Логотип Магариф уку
Цитата:

Апас районында милли мәгариф

Апас районында татар, рус, чуваш балалары өчен ана телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Театр түгәрәкләре, фестивальләр, мастер-класслар, зона семинарлары, күренекле шәхесләргә багышланган педагогик укулар – болар барысы да милли мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән эшнең бер өлеше.

Айсылу ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Апас районы мәгариф бүлегенең

югары квалификация категорияле методисты

 

Апас районында татар, рус, чуваш балалары өчен ана телен, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган. Театр түгәрәкләре, фестивальләр, мастер-класслар, зона семинарлары, күренекле шәхесләргә багышланган педагогик укулар – болар барысы да милли мәгарифне үстерүгә юнәлдерелгән эшнең бер өлеше.

 

Милли мөмкинлекләр

Милли мәгариф районыбызның белем бирү системасында гына түгел, социаль-мәдәни үсешендә дә мөһим урынны алып тора. Белем бирү оешмаларында дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында да ана телен өйрәнү, сәнгатьле сөйләмне үстерү, төрле милләтләрнең үзенчәлекләре, тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышу өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек.  Мәктәпләребездә татар, рус, чуваш телләрендә эшләп килүче театр, иҗат түгәрәкләре бар. Республикакүләм «Сәйяр», «Ният», К.Тинчурин исемендәге театр фестивальләрендә укучыларыбыз призлы урыннар еш яулый. Апас «Сәләт» балалар иҗат йортында район үзәгендә яшәүче чуваш балаларына телне, халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча түгәрәк эшләп килә. Ел саен түгәрәккә йөрүче балалар җитәкчеләре Табар-Черкене урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Данилова белән берлектә районкүләм мастер-класслар күрсәтәләр, чыгышлар ясыйлар. «Без бергә» республика фестивалендә җиңүгә дә ирештеләр.

Гомумән алганда, милли, мәгариф буенча эшчәнлек бакча нәниләре, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен районкүләм, зонакүләм һәм төбәкара дәрәҗәсендә оештырыла. Балалар белән әти-әниләрнең бергә катнашуын күз алдында тоткан чаралар аеруча кызыксыну уята. Тукай шигырьләрен бергә сәхнәләштерү, милли ризыклар пешереп тәкъдим итү, «Гаилә ядкәре» кебек бәйгеләр, «Туган телне саклауда әти-әниләрнең роле» темасына әти-әниләр конференциясе шундыйлардан.

 

Якташыбыз Шәүкәт Галиевкә багышлап

Традицион чаралардан данлыклы якташыбыз, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Андерсен исемендәге Халыкара премия иясе Шәүкәт Галиевкә багышланган төбәкара «Шәвәли оныклары» фестиваль-бәйгесенә аерым тукталасы килә. Чараны 2016 елдан башлап үткәрәбез. Фестивальне оештыру шагыйрьнең туган мәктәбе Шәүкәт Галиев исемендәге Олы Бакырчы төп мәктәбе коллективына йөкләнгән. Һәр елны аның эчтәлеге һәм катнашучылары төрле була. Укучылар өчен шагыйрьнең әсәрләрен башкару, аңа ияреп шигырьләр иҗат итү, мультфильм һәм кыска метражлы фильмнар иҗат итү буенча бәйгеләр уздырсак, укытучылар исә Шәүкәт Галиевнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча презентацияләр ясап, яки дәрес һәм дәрестән тыш чараларның эшкәртмәләрен җибәреп катнашты. Узган уку елында укучылар һәм укытучылар өчен уртак – үзләре иҗат иткән шигырьләрне башкару бәйгесе итеп үткәрелде. Чараларда Россиянең Пенза, Ульян өлкәләреннән, Чувашия Республикасыннан укучылар да, укытучылар да һәрдаим катнаша. Быел фестиваль кысаларында укучылар өчен Шәүкәт Галиевнең иҗаты буенча рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре бәйгесе үткәрелә. Бу бәйге дә кызыксыну уятыр, дип өметләнәбез.

 

Педагогик укулар

Тәрбиячеләр, мөгаллимнәр өчен чаралар туган тел укытучыларының методик берләшмәләре, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясенең район берләшмәсе кысаларында үткәрелә. Туган телләрне укытуга караган актуаль темалар буенча фикер алышу, күрше районнарда эшләүче коллегаларыбызның тәҗрибәсе белән танышу һәм райондагы эшчәнлек белән таныштыру максатыннан зона семинарлары оештырабыз. Тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру кысаларында туган телгә өйрәтү» темасына, чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары өчен катнашында тел һәм әдәбият дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерүгә багышланган, татар теленнән төп дәүләт имтиханына әзерләү үзенчәлекләре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен зона семинарлары үткәрдек. Бу юнәлештә эш 2026/2027 уку елында да алып барылачак.

Апас урта мәктәбе тарафыннан ике елга бер үткәрелә торган, күренекле тел галиме, тәнкыйтьче, тарихчы һәм фәлсәфәче, якташыбыз Җамал Вәлидигә багышланган Педагогик укулар – аерым горурлыгыбыз. Быел исә татар һәм рус филологиясе секцияләрендә Россиянең 13 төбәгеннән һәм Татарстаныбызның төрле районнарыннан мөгаллимнәр онлайн яки турыдан-туры катнашу мөмкинлеге алды.

Әлеге чараларны үткәрүдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казан Федераль Университеты һәм Чувашия Республикасының Мәгарифне үстерү институты белгечләренең ярдәме зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ