Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йолдызларга карап» конкурсының II турына үтүчеләрне котлыйбыз!

Юрий Гагаринның Галәм киңлегенә тәүге очыш ясавына 60 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында астрономия темасын яктырткан иң яхшы дәрестән тыш чаралар, шөгыль эшкәртмәл...

Юрий Гагаринның Галәм киңлегенә тәүге очыш ясавына 60 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында астрономия темасын яктырткан иң яхшы дәрестән тыш чаралар, шөгыль эшкәртмәләренә 2020 елның 1 декабреннән «Йолдызларга карап» исеме астында конкурс игълан иткән иде. Пандемия зәхмәте аяктан чалуларга маташса да, иҗади эшләүче мөгаллимнәребезне ул артык тышаулый алмады: барлы-юклы дүрт ай эчендә конкурска 34 язма алынды. Аеруча Арча, Мөслим, Биектау, Азнакай районнары, Казан, Чаллы, Буа калалары укытучылары һәм тәрбиячеләре актив булды. Берсеннән-берсе үзенчәлекле, балаларны Галактикабыз серләре белән үтемле һәм мавыктыргыч итеп таныштыру максатын куйганнары «Мәгариф» журналының март-апрель һәм «Мәгариф.РФ» электрон журналының 169 – 176 нчы саннарында урын алды. Шәт, күпләрегез алар белән танышырга да өлгергәндер инде. Ә инде конкурсның соңгы көнендә килгән берничә язма тикшерү стадиясендә.
Шулар арасыннан конкурс таләпләренә туры килгән түбәндәге 20 язманы «Йолдызларга карап» конкурсының II турында катнашырга лаек дип таптык. Мәртәбәле жюри исә, аларның һәркайсын кабат энә күзеннән үткәреп, шулар арасыннан иң яхшы өч язманы билгеләячәк.
АБДУЛЛИНА Флюра Мөхәммәтхәниф кызы, Тукай районы Мусабай Завод урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы – «Шигърият тә нәкъ Йолдызлык кебек» язмасы белән.
ӘХМӘТШИНА Ләйсән Мансур кызы, Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе – «Галәм киңлекләре» язмасы белән (Магариф.РФ, №176).
ГАЗИЕВА Лилия Наил кызы, Казандагы 13 нче урта мәктәпнең математика һәм физика укытучысы – «Астрономия в нашей жизни» язмасы белән.
ГАЗЫЙМОВА Раилә Риф кызы, Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – «Лунтикка ярдәмгә» язмасы белән (Магариф.РФ, №174).
ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА Наилә Сәлимҗан кызы, Казандагы 129 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе – «Серле планеталар» язмасы белән (Магариф.РФ, №176).
ГЫЙЛӘҖЕВА Фирая Хәниф кызы, Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – «Могҗизалар кыры»нда – космосны яратучылар» язмасы белән (Магариф.РФ, №175).
ДӘҮЛӘТОВА Зөлфия Фоат кызы, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы – «Галәм серләрен ачабыз» язмасы белән (Магариф.РФ, №174).
ЗАКИРОВА Диләра Мулланур кызы, Теләче районы Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе - «12 апрель - Космонавтика көне» язмасы  белән (Магариф.РФ, №176).
КАРЖАВКИНА Әлфия Әхтәм кызы, Мөслим районы Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы – «История космонавтики в истории Муслюмовского района или о чём нам расскажут старые  фотографии?» язмасы белән.
МИФТАХОВА Алсу Әдһәм кызы, Биектау районы Ямаширмә авылындагы «Йолдыз» балалар бакчасы тәрбиячесе – «Исәнме, космонавт!» язмасы белән (Магариф.РФ, №176).
НӘГЫЙМОВА Ләйсән Әскәр кызы, Чаллыдагы 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – «Галәм киңлекләрендә» язмасы белән (Магариф.РФ, №171).
НУРИЕВА Рәмлә Равил кызы, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы – «Венера планетасына сәяхәт» (Мәгариф. 2021 ел, 3 нче сан).
САБИРҖАНОВА Гөлфирә Гомәр кызы, Казандагы 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – «Галәмгә серле сәяхәт» язмасы белән (Магариф.РФ, №172).
САБИРҖАНОВА Миләүшә Марсель кызы, ХӨСНЕТДИНОВА Гөлия Хәйдәр кызы, Казандагы 114 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре – «Космоска сәяхәт» язмасы белән (Магариф.РФ, №172).
СӘГЫЙТОВА Гөлнара Ансар кызы, Буадагы «Сказка» балалар бакчасы тәрбиячесе  -- «Незнайка познает космос» язмасы белән.
СӘМИГУЛЛИН Таһир Фида улы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы – «Гагаринның йолдызлы сәгате» (Магариф.РФ, №172).
ФАЗУЛЛИНА Лилия Ринат кызы, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Мы – знатоки космоса» язмасы белән (Магариф.РФ, №169).
ФӘХРТДИНОВА Дилбәр Нәфыйк кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы – «Йолдызлар уены» интеллектуаль уены» язмасы белән (Магариф.РФ, №175).
ХУҖИНА Гөлназ Фәнис кызы, Казандагы 328 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – «Космическое путешествие с Лунтиком» язмасы белән (Магариф.РФ, №175).
ШӘРИПОВА Гүзәл Әнис кызы, Чаллыдагы 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – «Галәм – серле дөнья» язмасы белән (Магариф.РФ, №174).
ШИҺАПОВА Елизавета Николаевна, Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең физика укытучысы – «Малые тела Солнечной системы» язмасы белән (Мәгариф, 2021 ел, 4 нче сан).
                       Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ