Логотип Магариф уку
Цитата:

Экспертлар бәйгесе 1–30 октябрьдә уза

 «Татмедиа» АҖнең брифинглар залында каләм әһелләре бу юлы Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары  Айнур Галимов белән очрашты.   Журналистлар белән әңгәмә вакытында мини...

 «Татмедиа» АҖнең брифинглар залында каләм әһелләре бу юлы Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары  Айнур Галимов белән очрашты.   Журналистлар белән әңгәмә вакытында министрның беренче урынбасары  «Норматив хокукый актлар һәм  норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез   экспертизалар уздырган  экспертларның республика конкурсы игълан ителүен хәбәр итте.
Конкурсның максаты – норматив хокукый актларны һәм норматив хокукый актлар проектларын коррупцион күренешләр хәрәкәткә килгәнче үк тикшерү.
Конкурста катнашу өчен гаризалар  1 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә республика территориясендә  эшчәнлек алып барган,  налог түләү һәм җыю буенча  бурычы булмаган, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә аккредитация  узган экспертлар катнаша ала.
Республика бәйгесендә җиңгән экспертлар  70 меңнән 100 мең сумга хәтле акча белән бүләкләнә.
Конкурста катнашу шартлары турында тулы мәгълүматны Татарстан Юстиция министрлыгы  сайтында  белергә мөмкин.
Сезнең гаризаларыгызны һәм сыйфатлы, нигезләп бәян ителгән  язмаларыгызны көтәбез.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ