендәге проектлары турында сөйләштек.
– Илназ, сүзебезне «Ялкын» журналының бүгенге мәсләгеннән башлыйк әле. Хәзерге басманың эчтәлеге без укып үскәненнән нык аерыламы, элек- электән килгән традицияләрне саклап калырга тырышасызмы?
– Журналның 98 еллык тарихы бар. Ул еллар эчендә биредә эшләүче хезмәткәрләр алышынып, журналның эчтәлеге үзгәреп торган. Заманага бәйле рәвештә без эшли торган аудитория дә, укучыларыбыз да үзгәрә. Язганнарыбыз укучыга барып ирешсен өчен, журналның басма варианты белән генә чикләнмибез, Интернетта да эшлибез. Бүгенге көндә өстенлекне шуңа бирәбез дип тә әйтергә мөмкин әле. Шулай да журнал чыгуын дәвам итә. Без аны сан саен кызыклырак һәм сыйфатлырак ясарга тырышабыз. Редакция эчендә аерым балалар редколлегиясе эшләп килә. Аның составына тормышта иң актив укучылар, журналга үз иҗатларын, мәкаләләрен тәкъдим итүчеләр керә. Журнал үзе, нигездә, укучылар язган материаллардан, алар кызыксынган темаларны ачкан язмалардан гыйбарәт. Шулар журналның 70 процентын алып тора дияргә мөмкин. Бу инде, нәкъ менә шушы аудитория киләчәктә дә журнал белән кызыксынсын өчен, әһәмиятле фактор булып тора. Әлбәттә, үзгәрешләр юк түгел. Элек күбрәк әдәби әсәрләр өстенлек алып торса, бүген инде без иҗатка 6 –7 бит бирәбез. Анда укучыларыбыз җибәргән шигырьләр, хикәяләр басыла. Билгеле, классик әдипләребезнең дә әсәрләрен биреп барырга тырышабыз. Әлбәттә, «Ялкын»ның төп миссиясеннән ерак китмибез – бүген дә журналыбыз яшь каләм әһелләренә мәйданчык булып тора. Кәгазь вариант белән генә чикләнмичә, укучыларга төрле интернет-проектларда катнашырга мөмкинлек тудырабыз.
Соңгы ике елда «Ялкын» редакциясе студентлар белән элемтәне ныгытты. КФУның филология һәм мәдәниятара баг- ланышлар институтында журналистика юнәлешендә укыган 1–2 нче курс студентлары бездә практика уза. Узган елларда алар да, проектларыбызда катнашып, видеолар төшерделәр. Яңа форматта эшләү тәҗрибәсе тупладылар, үзләре дә заманча темалар тәкъдим иттеләр. Быелгы уку елында да әлеге тәҗрибә дәвам итәчәк. Алга таба да матбугатка, шул исәптән «Ялкын»га фикерле, кыю, иҗади яшьләр килүен көтәбез.
– Бүгенге көндә сезнең студиядә берсеннән-берсе кызыклы интернет-проектлар алып барыла. Аларны кемнәр белән уйлап табасыз, болар шул ук яшьләрнең иҗат җимешләреме?
– Яңа видеолар, проектлар булдырыр алдыннан редакция белән җыелышып фикер алышабыз. Бездә, гомумән, яшьләр генә эшли дияр идем. Миннән кала барысы да – 20–25 яшьләр тирәсендәге кызлар һәм егетләр. Шуның өчен дә аларның идеяләре күптөрле, фикер йөртүләре дә заманча. Без башка халыкларның милли каналларын һәм чит илләрнекен дә карыйбыз, фикерләшәбез, кирәклесен файдаланып, үзебезчә яңа проектлар барлыкка китерәбез. Алып баручының харизмасы, җор теллеге аша үзенчәлекле тапшырулар барлыкка килә. Бу яктан редакциябездә эшләүче хезмәткәрләр барысы да уңганнар һәм булганнар дияр идем.
Әлбәттә, аудитория Интернетта булганга, төп эшчәнлегебез дә шунда бара. Бүгенге көндә татар телендә яхшы сыйфатлы видеолар барлыкка китерү, аны эшләү мәҗбүриятен яхшы аңлыйбыз. Ютубта 5 каналыбыз бар, берсе – «Ялкын»ның төп каналы. Моннан тыш, «Сора-У», «БуНиБу», «2fan» һәм «Урам-ДА» дигән каналлар эшләп килә. Һәр каналда 1 дән алып 3 кә кадәр проектлар тормышка ашырыла, һәр проектның берничә чыгарылышы бар. Әгәр санап китсәң, елга 400 дән артык чыгарылыш эшләнелә, «Сораштыргалаштыргалау», «Татарча җиңелчә», «2fan», «Әтәлим шоу», «Казаныш», «Буын баттл», «Мәктәп яңалыклары», «Әйдә, киттек!», «Сораштыру», «Татарча социаль эксперимент», «Мин/без Татарстан», «Әкият сөйләмә», «Татфуд» кебек барлыгы 13 проект тормышка ашырыла.
Мәсәлән, иң уңышлы проектларыбызның берсе «Әйдә, киттек» тапшыруында Татарстан һәм Россия төбәкләренә барып, үсмерләрнең тормышын, аларның яшәешен, шөгыльләрен күрсәтәбез. Ул, артык алдан әзерләнмичә генә, җиңелчә формада эшләнә. Килеп төшәбез дә үсмерләрнең шөгыльләнгән җирләренә барабыз, алар белән турыдан-туры аралашабыз. Ниндидер казанышларга ия булган балаларны күрсәтәбез. Кайткач, бөтен төшерелгән видеоны монтажлап, 20–30 минутлык тапшыру чыгарабыз. Инде республикабызның 10 лап районында, Пермь өлкәсендә булдык. Алга таба да дәвам итәргә исәплибез. Шәхсән үзем аны бик кирәкле һәм кызыклы формат дип саныйм.
Шулай ук «БуНиБу» дигән канал турында да әйтеп китәр идем. Ул каналда без «Буын баттл» дигән проектны тормышка ашырабыз. Биредә кунакка ике буын вәкиле чакырыла: берсе яшь, берсе өлкән буын вәкиле. Артистлар, галимнәр, иҗат кешеләре дә булырга мөмкин. Алып баручы аларга сорау бирә. Сорау шактый катлаулы. Чакырылган кунаклар әлеге сорауга җавап табарга тиешләр. Шулай бер-берсе белән аралашу дәвамында дөрес җавапка чыгалар. Шактый кызыклы, интеллектуаль-күңел ачу форматындагы тапшыру. Без инде шушы проект белән татар телендә дә, беренчедән, шундый күңел ачу форматында, икенчедән, интеллектуаль якны үстерүгә юнәлтелгән видеолар эшләп була икәнен исбатларга тырышабыз.
Эстрада вәкилләре өчен махсус «Сора-У» дигән канал барлыкка китердек. Монда «Сораштыргалаштыргалау» дигән проект тормышка ашырыла. Аңа эстраданың парлы вәкилләрен чакырабыз. Ул, гадәттә, парлы җырчылар, блогерлар яки бергә эшләүчеләр, дуэтлар булырга мөмкин. Биредә алып баручы юк, алар бер-берсенә сораулар бирәләр, шуның нәтиҗәсендә моңа кадәр әйтмәгән сүзләрен дә әйтәләр, белдермәгән хисләрен белдерәләр. Караучылар күп, хәтта икенче тапшыруга кемнәрне чакырырга икәнлеген әйтеп фикерләр калдыралар. Шулай итеп, аудитория белән элемтә барлыкка килде.
«Урам-ДА» дигән каналның тапшырулары, аңлашылганча, урамда төшерелә. Ул социаль экспериментлар һәм сораштырулардан тора. Эчтәлеге бик гади, алып баручыларыбыз, урамга чыгып, кешеләргә төрле темаларга сораулар бирә. Җаваплар яшерен камерага төшерелә. Ул мәктәптәге предметларга яисә бәйрәмнәргә багышланган тема да булырга мөмкин. Беренчедән, без шулай итеп татар телендә сөйләшүчеләрне барлыйбыз, икенчедән, аларга күпмедер күләмдә мәгълүмат та җиткерәбез. Көндәлек тормыштагы темаларны яктырта, көндәлек сөйләмне ачып күрсәтә торган проект бу.
«2fan» каналы шигърият сөючеләр, шигырь тыңларга һәм сөйләргә яратучылар өчен ясалды. Монда инде без төрле урыннарда, төрле локациядә артистларның яки яшь ша- гыйрьләрнең сәнгати зәвыклы төшерелгән клипларын тәкъдим итәбез.
Барлык проектларны берләштереп тора торган төп фактор – аларның саф татар телендә һәм сыйфатлы булуы. Аларның төп чыганагы Ютуб каналда булса да, караучыларны җәлеп итү максатыннан, башка социаль челтәрләргә дә таратабыз.
– Шәхсән үзем дә бик кызыксынып, сезнең проектларны карап барам, кызларыма да күрсәтәм. Шунысын әйтер идем: алар күбесе караучыларны кызыклы исемнәре белән җәлеп итә. Мәсәлән, «Корыган ботак» проектын гына алыйк. Шул уңайдан сорау туды, ни өчен нәкъ менә «Корыган ботак»?
– «БуНиБу» каналында башлап җибәрелгән бу проектның асылы заманча эстрадага, бүгенге көннең музыкаль кызыксынуларына багыш- ланган. Студиягә классик эстрада вәкилләрен, музыка белән шөгыльләнүчеләрне чакырабыз. Ул уен форматында бара һәм берничә бирем һәм берничә турдан гыйбарәт. Татар менталитетында клиплар, гадәттә, табигатьтә яки авыл җирендә төшерелә дигән стереотип бар. Без анда башка төрле урыннарда, башка төрле сюжет линия- се белән төшерелгән татар җырларын да табып күрсәтәбез. Шуның белән бүгенге көн яшьләрен җәлеп итәбез.
Исеменә килгәндә, чынлап та проектларның исемнәрен бергәләп уйлашабыз, аның яңгырашына һәм мәгънәсенә игътибар итәбез. Ул тапшыруының асылына туры килеп торырга, шул ук вакытта нәрсәсе беләндер Интернет кулланучыларны җәлеп тә итәргә тиеш. Мәсәлән, 90 нчы елларда музыка өлкәсендә иң уңышсыз дип табылган башкаручыга бирә торган «Корыган ботак» дип аталган премия бар иде. Ул бер-ике тапкыр гына бирелде дә шуннан сүрелде. Безнең тапшыруның да асылы гел мактауга гына кайтып калмый. Без аның төрле якларын күрсәтергә тырышабыз. Шушы 90 нчы елларда барлыкка килгән премияне күздә тотып, сезон ахырында үзебез дә шундый премия тапшыра башларбыз дигән уйлар бар.
– Проектларны булдыру – бер эш, аларны карау- чыларның санын арттыру да кирәк бит әле. Татар балалары тарафыннан бу каналларга кызыксыну бармы?
– Журнал булсынмы, шул ук видеолар булсынмы, татар телендәге тапшырулар каралмый, укылмый дигән стереотип яши бит инде бездә. Шул нисбәттән, 3 ел элек «Ялкын» редакциясе төрле мәктәпләрнең укучылары арасында анкеталаштыру үткәрде. Татар телендә Интернетта нинди контент ошый, кайсы блогерларны карыйсыз, дигән сорау бирдек. Аноним анкета булганга, бөтенесе дә нәрсә уйлыйлар, шуны җавапладылар. Иң аянычлысы шул: татарча сөйләшүче яшьләр дә татар телле контентны әйтмәде. Шушы тәҗрибәләрдән чыгып, карамауның төп сәбәбе татар контентының сыйфатсыз булуы, телефонга төшерелгән, тиз генә җиңелчә генә итеп эшләнгән, шундый форматтагы видеолар күплеге дигән фикергә килдек. «Татмедиа Junior»га ныклап тотынуыбыз да шуның өчен үсмерләргә, яшьләргә татар телендә сыйфатлы контент булдыру иде. Караучылар саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә Ютубта 10 меңнән артык, ВКонтакте челтәрендә 8 меңләп язылучыбыз бар. Караучыларыбыз төрле яшьтә. Барысы да яшүсмер димәс идем, араларында укытучылар да, балалар да, аларның әти-әниләре дә бар. Шулай да яшүсмерләрне күбрәк җәлеп итү – безнең төп максатыбыз. Гел шул юнәлештә эшлибез, үсмерләрнең кызыксынуларын истә тотып, яңа төр конкурслар, тәҗрибәләр үткәрәбез. Күбрәк аларны кызыксындырган темаларны яктыртырга, зәвыклы, матур итеп бирергә тырышабыз.
– Әлбәттә, бүген балаларга нәрсә кирәк, аларны нәрсә кызыксындыра, дигән сораулар безнең өчен бик мөһим. Яңа платформаларны шул максаттан эзлибез. Ә менә Интернетка күчү басма матбугатка зыян салмасмы?
– Бу – бәхәсле сорау. Шәхсән мин үзем әлегә юктыр дип саныйм. Ләкин бүген бары тик басма вариант белән генә кызыксынучы яшьләр юк. Әлбәттә, укучыларыбызның күп булуын телибез, Интернет аша да тәкъдим итәбез, шул ук тапшырулар, төрле проектлар аша да журналга җәлеп итү эше бара, мәктәпләрдә дә очрашулар үткәрәбез. Бу шулай ук заман вазгыятенә бәйле. Журнал укучыга барып җитсен өчен, күп тырышлык куярга кирәк. Ул, күп юллар узып, айга бер тапкыр гына чыга. Ә Интернет аша без көн саен күрешеп торабыз. Шуңа күрә алар бер-берсен тулыландыралар, дияр идем. Журналда, мәсәлән, QR-кодларны еш кулланабыз, аның аша басмага сыеп бетмәгән фотолар, текстлар һәм видеоларны кереп карап була.
– Яшьләр белән эшләгән тәҗрибәле белгеч һәм үзең дә әти кеше буларак ата-аналарга балаларын татар телле журналларга һәм проектларга җәлеп итү турында нинди киңәшләр бирер идең?
– Психологлар да гел кабатлап килә, 5 яшьтән узгач, балага басым кимегәннән-кими бара. Аны мәҗбүриләп кенә йогынты ясый алмыйсың. Мәктәп яшендәгеләрнең күңеленә барып ирешү, гомумән, авыррак, нидер аңлату, нотык сөйләүләр нәтиҗә бирми. Аларның үз телләрендә сөйләшү, алар кызыксынган темаларга аралашу, замана трендларыннан хәбәрдар һәм алар белән бер дулкында булу кирәк. Журналга һәм үзебезнең аудиториягә җәлеп итү максаты да шуннан килеп чыга инде. Гомумән алганда, журналны укыту авыр. Ул инде хәзерге яшьләрнең мәгълүматны басма матбугаттан гына алмавына да бәйле. Журналдан мәгълүмат алу алар өчен сәер тоела. Шуңа да без яшьләргә аеруча кызыклы булган темаларны яктыртырга, кызыксындырырга, укучыларыбызның мәнфәгатьләренә, таләпләренә туры килергә тырышабыз. Журнал кулына килеп эләккәч, аңа язылучылар да артыр дигән өмет белән эшлибез.
– Хәзер алга карап эш йөртә торган заман. Вакыйгалар, фикер сөреше бик тиз алышына, яңалык артыннан яңалык туа тора. Сез дә бу таләпләрдән читтә кала алмыйсыз. Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.
– Әйтеп үткәнемчә, ике елдан 100 еллык юбилеебыз көтелә. Инде бүгеннән үк аңа әзерлек эшләре башланды. Дөнья күләмендәге зур флешмоблар, 100 ел эчендә журнал тарихына кергән шәхесләр, тышлыкка чыккан геройларны эзләп табып, алар белән дә яңа алымнар аша эшләү фикерләре бар.
Якын киләчәктә даимиләшкән проектларыбыз шулай ук дәвам итәчәк. Яңа тапшырулар эшләргә дә ниятлибез. Җәй айларында тагын бер проектыбызга нигез салдык, дөресрәге, искене яңарттык. Ике ел элек яшүсмерләргә мода серләрен ачуга корылган «Бик матур» дигән проект башлап җибәргән идек. Быел без аны яңартып, төрле милләтләрнең киемнәре, бизәнү әйберләре белән бәйләдек. Татарстаныбызда төрле милләтләр яши. Аларның тарихы бай, матур милли киемнәре күп. Стилист, аларның кайбер вәкилләре белән элемтәгә кереп, яшүсмерләргә үзенең төрле милли образларга нигезләнгән киемнәрен тәкъдим итте. Ул журналда да басыла, шулай ук видеопроект булып та бара.
Моннан тыш, мәктәп укучыларына бәйле төрле конкурслар тормышка ашырылачак, әдәби конкурс игълан итү нияте дә бар.
Быел яңа студиядә эшләргә җыенабыз. Ул берьюлы берничә проектны төшерә торган студия булачак. Кыс- кача видеолар төшерү өчен кечкенә бүлмәләр, төрле мәйданчыклар ясалыр дип көтелә. Бүгенге көндә бер студиябез бар, хәзер менә шушы ике студияне дә эшләп бетереп ачарга исәплибез. Димәк, практика үтү, мастер-класслар уздыру өчен тагын да күбрәк урыннар барлыкка киләчәк.
Ютуб проектларыбыз барысы да зур хезмәт һәм чыгымнар таләп итә. Бу мәсьәләдә «Татмедиа» җитәкчелеге тарафыннан да, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе тарафыннан да һәрдаим ярдәм тоеп яшибез, төрле грантларда да катнашабыз. Димәк, алга таба да яңадан-яңа сыйфатлы һәм зәвыклы тапшырулар булдырып, яшьләрне туган телебезгә, татарча проектларга җәлеп итү өстендә уңышлы эшләрбез дип ышанам.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар