Логотип Магариф уку
Цитата:

Гармун моңы җиңде дошманны...

(7 нче сыйныфта Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» һәм А. Твардовскийның «Василий Тёркин» поэмалары буенча татар һәм рус әдәбиятыннан дәрестән тыш эшчәнлек дәресе)

 

Рамилә АБДУЛЛИНА,

Казан шәһәре Г. Ибраһимов исемендәге

17 нче татар гимназиясенең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы, методист

 

Максат: Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун»  һәм Александр Твардовскийның «Василий Тёркин» поэмаларына анализ ясау, аларның язылу тарихы белән таныштыру; укучыларның логик һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; укучыларда батырлык, Туган илгә мәхәббәт, халыкчанлык, патриотик хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: әдәбиятның ил-халык тормышы белән тыгыз бәйләнешен аңлау.

Предмет: сугыш чоры поэзиясенең үзенчәлекләрен аңлау; Ф. Кәрим һәм А. Твардовский иҗатларындагы төп фактларны белү, поэмадагы образлар системасын билгели, геройларын бәяли алуына ирешү; совет сугышчысы, җыр, гармун образларына салынган мәгънәләрне ачыклый алу.

Шәхси нәтиҗәләр: Туган илгә карата мәхәббәт, тугрылык тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхси: тормыш авырлыкларын җиңәр өчен оптимист булу, төшенкелеккә бирелмәү; алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып белү: Бөек Ватан сугышы чорында халыкның яшәү көчен, рухын арттыруда, ныгытуда әдәби әсәрләрнең ролен ачыклау.

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу.

Материал һәм җиһазлау:

1. Д.Ф. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

2. Д.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М. Йосыпова. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

3. Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» һәм А. Твардовскийның «Василий Тёркин» поэмалары.

4. Поэмалар буенча презентация; интерактив такта.

5. Тальян гармун.

6. Ф. Галимуллин укуында Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасының видеоязмасы.

Дәрес төре: интеграль дәрес.

Узган дәрестә укучыларга ике поэманы да өйдә укырга, поэмаларның язылу тарихын белеп килергә кушыла. Дәрестә сыйныфта укучылар ике төркемгә бүленеп утыралар.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы

Этапның максаты: дәрестә уңай эмоциональ мохит булдыру; укучыларның Бөек Ватан сугышы әдәбияты турында белгәннәрен сораштыру, дәреснең максатын билгеләү.

Дәресне оештыру, исәнләшү.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңү илебез халкына җиңел генә бирелмәде. Җиңү көнен якыйнайту өчен, миллионланган ватандашларыбыз белән бергә илебезне фашист илбасарларыннан саклау өчен, кулына каләмне корал итеп сугышка киткән язучыларыбыз, шагыйрьләребез бар. Әдәбият дөньясында бик аз яшәп тә, үзеннән соң матур эшләр калдырган, исемнәрен үлмәс җырга әйләндергән  шәхесләрнең берсе – Ф.Кәрим.

Француз язучысы Луи Арагон Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакяр хезмәт иткән җырчы һәм солдат, ди. Һәм ул, чыннан да, хаклы. (Презентация белән эш. 1–2 нче слайдлар.)

Фатих Кәрим – татар шигъриятенең горурлыгы. Дәресебездә фронтовик шагыйрьнең бик матур иҗат җимеше, татар шигъриятенең моңлы таҗы – «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәрен өйрәнербез. Әлеге поэма татар кешесенең күңелендә якты хисләр уята, шуңа ул халык күңелендә яши. Әдәбият галиме Фоат абый Галимуллинның видеоязмасыннан өзек тыңлап китү урынлы булыр. (Видеоязма белән эш.)

Сылтама: https://yandex.ru/video/preview/5369692937154465487

– Әлеге поэма сездә нинди хисләр уятты? Ошадымы, ни өчен?

– Поэманың язылу тарихы турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Бер укучы поэманың язылу тарихы һәм Ф.Кәримнең сугыш чоры иҗаты белән таныштыра.)

(Шагыйрь әлеге поэмасын 1942 елның язында Казан госпиталендә дәваланганда иҗат иткән. Сәламәтләнеп сугышка китүче Фазылның хисләре Ф. Кәрим күңеленә бик якын. Шуңа күрә алар аеруча җылы итеп бирелгәннәр дә. Сугышта Фатих Кәрим 9 поэма, 2 повесть, 1 пьеса, 100 дән артык шигырь һәм җырлар яза. «Ант», «Кыңгыраулы яшел гармун», «Ватаным өчен», «Окоп җыры» кебек әсәрләре гасырлар буе онытылмас булдылар.)

– Фатих Кәримне «татар Твардовские» диләр. Ни өчен аны шулай атадылар икән? (Ике шагыйрь дә Ватан алдындагы изге бурычларын тирән аңлаган. Лирикалары халыкчан, җиңүгә булган ышанычны үтемле итеп җиткерә алганнар. Ике шагыйрь дә сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыйлар. Рус сугышчылары А. Твардовский җыр-шигырьләре белән рухланса, татар сугышчылары Ф. Кәримнең иҗатын үз итәләр: яттан сөйләп, җыр итеп башкаралар.)

(Бер укучы Александр Твардовскийның сугыш чоры иҗаты белән таныштыра.)

– «Василий Тёркин» поэмасының язылу тарихы турында нәрсәләр әйтә аласыз? («Василий Тёркин» – Александр Твардовскийны дөньяга таныткан әсәре. Аның төп герое – Василий Тёркин, Бөек Ватан сугышында катнашучы солдат. Уйлап чыгарылган герой, рус солдатының җыелма образы. Поэма 1942 елда фронт газетасында басыла башлый һәм 1945 елда тәмамлана. Әсәрдә батыр рус солдаты Василий Тёркинның сугыштагы маҗаралары турында сөйләнелә. Бүлекләрдә сугышчылар тормышыннан реалистик күренешләр тасвирлана.)

 

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Төркемнәрдә эш тәртибе белән таныштыру. Карточкалар өләшү.

2. Поэманы анализлау өчен язма чыганаклар белән эшләү, сорауларга җаваплар туплау.

Карточкаларда түбәндәге сораулар бирелә. Вакытны исәпкә алып, укучылар әлеге сорауга телдән җаваплар әзерлиләр.

 

 

«Кыңгыраулы яшел гармун»

«Василий Тёркин»

  1. Әсәрнең темасы

 

 

  1. Вакыйга кайсы вакытны үз эченә алган?

 

 

  1. Әсәрнең үзәгендә кем тора? Аңа бәя бирегез.

 

 

  1. Әсәрдә нинди образлар бар? Алар ничек сурәтләнгәннәр?

 

 

  1.  Гармун образын куллану ни өчен кирәк?

 

 

  1. Күтәрелгән проблемалар

 

 

  1. Жанры

 

 

  1. Идеясе

 

 

 

3. Укучылар җавабы тыңланыла. (Ике поэма да сугыштагы совет солдатының күңелендәге уй-хисләре, өмете турында. Вакыйга Бөек Ватан сугышы чорын – 19411945 елларны – үз эченә алган. Ике әсәрнең дә үзәгендә совет солдаты образлары тора.)

Беренче төркемнең җавабы: «Кыңгыраулы яшел гармун»да Фазыл – поэманың төп герое. Ул – сугышчы. Поэмада аның образы икегә бүлеп бирелә: сугышка кадәр һәм сугыш вакытында. Сугышка кадәр ул Донбасс шахталарында эшләгән. Фотосын мактау такталарына куйганнар. Димәк, ул – үрнәк кеше.

Бик тырыш булган, моны без поэманың кайсы юлларыннан беләбез?

Дәреслек белән эш.

Сугыш башлангач, ул сугышка китә. Монда зур батырлык күрсәтә.

Нинди батырлык? (3 танкны чәлпәрәмә китергән. Яраланып, госпитальгә эләккән. Фазыл үз фаҗигасы турында сөйләми.)

Ул – күңеле белән җор телле, оста гармунчы. Оста җырчы. Аның сөйгәне бар. Аңа җырлар багышлый. Шигъри формада хатлар яза. Ул матурлыкны күрә белә. Кешеләрнең рухын күтәрә. Чибәрлеге өстенә шаянлыгы да бар. Шуңа күрә кызлар яратып карыйлар. Госпиталь егетләре үз итәләр, хөрмәт итәләр.

Фазыл кеше өчен иң кадерле булган Ватан азатлыгы, Туган ил иреге һәм сөйгән яр, мәхәббәт турында җырлый. Автор да,  мәхәббәт белән Туган ил азатлыгы  бик мөһим, ди.

– Әсәрдә нинди образлар бар? Алар ничек сурәтләнгәннәр? (Фазыл образы, таныш түгел кыз образы, сөйгән яры образы, госпиталь егетләре.

Фазыл шахтёр булган, сугышта кыю, батыр, гармунчы, җырчы.

Сөйгән кызы – чибәр, сагына, көтә. Сөйгәненә хатлар яза, аны ярата.

Таныш түгел кыз – бөдрә чәчле, чибәр, зәңгәр күлмәктән, кулына чәчәк бәйләме тоткан, ачык йөзле, йомшак күңелле.

Госпиталь егетләре  сугышта каннарын кызганмыйча сугышалар, кыюлар, чибәрләр, якты йөзлеләр, җырга да осталар.)

Гармун образын куллану ни өчен кирәк? (Поэмадагы матур бизәк ул – гармун. Үзе кыңгыраулы, үзе яшел, бик матур тавышлы. Оста Фазыл сыздырып җибәргәндә, ул солдатларның күңел дөньясын тибрәтә. Егетләр түзмиләр, гармунга кушылып җырлыйлар. Йөрәкләрендә йөрткән иң кадерле хисләрен, җырга салып әйткәннәрен сизми дә калалар. Шулай итеп, җыр поэмада бик әһәмиятле хезмәт башкара. Фатих Кәрим җырның халыкчан яңгырашлы булуына нык игътибар итә. Алай гына да түгел, әсәр тукымасына табигый рәвештә халык җырларын да кертеп урнаштыра.)

Гармун образына тирән мәгънә салынган. Ул көчле позициягә, ягъни поэманың исеменә чыгарылган. Сугыш кешене рухи яктан изгәндә, үлем белән күзгә-күз очрашканда, үзен моң белән юата, тынычландыра. Ул аңа рух, көч, дәрт өсти. Әлеге поэма – шагыйрь Ренат Хариска «Гармунчы» поэмасын язарга этәргеч биргән әсәр.

Укучылар, композицион яктан, поэма өч җыр текстын үз эченә ала. Шул урыннарны поэмадан табыйк.

Чыганак белән эш: фикер алышу: поэмадагы җырларны табу һәм аңлату. (Беренче җыр Фазылның сөйгәненә багышлана, һәм ул солдат күңелендәге сагыну хисен белдерә. Икенче җыр да кызларга атап башкарыла, егет күңелендәге борчылу, аларны сагыналармы-көтәләрме дип уйлану хакында сөйли .Өченчесе – егетләр җыры – яңадан бер кат сагыну, борчылу хисләре, аларның сәбәбе хакында сөйли, ләкин анда яңа хис өстәлә: гомерне Ватанга багышлау белән горурлану, җиңүгә һәм исән кайтуга ышаныч, өмет.)

– Димәк, поэмада нинди алым кабатлана? (Кабатлау алымы.)

– Фазылның икенче өлештәге җыры әсәр ахырында лирик геройның җырына әверелә. Лирик геройның да солдат, сугышчы булуын ассызыклый, җыр һәм хисләрнең лирик геройныкы да икәнен искәртә.

 

Икенче төркемнең җавабы: Василий Тёркин – рус солдатының җыелма образы. Геройга типик рус сугышчысының иң яхшы сыйфатлары хас: патриотлык, батырлык, чыдамлык, хезмәт сөючәнлек, хәйләкәрлек, тапкырлык, тыйнаклык, юмор хисе. Ул пехотада хезмәт иткән.

Поэма 30 бүлектән тора, һәркайсы төгәлләнгән тулы бер әсәр булса да, аларны бергә җыеп, туплап торучы төп герой Василий Тёркин санала. Поэманы шартлы рәвештә 3 өлешкә бүләргә мөмкин:

1) сугышның беренче дәһшәтле көннәре, үлем, фаҗига;

2) сугышның икенче елы;

3) дошманны азат итү, җиңү рухы.

Һәр ике әсәрдә дә гармун образы бар. А. Твардовский үзенең поэмасында гармун образына аерым бер бүлек багышлый. Бу бүлектә гармун күңел җылысы һәм бердәмлек символына әверелә. Аны кулга алсаң, музыка җанлана, һәм аның белән сугышчыларның сугышчан рухы күтәрелә. Гармун моңы солдатларны берләштерә: алар җырлыйлар, бииләр, шаяралар, фронттагы авырлыкларны бер генә мизгелгә булса да оныталар. Сугыш шартларында да кеше шатланырга, дус булырга, җырларга һәм күңел җылысын сакларга сәләтле кеше булып кала.

 

Укытучы укучыларның игътибарын өстәлдәге гармунга юнәлтә һәм нинди гармуннар булуы турында сорый.

Татар халкында Саратов, Вараксин, тальян, хромка гармуннар кулланылган. Әлеге уен коралы бер генә иҗат кешесен дә битараф калдырмый. Ф. Кәрим шигъриятендә дә гармун зур урын алып тора. 1936 елда «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» поэмасын язса, Бөек Ватан сугышы елларында «Окоп җыры, «Кыңгыраулы яшел гармун» әсәрләрен иҗат итә. Татар солдатлары аның сүзләренә язылган җырларны гармун моңына кушылып җырлаганнар.

1941 елның җәендә СССР Оборона халык комиссариаты фронт сызыгына даими рәвештә гармуннар китерү турында приказ чыгара. Беренче берничә ай эчендә сугышка 12 000 гармун җибәргәннәр, ә көзгә бу сан 60 000 гә кадәр арткан.

Гармун моңы солдатларның рухын күтәрергә, җиңүгә булган өмет-ышанычы утын кабызырга, азга гына булса да сугыш афәтен онытып торырга ярдәм иткән. Романтик рухлы ике поэмада да бу образга зур игътибар бирелә. Егетләр мәхәббәт турында җырлыйлар, ләкин Ватан азатлыгы-иреге өчен көрәш хакына мәхәббәттән аерылуның зарурлыгын әйтәләр. Димәк, авторлар кеше өчен тормышта иң зур кыйммәт – мәхәббәт һәм ирек булуын исбатлыйлар.

Ике әсәрнең дә жанры, күтәрелгән проблемалары, тел сурәтләү чаралары ачыклана.

 

Рефлексия

  1. Бүген без нинди әсәрләр белән таныштык?
  2. Аларның уртак якларын билгеләгез? Һәр ике поэманың да темалары, язылу вакытлары, күтәрелгән проблемалары, әйтәсе килгән идеяләре дә бер. Фазыл да, Василий Тёркин да – җыелма образ. Фазыл – татар сугышчысының матур гәүдәләнеше булса, Тёркин – рус сугышчысының матур образы.
  3. Әлеге геройларны нинди хис берләштерә? Нинди генә милләт вәкиле булуга карамастан, аларны бер хис, бер көч берләштерә: Туган илгә, Ватанга мәхәббәт.
  4.  Ике әсәрдә дә нинди символик образлар бар? Ике әсәрдә дә җыр, гармун образлары бар. Ул – авыр сугыш елларында һәркемнең сүнеп барган рухын күтәрүче көч.

Өй эше:

1. Сыйныфта «Ә үткәнгә хатлар баралар...» акциясен оештырырга. Бөек Ватан сугышында катнашкан дәү әтиләргә, тыл ветераннарына, фактик материаллар кулланып, рәхмәт хаты язарга.

2. Махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбыз турында язылган «Энекәш» (Г. Закирова), «Үлемнән бер адым алдарак» (Ф. Гыймалтдинов), «Ана кулы» (Г. Гыйльманов) әсәрләре белән танышырга, реклама (флаер, видеоязма, аудиоязма, буктрейлер һ.б.) эшләргә.

Дәрескә нәтиҗә ясала.

Сугыш афәтен китаплардан укып, фильмнардан гына карап хәбәрдар булырга, тынычлыкның кадерен белергә кирәк. Илләребез имин, күкләребез аяз булсын!

Дәресне рус һәм татар телләрендә «В землянке» җыры белән төгәлләргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ