Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» повестен өйрәнү
8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.
Зөлфия ЗАРИПОВА,
Сарман районы
Зур Нөркәй урта мәктәбенең
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: укучыларның әсәрнең эчтәлегенә төшенүләренә, геройларга хас сыйфатларны дөрес бәяли алуларына ирешү, аларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү, балаларда күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Метод: проблеманы бәян итү, репродуктив уку методы.
Алымнар: укытучы сөйләме, эчтәлек сөйләү алымы, сорау-
җавап, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, үзлектән уку, аңлатмалар белән уку, сүзлек өстендә эшләү, телдән сыйфатлама бирү, портрет белән эшләү.
Җиһазлау: Мәдинә Маликова иҗатына карата әдәби бюллетень, әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештыру, мәкальләр язылган плакатлар, матбугат, интерактив такта, презентация.
Дәрес барышы
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Дәрестә сезнең белән класстан тыш укылган әсәргә анализ ясарбыз. Максат– якташыбыз Мәдинә Маликова иҗаты белән танышу; «Чәчкә балы» повестенда күтәрелгән проблемаларны ачыклау; фикер йөртү һәм аны дәлилли, матур итеп җиткерә белү; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге тормышта да мөһим булуына игътибар итү.
Гариф Ахунов сүзләре укыла.
(1 нче слайд)
Сарман дип әйтү белән, безнең хәтердә Илһам Шакиров яңара. Илһамы булган Сарман –
бәхетле район. Сарман Илһамы белән генә түгел, Мәдинәсе белән дә данлы ул.
Бу сүзләр якташ язучыбыз иҗатына югары бәя.
Сарман районы картасына игътибар итик әле. М.Маликова туган авылны кем күрсәтә? Иҗаты турында кем нәрсә әйтә ала? (2 нче слайд) (Укучы картадан күрсәтә. Иҗаты турында укучылар фикере тыңлана.)
Хәзер, укучылар, «Чәчкә балы» повесте турында сөйләшербез. Башта повестьның эчтәлеген искә төшерик әле. (3 нче слайд)
(Бер укучы әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйли.)
Ике-өч сүз белән әсәрнең нәрсә турында икәнен билгелик.
Көтелгән җаваплар.
– Мәхәббәт һәм хыянәт турында.
– Күңел сафлыгы, җан пакьлеге турында.
– Гаилә бәхете һәм бәхетсезлеге хакында.
– Бала язмышы, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте турында.
– Тормыштагы рухи кыйммәтләр хакында.
Укытучы. (4 нче слайд) Татар халкы элек-электән кешеләрнең холыкларына туры килә торган мәкальләрне кулланган. Өйдә сезгә эчтәлеккә туры килгән татар халык мәкальләрен сайлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, кем ни өчен шул мәкальне сайлады, аңлатып карыйк. (Өй эше тикшерелә, нәтиҗәләр ясала.)
Укытучы. Повесть Гамилнең фаҗигасе белән башланып китә. Кем ул Гамил? Нинди язмышлы ир? (5 нче слайд)
Көтелгән җавап. Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Гамил ихтыяр көче нык булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә, «менә дигән итеп» тәрбиялиләр. «Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да» яраталар, аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кешеләр сүзен дә күтәрәләр. Инде урамда, һөҗүм иткән яшьләр арасында, үзенең Газименә охшаган малайны күргәч, ул бөтенесен дә аңлап ала. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу. Милициягә дә, хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә, малайны яклый, өенә алып кайта, тәрбияли башлый. Наркоман икәнен белгәч тә ташламый. Әйткән сүзендә тора. Көчен дә, акчасын да кызганмый. Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта. Үз гомерендә эчү, сугышу, җәберләү, шакшылыкны гына күргән малай монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт ярдәм итә.
Укытучы. Әсәрдә үрнәк булырлык тагын бер образ бар.
Ул – Сәгъдия. Аның язмышы сездә нинди хисләр уятты?
(6 нчы слайд)
Көтелгән җавап. Сәгъдия – уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә яшәгән кыз. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә бухгалтерлар курсына укырга керә. Төскә-биткә матур, буй-сын зифа. Иңнәренә төшкән куе кара чәчләр, тулы иреннәр арасыннан балкып торган энҗе тешләр. Хәзер гап-гади авыл хатыны. Гамилне чын күңеленнән яратып, хөрмәт итеп яши. Балаларына яхшы әни.
Ял минуты. Б. Насыйрова башкаруында «Балакаем» җыры (З. Нагаева сүзләре һәм көе).
(7 нче слайд)
Укытучы. Әсәрнең үзәгендә ике хатын-кыз – ике ана. Бу – Сәгъдия белән Эльза. Таблицаны тутыру барышында аларга хас сыйфатларны язып барыгыз.
(8 нче слайд)
Сәгъдиягә хас сыйфатлар | Эльзага хас сыйфатлар |
Казаннан 30 чакрымда урнашкан Аланлык авылында яшәүче оста хуҗабикә, тормыш иптәшен яратып, хөрмәт итеп яшәгән хатын, җаваплы хезмәткәр, хезмәт яраткан, ата-аналарының төп ярдәмчесе булган, олыларга ихтирамлы, үзләренең көченә ышанучан, һәрбер иртәне шатланып каршы алган ике егет анасы. | Сәрхуш ир белән үзе сәрхушка әйләнгән, үзендә җирәнү хисен тудырган кеше белән күп еллар яшәгән, шушы тормыштан чыгу юлын тапмаган һәм табарга тырышмаган да 4 яшьлек «чирләшкә» кыз һәм бозыклык юлына баскан 13– 14 яшьлек малай әнисе.
|
Балаларыннан үз назын кызганмый, тик кенә узып барганда да башларыннан сыйпап уза, җылы сүзләре белән улларының күңелен җылыта, шуның белән ата-анага мәхәббәт һәм хөрмәт хисе уята. Ул, Эльзадан аермалы буларак, балаларына һәрвакыт яңа гына пешкән, тәмле, файдалы ашлар ашата. | Көне буе исерек ата белән утырган, әнисен тилмереп көткән дүрт яшьлек кызын Эльза бала өчен иң кирәкле нәрсәдән –
|
Сәгъдия балаларының бәхете өчен һәр көн, һәр минут тырыша, шуңа күрә аның улла- | Эльзаның тормышы башкачарак кыйммәтләргә нигезләнгән, анда бала бәхете турында уйлануларга урын юк. Шул сәбәпле аның гаиләсендә тәрбияләнгән бала ата-ана тарафыннан булмаган игътибарны урамда эзли һәм ялганлау, кеше талау юлына баса. |
Бу әсәрдә тагын актуаль проблемаларның берсе ул –тату гаилә. (7 нче слайд)
Ике гаиләне чагыштырыйк.
Сәгъдия белән Гамил гаиләсе | Харитоновлар гаиләсе |
Сәгъдия белән Гамил исерекбашлардан туган, сәламәтлеккә туймаган малайны үз балалары итеп, кадерләп үстерәләр, тумышыннан хәмергә булган тартымыннан арындырып, аякка бастыралар. | Эльза белән Геннадий Харитоновлар физик яктан сәламәт туган малайны бозыклыкта тәрбияләп, ялганчы, кеше талаучы, наркотиклар кулланучы бозык бер зат үстерәләр. |
Нәтиҗә. Автор, бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак.
Укытучы. Дәфтәрдәге язмалар белән тактадагысын чагыштырып карагыз, нәрсә дә булса төшеп калса, өстәп куегыз. Әсәрнең көче – бүгенге көн кадагына суга торган булуында. Повестьта нинди проблемалар алга куела? (8 нче слайд)
Көтелгән җавап. Әсәрнең үзәгендә җәмгыятебездә булган төп проблема – наркомания, эчкечелек.
Укытучы. Җәмилнең авыру бала булып тууының сәбәбе нидән дип уйлыйсыз?
– 158 –160 нчы битләрдән Җәмил турында язылганнарны табып укыйк әле. (Укучыларның фикерләре тыңлана.)
Нәтиҗә ясала: эчкечелек һәм наркомания турында фикерләр тыңлана, видео карау, буклетлар таратыла.
Укытучы. Бала багуы – елан агуы, ди халык. Яшь баланың теләкләре бик гади: ул тамагы тук, өсте бөтен булуны гына тели. Бала, табигый ихтыяҗлары булудан тыш, иркәләү, шәфкать-мәрхәмәт, наз зарурлыгын тоя. Бу шартлар үтәлмәгәндә, сабый ялгыш юлга тайпыла. Бер бала да начар, явыз булып тумый. Ул өлкәннәр йогынтысында гына бозыла. Бу сүзләр әсәрдәге кайсы образга туры килә? Макарны җинаять юлына этәрүче сәбәпләрне санагыз. (9 нчы слайд)
Көтелгән җаваплар.
– Малайга ихтирам җитмәү.
– Кирәгенчә кадерләмәү.
– Ата-анадан яхшы үрнәк булмавы.
– Гаилә әгъзаларының бер-берсен аңламаулары.
– Баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү.
Укытучы. Дәресебезнең эпиграфы итеп алган сүзләрне табып укыгыз әле.
(Укучылар 275 нче биттәге Сәгъдиянең сүзләрен укыйлар.) Тормыш никадәр генә авыр булса да, кыенлыклар күпме генә очраса да, түбәнлеккә тәгәрәмә. Кеше булып кал! Тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнергә тырыш!
(10 нчы слайд)
Укытучы. Дәресне халык шагыйре Фәнис Яруллин сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Тауларга карап,/ Тау булмасаң да,/ Таңнарга карап,/ Таң булмасаң да,/ Кешегә карап, / Кеше була бел –/ Олы җанлының / Ише була бел! (11 нче слайд)
Укытучы (өйгә эш биреп җибәрә). «Баккан ана кадерлерәк» темасына кечкенә инша, гаилә турында халык мәкальләре язып килегез. Наркомания афәте турында презентация ясагыз.
(12 нче слайд) Билгеләрне өй эшләренә һәм дәрестә ничек җавап бирүегезгә карап куячакмын.
Комментарийлар