Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөфәр Гыймаевның сабаклары күпләрне кул эшенә өйрәтте

Бүген татар җәмәгатьчелеге күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озатты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар рәссамы Зөфәр Гыймаев кичә вафат булган. Зөфәр Фоат улы Г...

Бүген татар җәмәгатьчелеге күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озатты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар рәссамы Зөфәр Гыймаев кичә вафат булган. 
Зөфәр Фоат улы Гыймаев – Татарстан рәссамнар берлегенең һәм 2008 елдан Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе вазифасында булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты.
1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстанның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать училищесын, Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган.
Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен 2005 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. 
-TyJB4
Бүгенгедәй хәтердә, 2020 елда «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Остаханә»нең яңа форматын башлап җибәргән иде.  Беренче дәресне ТРның халык, РФнең атказанган рәссамы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының Б.Урманче премияләре лауреаты Зөфәр Фоат улы ГЫЙМАЕВ алып барды. Рәссамның киңәшләрен тотып, акварель техникасында натюрморт ясадык. Ул безнең күңелләрдә барыннан да элек ипле, итагатьле, коеп куйган портретчы, күңелле, үзенчәлекле пантомималар күрсәтүче мим буларак истә калачак.
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ