«Син бу әкиятне беләсеңме?» уены
Уен яңа материалны өйрәнергә яки беркетергә, шулай ук психик эшчәнлекнең төрле якларын – игътибар, фикерләүне, хәтерне, сөйләмне, кулның вак моторикасын, тактиль сизүчәнлекне үстерергә, үз-үзеңне контрольдә тоту һәм үзеңне бәяләү күнекмәләрен булдырырга, сөйләм күнекмәләрен формалаштырырга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның акыл эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.

Фанзиля Салимова,
Казан шәһәре 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Айгөл Каюмова,
Казан шәһәре 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Уен яңа материалны өйрәнергә яки беркетергә, шулай ук психик эшчәнлекнең төрле якларын – игътибар, фикерләүне, хәтерне, сөйләмне, кулның вак моторикасын, тактиль сизүчәнлекне үстерергә, үз-үзеңне контрольдә тоту һәм үзеңне бәяләү күнекмәләрен булдырырга, сөйләм күнекмәләрен формалаштырырга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның акыл эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә.
Уенны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары, тәрбиячеләр, укытучы-логопедлар һәм башка белгечләр, шулай ук логопед төркемнәрендәге балаларның уртак эшчәнлеген оештырганда, ата-аналар да куллана ала. Төп юнәлеше «сөйләм үсеше», әмма аны шулай ук башка юнәлешләрдә дә кулланырга мөмкин: «танып белү үсеше», «социаль-коммуникатив», «физик үсеш», «сәнгать-эстетик үсеш». Балаларның бер-берсе белән аралашу сәләтен камилләштерү, сөйләм үсешен ныгыту, сорауларга җавап бирү осталыгын һәм аларга җавап бирүне камилләштерү. Балалар өчен башка тел мохите булдыру. Кулланмада тәкъдим ителгән уеннар гадиләрдән катлаулы принцибы буенча урнашкан. Уен балаларга якын, буй җитәрлек урында тора. Балалар аны үзләре теләгән вакытта алып куллана алалар.
Әкиятләр – әхлакый тәрбия, хис тәрбияләү чыганагы. Балалар, әкиятләрне тыңлап, театральләштереп, уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнә. Күңелләре белән гаделлекнең, дөреслекнең җиңүен тели. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.
Уен балалар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый торган материаллардан әзерләнгән. Ул китап формасында ясалган. Балалар китап белән таныша, аның эчтәлеген өйрәнә. Әкиятләр иленә сәяхәт китапның беренче битеннән башлана, анда әкиятләр тәкъдим ителә. Балалар әкиятләр белән танышып кына түгел, ә әкиятне үзләре дә уйнап күрсәтә. Әкиятләр һәм геройлар белән танышкач, балаларга бу дидактик кулланма ярдәмендә төрле уеннар уйнарга тәкъдим ителә.
«Нәрсә алай түгел» уены. Биредә балалар әкиятнең сюжетын төзәтә, хаталарны атый һәм җавапны дәлилли.
«Әкиятне сөйлә» уены. Бер әкият өчен геройларны һәм атрибутларны сайлап алып, алар белән китап битләрендә манипуляцияләр ясап, әкиятне сөйләү.
«Әкиятне үзгәрт» уены. Әкиятнең ахырын уйлап табарга тәкъдим ителә. Балалар уйнаганда таныш геройлар белән үз әкиятләрен уйлап чыгара.
«Югалган геройны тап» уены. Әкиятнең тәкъдим ителгән геройларыннан нинди персонаж юклыгын билгеләргә тәкъдим итәләр.
Бу уеннар балаларның фантазиясен һәм иҗатын үстерүгә ярдәм итә. Ата-аналар уенны өйгә алып, балалар белән уйнап карый. Балалар уен ярдәмендә өч телдә сүзләрне тизрәк үзләштерә.
Уенның кыскача технологиясе:
Нигез итеп төрле төстәге материал белән әйләндереп алынган картон алынган. Геройлар төрле фетрдан ясалган , авыз, борын, күзләре-мәрҗәннәрдән,чәчләре төрле төстәге бәйләү җепләреннән ясалган (төсләрнне ныгыту).
Һәр биттә уеннан соң геройларны җыеп кую өчен, өй рәвешендә конвертлар бар. Конвертлар тасма белән бәйләнә яки төймә һәм каптырма белән каплана.
Бала бау бәйләргә,төймә каптырырга өйрәнә,каптырманың өске детальен аскы өлеше белән бергә тоташтырырга өйрәнә; төймәгә басып, бер кул бармаклары белән аны тота, ә икенче кул бармаклары белән элмәкне киңәйтә һәм аңа төймәне тыга. Бу күнегүләр координацияләү үсешенә йогынты ясый, һәм кулның вак моторикасы эшчәнлеген үстерә. Балаларның бу күнекмәләре аларга практик тормышта ярдәм итәчәк.

Габдулла Тукай
“КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК”
Максатлар:
Тормыш юлында авырлыклар, үтә алмаслык булып тоелган, каршылыклар, киртәләр, сынаулар каршында куркып калмау, акыл белән эш итә белүне формалаштыру, образлар аша баланың күзаллау сәләтен, фантазиясен, сөйләм телен үстерү. Тормыш зирәклегенең, явызлык өстендә игелекнең әһәмиятен күрсәтү, балаларда хайваннарның яшәү тирәлеге турындагы белемнәрен ныгыту ; монологик һәм диалогик сөйләмне активлаштыру.
Бурычлар:
- Хайваннарның тышкы кыяфәтләренең үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү.
- Кыргый һәм йорт хайваннары, аларның яшәү урыны турында алынган белемнәрне ныгыту һәм системалаштыру.
- Малларга мәхәббәт тәрбияләргә.
- Кабатлау.
- Логик фикерләүне, хәтер, игътибарны үстерү.
- Сүзлек байлыгын үстерү: Әби, бабай, кәҗә, сарык, бүре – урта төркемдә; гайрәтле, көчлерәк– зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә.
- Балалар сөйләмен татар телендә глаголалар белән ачыклау һәм активлаштыру.
- Кул бармакларының вак моторикасын үстерү, ныгыту.
- Хезмәттәшлек күнекмәләрен, критик фикерләүне, креативлыкны үстерергә.
- Яңа материалны үзләштерү Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү.
- Уку эшчәнлеген оештыра белү.
- Исәпне УМК кысаларында татар телендә беркетергә.
- Балаларда татар, рус телләрендә монологик һәм диалогик сөйләмне активлаштыру.
Уен барышы:
Балалар “өй”- конверттан геройларны чыгаралар, үзләренә ошаган геройны сайлап алалар һәм әкиятне рольләргә бүлеп, театральләштерәләр. hәр бала үз чиратында, кирәкле интонация, мимика кулланып, геройларның сүләрен сөйлиләр, аларның эчке кичерешләрен күрсәтәләр.
Алып баручы әкияттәге хайваннарны атый һәм балалар аларның яшәү урыны турында сөйли. Балалар хайваннарның исемнәрен атыйлар (мәсәлән: бүре, бүре – урманда яши)..
- Бала теләге белән бер хайванны сайлый һәм аны беркемгә дә күрсәтми. Алып баручы бер балага үз хайванын сурәтләргә яки аның турында сер итеп сөйләргә тәкъдим итә. Башка балалар бу нинди хайван булуын аңларга, белергә тиеш .
ЯКИ:
- Ике бала чиратлап хайванны тасвирлый. Алып баручы балаларга пар табарга һәм бер-берсенә чиратлап хайванны сурәтләргә яки аның турында сер итеп сөйләргә тәкъдим итә.
Хайваннарны назлап, яратып атарга (кәҗә-кәҗәкәй), аларның балаларын атый белергә (кәҗә бәтие).
- «Кыргый һәм йорт хайваннары», «Кеше белән янәшә кем яши?», «Урман җәнлекләре» һ. б. хикәяләр төзергә тәкъдим итәргә.
Балаларга мимика һәм хәрәкәтләр ярдәмендә төрле хайваннарны тасвирларга тәкъдим итәргә.
Рус халык әкияте “ШАЛКАН”
Максатлар:
Тату булырга, гаиләне һәм гаиләнең һәр әгъзасын кадерләргә өйрәтергә, чөнки дуслык, хөрмәт, коллектив хезмәте һәм ярдәме – теләсә нинди кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгу нигезе. Барлык геройлар да тату, беркем дә конфликт итми: эт белән песи дә, тычкан белән мәче дә, чөнки барысының да бер максаты бар бит; монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү.
Бурычлар:
- Халык авыз иҗаты аркылы балаларда хезмәткә омтылыш тәрбияләү.
- Балаларны төрле ситуацияләрне бәяләргә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр ясарга өйрәтү.
- Сөйләм активлыгын стимуллаштыру.
- Ишетү сәләтен үстерергә.
- Артикуляция моторикасын камилләштерү, хәрәкәтләрне төгәл ясарга.
- Халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
- Уңай хис-тойгыларны үстерүгә ярдәм итәргә.
- Игътибарны үстерерү.
- Кулның вак моторикасын үстерү.
- Логик фикерләүне, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.
- Хезмәттәшлек күнекмәләрен, критик фикерләүне, креативлыкны үстерергә.
- Балаларда монологик һәм диалогик сөйләмне активлаштыру.
Уен барышы:
- Балалар «өйдән» персонажларны чыгаралар, күңеленә якынрак персонажны сайлап алалар. Тәрбияче яңа уен тәкъдим итә: Әкият "Шалкан яңача". Тәрбияче әкиятне башлый, балалар соңыннан үзләре уйлап чыгарып, яңа әкият сөйлиләр.
- Бабай шалкан утырткан, ул зууур булып үскән, шуңа күрә ул аны үзе генә тартып чыгара алмаган. Ярдәмгә әбине чакырган. Әби өйдән:
«Нәрсә булган бу бабайга, шалканга карап тора? Әле генә яткан идем, тагын нигә уята?”
- Чыгып шалканны күргәч шакката, оныгын булышырга чакыра. Ул чыгып ситуацияне күргәч, ярдәмгә тагын кемдер кирәк, дигән нәтиҗә ясый. Ахырда барысы бергә шалканны тартып чыгаралар, бабай аны барысына да бүлеп биреп сыйлый.
- Мәкальләр: “Кем эшләми, шул ашамый” ; “Бердәмлектә – көч”.
- Уенга пассив, оялчан балаларны "тарту".
- Тәрбияче балаларга геройларны игътибар белән карарга һәм алардагы уртак билгеләрне табарга тәкъдим итә (алар тырыш, эш сөючән, тату.)
Ике бала чиратлап геройны тасвирлыйлар.
«Нәрсә үзгәрде?", "Кем булмады?". Өлкәннәр балаларга геройларның нинди тәртиптә булуларын карарга, истә калдырырга hәм күзләрне йомарга тәкъдим итә. Бу вакытта өлкәннәр аларның урыннарын алыштыра яки бер персонажны алып куя.
«Кем кайда?" Өлкән кеше персонажларны карарга тәкъдим итә, уенчылар персонажларның кайда урнашканын сөйләргә тиеш (уңда, сулда, уртада һ.б.).
- Үзенә ошаган персонажны сайлап алырга һәм аның турында сөйләргә тәкъдим итәргә. Мәсәлән: песи-пескәем, ул сөт ярата, сырпаланырга ярата, мияулый, тырный.

Рус халык әкияте «КҮМӘЧ МАЛАЙ (КАБАРТМА)»
Максатлар:
Балаларда рус халык әкиятләре турында күзаллауларны киңәйтү. Персонажлар арасындагы элемтәне табарга; монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү.
Бурычлар:
- Яңа материалны үзләштерү. Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүзлек запасын төгәлләштерүне һәм баетуны дәвам итәргә.
- Бер-беребезгә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
- Балаларны тыңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтү,
- Кул бармакларының вак моторикасын үстерү.
- Фантазия, импровизацион күнекмәләр үстерергә, балаларда эмоциональ кәеф уятырга.
- Хезмәттәшлек күнекмәләрен, критик фикерләүне, креативлыкны үстерергә.
- Балаларда монологик һәм диалогик сөйләмне активлаштыру.
Уен барышы:
Уенны алып баручы конверттан персонажларны эзләп таба, алар турында табышмак әйтә, кем җавап бирә –ул әкият героен ала.
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Уен-табышмак: “Нәрсә? Нәрсәгә?” (Гәүдә, баш, башларында колаклары урнашкан, алар ишетергә, күзләр күрергә, авызы ашарга,тавыш чыгарырга, койрыгы тиз йөгерергә, эз бутарга ярдәм итә, җәнлекләрнең гәүдәсе йон белән капланган.) Башка хайваннар турында табышмаклар әйтүне дәвам итү, урман “халкы” турында белемнәрне ныгыту.
“Нәрсә үзгәрде? Кем булмады?” Балага урман җәнлекләрен билгеле бер эзлеклелек белән урнаштырырга тәкъдим итәргә. Әйтик, “Күмәч малай иң соңыннан кемне очратты?
Аннан алда кем?” һәм шулай алга таба. Баланы җәнлекләрне төрле юнәлештә урнаштырырга сорарга һәм башкалар. Балага ахыры әйбәт, уңышлы беткән яңа әкият төзергә тәкъдим итәргә.

Рус халык әкияте
“ТЕРЕМКӘЙ”
Максатлар:
Балаларны әкият аша тынычлыкта, дуслыкта, матурлыкта яшәргә өйрәтү; монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү.
Бурычлар:
- Балаларны гаилә әгъзаларын табарга, аларны атарга өйрәтергә.
- Балаларны әкият геройларын атарга өйрәтүне дәвам итәргә.
- Игътибарлылыкны, хәтер һәм логик фикерләүне үстерергә;
- Диалогик сөйләмне үстерергә, сүзлек запасын баетырга.
- Балаларны яңа әкиятләр төзергә күнектерү.
- Үз гаиләңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, шатлыклы хисләр тудыру. Балада тату гаиләсе өчен шатлык һәм горурлык тудыру.
- Хезмәттәшлек күнекмәләрен, критик фикерләүне, креативлыкны үстерергә.
- Балаларда монологик һәм диалогик сөйләмне активлаштыру.
Уен барышы:
Балаларга рәсемнәр карарга тәкъдим итәргә һәм әйтергә, «Бу йортта кем яши?» (тычкан, бака, куян, бүре, аю, төлке), һәм һәр персонажга исем уйларга. (Тычкан – Чикылдык; төлке – Төлкениса; аю – Тәмле тамак).
Йорт тәрәзәләрендә төрле хайваннар урнаштырылган. Алып баручы күрсәтмәсе буенча балалар билгеле бер тәрәзәне ачалар, анда утыручыларның беренче авазын билгелиләр һәм характеристика бирәләр (тартык, сузык аваз).
- Урман “халкы”(җәнлекләр) турында табышмакларга өйрәнергә тәкъдим итәргә:
- «Урманнан чыгар,
- Корсак асты чуар;
- Койрыгы сырлы,
- Хәйләсе күптөрле. (Төлке)
- Балага җәнлекләрне игътибар белән карарга, аларның ничек урнашуын истә калдырырга. Берсенең урынын үзгәртергә һәм элек ничек булган, халыкның беренчел урынынын торгызырга кирәк. Шулай ук хайваннар турында төрле әсәрләр кулланырга мөмкин.
. 
Кулланылган әдәбият:
- Закирова К.В., Кадыйрова Р. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик әсбап өчен аудио-кушымта. – Компания “АКСУ”, 2013.
- Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.– 424 б.
- Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма. – Казан: Редакционно-издательский центр, 2012.-192 б.
- Зарипова З.М., Исаева Р.С. Үстерешле уеннар: методик кулланма. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.–128 б.
- Зарипова З.М. Туган телдә сөйләшәбез: 4–5 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. – Казан:, 2012.
- Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез 5–6 яшьлек балаларга татар теле өйрәтү): методик кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2012.–72 б.





Комментарийлар