Логотип Магариф уку
Цитата:

Ыру агачыңны беләсеңме?

Казандагы Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә узган укучыларның «Ыру агачы» дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә шушы һәм шуңа охшаш башка сорауларга җавап алырга мөмкин иде. Тат...

Казандагы Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә узган укучыларның «Ыру агачы» дип аталган фәнни-гамәли конференциясендә шушы һәм шуңа охшаш башка сорауларга җавап алырга мөмкин иде. Татарстан Республикасының Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган бу зур чара керәшеннәрнең тарихына, мәдәниятенә багышланган бик күп сорауларны үз эченә алган. Икенче турга узган эшләрне яклап чыгыш ясау ике секциядә оештырылды. 1 нче секция керәшен авыллары тарихы, аларда мәгариф үсеше, нәсел агачлары, керәшен тамгалары, кушаматлар турындагы эзләнү эшләренә багышланса, 2 нче секциядә халык иҗаты, керәшеннәрнең үзенчәлекле киемнәре, авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре турындагы чыгышлар тыңланды.

Әлеге конференцияне оештыручыларның берсе – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Лилия Мөхәммәдиева сүзләренә караганда, конференциягә кырыкка якын эш килгән. Таләпләргә туры килгән 25 эшне II турга уздырганнар. Чыгыш ясаучылар арасында Зәй, Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Мамадыш районнары, Казан һәм Чаллы вәкилләре бар иде. Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы авыллары укучыларының чыгышлары да яратып тыңланды.
      
Анда безнең Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Эльвира Аксакова «Владимир авылы тамгалары» дигән темага чыгыш ясаса, Сәкинә Хәйбуллина шушы авылның топонимикасы үзенчәлекләрен тәкъдим итте.

Конференциядән зур тәэсирләр белән кайттык. Безгә аның оештырылышы, уздыру тәртибе бик ошады. «Җырчы Җәкәү җорты»ндагы җылы атмосфера (директоры – Людмила Белоусова) күңелебезгә хуш килде. Конференциядә катнашучы кызларыма биредәге фотозона аеруча ошады бугай. Оештыручыларга, зур рәхмәтләр әйтеп, киләсе конференцияләрдә дә катнашырга теләк белдереп кайттык.
 

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ