Логотип Магариф уку
Цитата:

Җылы һәм күңелле очрашу

Кеше нинди генә биеклеккә ирешсә дә, нинди генә дәрәҗәле исемнәр яуласа да, аның нигез ташы булып туган авылы, туган төбәге кала. Сүзем безнең авылдашыбыз, педагогика фәннәре докторы, профессор, Росси...

Кеше нинди генә биеклеккә ирешсә дә, нинди генә дәрәҗәле исемнәр яуласа да, аның нигез ташы булып туган авылы, туган төбәге кала. Сүзем безнең авылдашыбыз, педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт абый Хөсәенов турында гына. Әйе,ул туган авылына, авылдашларына тугрылыклы булып кала бирә.
Бу көннәрдә туган авылы Чүпрәле районы Кече Чынлы авыл китапханәсендә   олуг шәхесебез белән очрашу бик матур хатирәләр белән күңелдә уелып калды. Даими китап  укучыларыбыз Җәүдәт абыйның үткән ел бүләк иткән «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән  китабын зур кызыксыну белән, бер сулышта укып чыккач, табадан төшәчәк яңа басманы зарыгып көттеләр. Һәм,  ниһаять көтелгән: «Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң»  китабы авторыбыз кулыннан безгә бүләк итеп тапшырылды. Әлеге китапта афоризмнар, фәлсәфи, хикмәтле һәм канатлы сүзләр, кызыклы фикерләр, халкыбызга, туган ягыбызга, динебезгә өндәүче акыллы киңәшләр,  бик зур күләмдә тәрбияви-әхлакый фикерләр тупланган. Әлеге китапны укыганда, авторның тормыш тәҗрибәсе, тормыш фәлсәфәсе  киң һәм бай икәненә тагын бер кат ышанасың.

«Туган телем – моңлы телем», – дип башлый Җәүдәт Хөсәенов үзенең язмасын. Әйе, туган телебез мәңге яшәсен! Киләчәк буыннар да  үз телебездә, татар телендә  горурланып һәм шатланып  аралашсыннар  иде. «Туган телебездә сөйләшкән тәрбияле бала– гаиләнең иң зур шатлыгы», – дип басым ясый автор әлеге бүлектә. Дөрес, яшьлегебездә бу турыда уйланмасак та, яшь барган саен, телебезнең матурлыгын, кадерен, яшәү тәмен тагын да  ныграк тоябыз. Китапта бу темага язылган афоризмнарны укып, моңа тагын бер кат инанасың. Гомумән алганда, әлеге китап турында тагын да  бик күп язып булыр иде. Тагын да әйтер сүзем шул:  һәркем бу китапны укысын иде. Әлеге китап, яшь буынны тәрбияләүгә  зур этәргеч бирәчәк. Һәр шәхес  китаптагы акыллы, тәрбияви  фикерләр нигезендә үз-үзен тәрбияләп, тискәре карашларын төзәтә алачак, дигән ышаныч белдерәм.
Җәүдәт абый Хөсәеновка киләчәк тормышында  исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез. Аңа барлык авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләребезне  юллыйбыз. Киләчәктә дә аның белән шундый  җылы  һәм күңелле очрашулар көтеп калабыз.
Зәйтүнә Салакаева,
Чүпрәле районы,  Кече Чынлы авылы китапханәчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ