Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшче һөнәрләр исемлегендә – яңа белгечлекләр

Россия Мәгариф министрлыгы белем бирү оешмаларында һәм төрле уку үзәкләрендә, шул исәптән предприятиеләрнең үзләрендә булдырылганнарында да, һөнәргә өйрәтү белән бәйле эшче профессияләрнең һәм вазифаи...

Россия Мәгариф министрлыгы белем бирү оешмаларында һәм төрле уку үзәкләрендә, шул исәптән предприятиеләрнең үзләрендә булдырылганнарында да, һөнәргә өйрәтү белән бәйле эшче профессияләрнең һәм вазифаи затларның исемлеген раслады. Анда 5110 эшче профессия кертелгән.  Шуларның 250 се – өр-яңа һөнәрләр. Алар арасында очучысыз авиация системалары операторы, автомехатроник, транспорт хәвефсезлеге бүлекчәсе инспекторы, өч үлчәмле матбугат бастыру операторы, ирекле коткаручы, флорист, фитнес инструкторы һөнәрләре бар.
Шул ук вакытта искергән һөнәрләр әлеге исемлектән төшереп калдырылган. Болар: каравылчы (вахтер), чүпрәк-чапрак кайнатучы, ат тотучы, күтәреп йөртүче, урам себерүче, савыт-саба  юучы һөнәрләре.
Яңа исемлек барлык тармакларга да караган предприятиеләрнең канәгатьләндерүне күздә тоткан эшче кадрларын үз вакытында тиз арада укытып чыгару мөмкинлеге бирер дип уйланыла.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ