Логотип Магариф уку
Цитата:

Юка бозга керү һәлакәткә китерә

Юка бозга керүнең һәлакәткә кеиерү очраклары турында Татар-информ агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР  буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары  Юрий В...

Юка бозга керүнең һәлакәткә кеиерү очраклары турында Татар-информ агентлыгында узган матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР  буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары  Юрий Венедиктов кабат искәртте.

  • Вакыты шундый: күлләрдә, сулыкларда боз пәйда булды,  мәктәп укучыларның каникуллары башланды. Кечкенә балалар нәкъ шундый вакытта боз өстенә керергә ярата, – диде баш инспектор. – Моның ахыры фаҗига белән беткән очраклар хакында ел да кисәтеп  торабыз. Быел да  РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы, җирле хакимият һәм эчке эшләр органнары вәкилләре белән берлектә башлап җибәрдек.



Шул уңайдан балалар белән  300 дән артык очрашу-дәрес үткәрелгән, аңлату эшләре алып барылган. Боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган  очракта, су өстенә керү катгый  тыела. Бу таләпләрне бозган кешеләрне административ җаваплылыкка 2 мең сумга кадәр штраф каралган. Иң куркынычы – юка  бозга кереп, су астына төшеп киткән кешегә 15  минут эчендә тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, ул үлемгә дучар булырга мөмкин. Ел да  язгы-көзге  чорда  боз астына  китү очраклары күзәтелә,  узган ел 8 баланың һәлакәте теркәлгән 1 се коткарылган. «Бәла аяк астында, иң мөһиме аннан саклану чарасын күрүең хәерле», – диде баш инспектор.
 
Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ