Логотип Магариф уку
Цитата:

Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылачак

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2023 елның 4 октябрендә танылган җырчы һәм театр актрис...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә 2023 елның 4 октябрендә танылган җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылу оештыра. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан ур., 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылачак.  Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә ветераннары, журналистлар чакырылган. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана.
Белешмә өчен: Зифа Җәмил кызы Басыйрова 1910 елның 4 июлендә Мөслим авылында туа (хәзер Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылы). Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1936-1954 елларда  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» әсәре буенча куелган спектакльдә – Маһинур, Х.Фәтхуллинның «Күзләр»ендә – Рәйсә, Г.Камалның «Хафизәләм, иркәм»дә – Хафизә һ.б. рольләрне гәүдәләндерә. Бигрәк тә музыкаль драмалардагы җырлы рольләре аша ул тамашачы мәхәббәтен яулый.
1955-1965 елларда Зифа Басыйрова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып халкыбызга хезмәт итә. Шул дәвер эчендә ул  татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла.
Зифа Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат була. Казанның Иске Татар бистәсендәге Татар зиратында җирләнгән. Аның туган төбәге – Мөслим районының Мәдәният йорты һәм бер урамы күренекле җырчы исемен йөртә. Туган якны өйрәнү музеенда Зифа Базыйровага багышланган экспозиция урнаштырылган.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ