Логотип Магариф уку
Цитата:

«Зәңгәр кит» әле дә исән

Март аенда TikTok социаль челтәрендә балаларны һәм яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга өндәүче видеоязмалар таралуы турында мәгълүм булды. Аларны игътибарлы әниләр үз вакытында күреп алып, ничә балан...

Март аенда TikTok социаль челтәрендә балаларны һәм яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга өндәүче видеоязмалар таралуы турында мәгълүм булды. Аларны игътибарлы әниләр үз вакытында күреп алып, ничә баланың гомерен саклап калгандыр, билгесез. «Зәңгәр кит» шаукымыннан күпләр сабак алса да, балалар янәдән Интернет челтәре пәрәвезенә эләгеп тора. Моны булдырмас өчен нишләргә соң?

 «Үлем төркемнәре»нә эләккәннәр
2016 елдан Россиядә социаль челтәрләрдә «үлем төркемнәре» барлыкка килә башлады. Аларны «оештыручылар», ябык төркемнәрдә балаларга уен рәвешендә биремнәр үтәргә тәкъдим итеп, ахыр чиктә гомерләрен өзү максатын тота, дип билгеләнде белгечләр тарафыннан. Ул чакта 20 дән артык баланың үлүе турында сөйләделәр. Тикшерү эшләре барса да, әлеге төркем администраторларын җавапка тарту мөмкин булмаган эш иде, чөнки балалар, «уен» таләпләрен үтәп, соңгы биремне үтәр (үз-үзләрен үтерү) алдыннан аккаунттагы бөтен язышу тарихын сөртергә өлгергәннәр иде.
Шуны да аңларга кирәк: «үлем төркемнәре» ул – балалар һәм яшүсмерләр психикасына йогынты ясаучы җентекләп уйланылган, профессиональ алымнар системасы. Бала белән сөйләшүләрне куратор алып бара, биремнәрне дә ул яза. Беренче бирем – иртән иртүк торырга. Төгәл сәгате дә бар: 4.20. Кырык көн дәвамында иртәнге дүрттә уянган баланың организмы тиешенчә ял итми, чөнки бу вакытта баш мие функцияләрен торгызучы тиз йокы фазасы бүленә. Куратор өчен бу бик кулай – йокысызлыктан бала курку хисен югалта.
Статистика буенча, илебездәге 95 процент яшүсмернең һәм 43 процент  кече яшьтәге мәктәп укучысының социаль челтәрләрдә шәхси битләре бар. Роскомнадзор китергән саннарга караганда, Интернет челтәрендә ел саен 100 меңнән артык закон кысаларына сыймаучы мәгълүмат тарату очрагы табылып тора.
– Россиядә тарату тыелган мәгълүматны бастыручы сайтларның, доменнарның бердәм реестры булдырылды. Анда тыелган, шул исәптән үз-үзеңә кул салу ысуллары һәм аңа чакырулар таратучы мәгълүмат урнаштырган сайтлар туплана. Өстәвенә тыелган мәгълүматка юлыккан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар, шулай ук гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр кабул итү өчен электрон форма да бар. Барлык канун бозу очраклары Роскомнадзор һәм Роспотребнадзор белгечләре тарафыннан анализлана, тикшерелә. Канун бозу расланса, сайттагы мәгълүмат чикләнә. 2020 елда Татарстанның Роскомнадзор идарәсе тарафыннан үз-үзеңә кул салу алымнары турында 5 хәбәр ачыкланды. Әлеге сайт адреслары бердәм реестрга юлланылды, – дип белдерделәр Роскомнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә.


Бердәнбер саклану чарасы
Интернетта бала куркынычсызлыгы мәсьәләсе һәр әти-әни өчен актуаль. Үзизоляция вакытында без баланы челтәрдән тулысынча чикләп булмавын күрдек.
– Соңгы вакытта мәктәпләр алдына яңа бурыч куелды. Алар, онлайн аралашуның психологик тәэсирен өйрәнеп, аның тискәре  йогынтысын киметү  һәм укучының шәхси иминлеген тәэмин итүчегә юнәлтелгән психологик ярдәм күрсәтү программалары булдырырга тиешләр. Балаларның Интернеттагы иминлеге гаиләдәге үзара мөнәсәбәткә дә бәйле. Олыларга беренче адым ясап, бала белән Интернет үзенчәлекләре, зарары турында сөйләшергә кирәк. Куркыныч хәлләрне булдырмауда бердәнбер саклану чарасы – олылар белән балалар арасындагы ышанычка корылган мөнәсәбәт. Балагызның шөгыльләре белән кызыксыныгыз, уңышлары өчен мактагыз, авырлыклар килеп чыкса, ярдәм итәргә ашыгыгыз. Интернет турында сөйләшүләр алып барыгыз: челтәрдә нишләргә, күпме вакыт утырырга ярый, гаджетларны кайда һәм кайчан куллану урынлы, нинди мәгълүматны урнаштырырга мөмкин, нәрсә турында, киресенчә, язарга ярамый? – дип киңәш итә психолог Лилия Сабитова.

Тулырак «Гаилә һәм мәктәп» журналының май санында укыгыз.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Фото: Pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ