Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик проектларга –  махсус грантлар

Республикабызда ел саен  социаль әһәмияткә ия булган  проектларга, шул исәптән  экология юнәлешендә булганнарга да  зур суммада грантлар бүлеп бирелә. Бу  иң элек коммерцияле булмаган оешмалар өлешенә...

Республикабызда ел саен  социаль әһәмияткә ия булган  проектларга, шул исәптән  экология юнәлешендә булганнарга да  зур суммада грантлар бүлеп бирелә. Бу  иң элек коммерцияле булмаган оешмалар өлешенә туры килә.
«Чиста булыр» дип аталган региональ экологик яшьләр хәрәкәте быел «Экокультура»  проектын  гамәлгә ашыруны күздә тоткан  грант отты. Шул исәпкә  яшүсмерләр арасында  экологиягә багышланган  интеллектуаль уеннар турнирын үткәрү күздә тотыла.
Яшьләр арасында экологик хәрәкәтнең активлаша баруына бик күп мисаллар  китерергә мөмкин. Соңгы  елларда «ProЭко» конференцияләре үткәрелеп тора, анда экологиягә кагылышлы проблемалар күтәрелә, бу юнәлештә аңлату эшләре алып барыла. Экологик хәрәкәткә катнашучы волонтёрлар табигатьне, су буйларын чүпләрдән чистарту акцияләрендә актив катнашып киләләр.  Бүгенге көндә  башкалабызда Казансу белән бергә, Нокса елгасын, яр буйларын чистарту мөһим мәсьәлә булып кала. Моны федераль үзәк белән килештереп, проектны үзәк ярдәмендә тормышка ашыру кирәк. Бу да аларны нык борчуга сала.
Республикабызда  экологиягә кагылышлы  социаль проектларны тормышка ашыруда коммерцияле булмаган оешмаларга эре предприятиеләр үз өлешләрен кертә. Татарстанда аерым алганда  Кама Тамагы  җирлегендә  балобан  лачыннарын тернәкләндерү буенча  пилот программасына  СИБУР компаниясе   грант ярдәме  күрсәткән. Анда ун   лачын кошчыкка үсәр  өчен бөтен шартлар булдырылган: махсус оялар куелган, яшьләр тәүлек дәвамында ашату һәм күзәтү-саклауны оештырганнар.  Дөрес, лачыннарның үсеп җиткәч кайда оя корачаклары  аларга билгеле түгел. Моңа  орнитологлар гына җавап бирә алачак, чөнки аларның аякларына махсус сан сугылган боҗра кидертелгән инде.
Татарстан  Республикасы Экология һәм  әйләнә-тирәне саклау министрлыгы  аша бирелә торган грантлар да мөһим проектларны  гамәлгә ашырырга юл ача. А.И.Щеповских исемендәге региональ  иҗтимагый фонды, әйтик, «Здравушка»  реабилитация үзәгендә кошлар сайравы, табигатьтәге башка  сихри тавышлар яңгырап торган җир асты куышы формасындагы галокамера  эшләгән. Хәзер анда  ел саен 50 дән артык балага реабилитация  узу мөмкинлеге бар.
Республикабызның коммерцияле булмаган оешмалары экологиягә кагылышлы  федераль проектларны  тормышка ашыруда актив катнаша алалар. Президент грантларын бирү фонды  ел саен бу максатларда  субсидияләр  бирү буенча  конкурслар үткәрә. Быел  анда илнең 88 регионыннан  төрле оешмалар катнашкан, алар 11 мең 379  башлангыч белән чыккан. Әлеге конкурста катнашкан  Татарстанның  «Чиста булыр»  хәрәкәтенә «Экологик белем марафоны. Өйрән. Куллан. Эшлә» проектын финанслау өчен акча бүлеп бирелгән. Россия Президенты  гранты  исәбенә  республикабызның 9 районында  5 меңгә якын кеше катнашында  экологиягә багышланган чаралар уздырылган.
2023 елда   коммерцияле булмаган оешмалар һәм  физик затлар арасында  экологиягә бәйле  конкурслар үткәрү  каралган иде. Шуларның берсе 12 августта  Кремль  яр буенда оештырыла, ул   экологик мастер-класслар күрсәтү,  эколекторияләр, төрле конкурслар, уеннар үткәрү, интерактив һәм иҗади  мәйданчыкларда чыгыш ясау  форматында узачак. Бу чара  республикабызның Экология һәм әйләнә-тирә  ресурсларны саклау министрлыгы катнашында оештырыла, – диде министр урынбасары  Егор Тарнавский.

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ