Туган көнегез белән, Таһир абый!
“Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗановны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телим. Таһир абыйны мин һич икеләнмичә үземнең остазым...
“Мәгариф” журналының бүлек мөхәррире Таһир Әюп улы Сабирҗановны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телим. Таһир абыйны мин һич икеләнмичә үземнең остазым дип әйтә алам. 15 елга якын аралашу, хезмәттәшлек итү дәверендә кече күңелле, гади, таләпчән, сәләтле, әйбәт кеше икәнен яхшы белдем мин аның...
2008 ел. Мәктәптә бик матур чара уздырып, эшкәртмәсен “Мәгариф” журналына җибәргән идем. Озак та үтми телефоннан: “Мәгариф” журналы хезмәткәре мин, – дип таныштырды үзе белән ягымлы ир-ат тавышы. – Яхшы эшкәртмә җибәргәнсез, басарга бирәбез, үзегез турында мәгълүматлар кирәк”. Бу– Таһир Әюп улы Сабирҗанов иде. Шул беренче шалтыратышуда ук бик озак сөйләштек: аның да мин укыган вузның шул ук бер факультетын тәмамлавын, үзенең яшь вакытта Мамадышта эшләгәнен, берничә тапкыр безнең авылда булуын белдем. Үсәлидән кемнәрне белүе турында да әйтеп узды ул. Алар арасында минем укытучы әти-әниләрем дә бар иде...
Әнә шулай аралаша башладык без Таһир абый белән. “Мәгариф” журналы оештырган бик күп чараларда катнашырга туры килде миңа. Аның бөтен эшкә җитәкчелек итеп, чакырылганнарны барлап йөгереп йөрүен күргәч, Таһир абый оештырганлыгында шигем калмый иде. Рафаэль Мостафин кебек олуг язучыларыбыз, Фаяз Хуҗин кебек күренекле галимнәребез белән әнә шул чараларда танышып аралаштым инде мин, күбесе белән хәзер дә аралашып, сәламнәр әйтешеп торабыз. Бүген дә “Мәгариф” уздырган кичәләргә теләп барам, чөнки күренекле галимнәр, язучы-шагыйрьләребез, мактаулы укытучыларыбыз белән аралашудан илһам алып кайтам, аларның кече күңелле булуы, үз-үзләрен бик гади тотуына сокланып, автографлы китап-журналлар күтәреп кайту – минем өчен бик зур дәрәҗә ул. Ә боларның барысы өчен дә Таһир абыйга рәхмәтлемен.
15 елга якын хезмәттәшлек итәм “Мәгариф” журналы белән. Басылып чыккан дәрес, сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләрем байтакка җыела. Язмаларымны Таһир абыйга юллыйм: кайсы җирен төзәтергә, кайсы өлешендә фикерне киңәйтергә – тәҗрибәле журналист , педагог Таһир абый Сабирҗанов төпле киңәшләрен бирә, материалны журнал таләпләренә туры китереп бетергәч, басарга тәкъдим итә. Шуңа да аны үземнең остазым итеп санарга тулы нигезем бар. Үзебезнең мәктәбебездә дә “Мәгариф” журналының конференция, семинарлар уздырганы бар. Үсәли урта мәктәбендә укытучы коллегаларым да Таһир абыйны бик хөрмәт итә. Аларның да котлавын һәм сәламен ирештерәм. Таһир абый! Туган көнегез котлы булсын! Исән-сау булып, милли мәгарифебезгә армый-талмый хезмәт итүегезне теләп калабыз!
Лидия Константинова,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы.

Комментарийлар