Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бөркет тавы» бөркете

Әллә элгәре заманнарда бөркетләр оя корганга, әллә инде лачын кебек кыю яшьләрнең очрашып күңел ача торган җире булгангамы, Сарман районының Иске Кәшер авылы янындагы биек калкулыкны әле дә «Бөркетләр тавы» дип йөртәләр.

Тау түбәсендәге истәлек кыясына авыл тарихы турында сөйләүче байтак исемнәр язылган. Алар арасында 1944 елның 25 августында 28 яшендә Гитлер Рейхының хәрби куәтен җимерүдә катнашкан өчен фашистлар гильотинасында җәзалап үтерелгән Зиннәтулла Хөснулла улы Хәсәнов исеме дә бар. Без Сарман каһарманы хакында бик аз беләбез. Белгәннәре дә – исән кайткан җәлилчеләр авызыннан ишеткәннәрдән. Тормышта нинди кеше булган һәм туган җирендә нинди эз калдырган соң ул «Бөркет тавы»ның батыр егете? Геройның бертуган сеңлесе Оркыя апаның көндәлек дәфтәрендә абыйсының балачагы, үсмер вакыты белән бәйле истәлекләр шактый. Шуларны барлыйк әле. 

Кулаклар
«Зиннәт абый укый башлауга Яхшыбай мәктәбе дүрт еллыкка калдырылгач, башлангыч белем белән канәгатьләнергә мәҗбүр булган. Үзлегеннән калай эшенә өйрәнгән. Еллар үткәч, әнкәйдән аның бу һөнәргә каян өйрәнүен сораган идем, үзе өйрәнде, диде. Кайчакларда, эше барып чыкмагач, бармакларына сугып елаган. Әнкәй күрмәмешкә салынган.  
Өебез кечкенә булса да, абзар-куралар әйбәт иде. Нарат бурадан келәт, зур гына лапас, бер ат, сыер, сарыкларыбыз бар. Колхоз оешкан елны әткәй, ат сбруйларын биреп, колхозга керде. Әмма бер көнне колхоз активистлары безне, чагыштырмача иркен тормышта яшәгәнлектәнме, кулак дип талап чыктылар. Өйдә бернәрсә калмады. Тентү белән кереп, сыерны, сарыкларны алып киттеләр, хәтта мич казанына кадәр  куптарып алдылар. Өйдә биш бала барлыгын уйлап та карамадылар. Безнең белән бергә әткәйнең абыйсы Хөсәен йортын да таладылар. Аларда җиде бала иде. Лапасны колхозга күчереп салдылар. Агач келәтне пекарня ясап, ике ел колхоз ипие салу өчен тоттылар, аннары колхоз амбарлары янына күчерделәр. Әткәйгә гел тынгы юк: көн дә кәнсәләргә чакырталар, налог түләргә кушалар. Акча каян алсын инде ул? 
Күп тилмертүгә түзә алмыйча, әткәйләр Пермь якларына чыгып китте. Китүчеләр күп иде. Без өйдә әнкәй белән өч бала калдык. Әткәй китте дип, әнкәйне тынгылыкта калдырмадылар. Һәр кич саен кәнсәләргә чакыралар, акча түләргә кушалар. Бервакыт, һич онытасым юк, кәнсәләрдән өйгә бер төркем халык килеп кергәч, әнкәй сәке астыннан бау тартып алды да безгә таба килә башлады. «Башта шушыларны юк итәм, аннары – үземне. Шунсыз болардан (кәнсә кешеләреннән) котылып булмас», – дип, сәке буйлап безне куалый башлады. Без әнкәйнең уйларын каян белик инде?! Тегеләр тиз генә чыгып китте. Әнкәйнең, безне кочагына алып: «И балакайларым, сезнең ни гаебегез бар соң?» – дип, өзгәләнеп-өзгәләнеп елаганын гомерем буена оныта алмадым. Шуннан соң тагын килеп борчымадылар. 
Ә әткәйләр заводка эшкә урнашкан. Зиннәт абыемны әткәй директор янына алып кергән. «Бу бала калай эшен белә, тимер мич тә ясый», – дигән. Директор көлемсерәп куйган. Шунда әткәй: «Бир, туган, ике табак калай. Бозса, акчасын үзем түләрмен», – дигән. Зиннәт абыем директорга тимер мич ясап күрсәткән. Шуннан абыема ышаныч арткан, аны эшкә алганнар. Тормышлары да шул рәвешле иркенәеп киткән. 
 

Абыйлы булу бәхете
Озакламый әткәйләр дә әйләнеп кайтты. «Син – кулак», – дип тормадылар, берсүзсез колхозга эшкә алдылар. Ул чакта тракторлар юк, бөтен эшне ир-ат белән атлар тарта. Зиннәт абый авылда ачылган мәктәптә 5 нче сыйныфка укырга керде. Буш вакытында гел калай эше белән шөгыльләнде. Тимер мич, чиләк, комганнар ясады. Чиләкне чәчәкләр белән бизәп, буяп эшли иде. Ул чакларда сатып алырга берни юк, күршеләр тишек савытларын да безгә алып керсә, абыем аларны ямап бирә иде. Берсен дә кире борып чыгармады. Бервакыт әткәй абыйга гармун алып кайтты. Мин гел абый янында уралам. Ял сәгате дип, гармунны кулына ала да мине биетә иде. Әмма ул гармуннан кызык тапмады. «Әткәй, минем моңа сәләтем юк, эшне калдыра», – дип, аны саттырды. Агач эшен үзләштерде. Йорт җиһазлары, умарта оялары ясады. Миңа бозда шуарга астына тимерчыбык беркетелгән агачаяклар да әмәлләп бирде. «Тимераяктан бер җире дә ким түгел», – диде. Хәтта агачтан велосипед корды. Авылда күзгә күренгән «техника» түгел иде. Мөгаен, Пермьнән күреп кайткандыр инде. 
Абыем оста көрәшче дә иде. Сабан туйларында көрәшеп, яулыклар, сөлгеләр алды. Шаярырга бик яратты. Хәтта безнең белән качышлы уйный иде. Безне дә уйнарга ул өйрәтте. Шулай бервакыт:
– Апаем, бар, карчыкларга әйт, күккә кара аҗдаһа күтәрелгән, диген. Хәзер үк килеп җитсеннәр, – ди бу. 
Мин, йөгерә-йөгерә, йорт саен кереп, әбиләрне алып чыктым. Карыйбыз: чыннан да, күктән койрыкларын селки-селки, еланга охшаган бер нәрсә очып килә. Карчыклар, кулларын каш өстенә куеп, куркышып, белгәннәрен укып, карап торалар. Бервакыт лапас түбәсенә күзем төште. Абый посып кына нәрсәдер урап утыра, мине күрде дә бармак яный, янәсе, карчыкларга әйтәсе түгел. Ничек еланга охшатып ясагандыр аны. Соңыннан карчыклар да, төшенеп, көлешә-көлешә таралыштылар. 
Ничәнче ел икәнен төгәл хәтерләмим, авылга мәктәп сала башладылар. Зиннәт абый шул мәктәпнең түбәсен калай белән ябышты, буяды. 1935 елны, 7 сыйныфны тәмамлагач, Зиннәт абый, Газыйм һәм Зәки Сафиннар Казан сәүдә техникумына укырга керде. Күпме вакыт үткәндер, кулак балалары дип, аларны укудан кудылар. Әмма алар авылга кайтып тормады, өчесе дә заводта эшкә урнашты. Күп тә үтми, гәҗиттә кулак балаларын укырга алырга ярый дип язып чыктылар. Абыйлар кабат техникумда укый башлады. Болар хакында миңа абый ялга кайткач сөйләде. Ул эшләгән акчасына матур киенергә яратты. Һәр кайтканда, миңа кызыл яулык алып кайтты, чөнки кызыл әйберләр модада иде. Мин шул вакытларда үземне бик бәхетле тойдым. 

Җимергеч сугыш
Абыйлар кайтса, авыл кичләре гөрләп тора. Дусты Газыйм абый оста итеп гармунда уйный, абый моңлы итеп җырлый. Авыл янында яшьләрнең яратып йөри, җыела торган Бөркет тавы бар. Аның кыя ташына яшьләр исемнәрен яза. Анда абыйның да үзе язган исеме бар. 1938 елда, техникум тәмамлагач, Киров шәһәренә эшкә җибәрелгән абый анда бер генә ай эшләп кала, аннары армиягә алына. Юлдан килгән хаты исемдә калган: «Ничә еллар сездән аерылып яшәсәм дә, армиягә сезнең яннан китмәгәч, күңелгә авыр тоелды. Кешеләрнең ата-аналары, туганнары елый-елый озатканда, янымда бер генә туганым да булмады. Ярый, Газыйм бар иде, ул мескенне кем озатыр инде».
Мин 1940 ел азагында Казанда тегүчеләр әзерләүче ФЗӨгә укырга кердем. 1941 елда сугыш чыккач, укуны тәмамлап булмады. Безне эшче итеп күчерделәр. Солдатларга өс киемнәре, палаткалар тектек. Бер ялда (бик матур көн иде) авылдашым Гөлчирә янына киттем. Кайтуыма, кызлар сырып алдылар да: «И Оркыя, абыең килгән иде, яңадан килмәсә күрми каласың», – диделәр. Әй, тотындым еларга. Шул рәвешле ишегалдындагы урындыкка чыгып утырдым. Карыйм, капкадан ике хәрби кеше кереп килә. Берсе абыем булып чыкты. Йөгереп барып, абыемның муеныннан кочтым һәм тагын елый башладым. Абыем да сагынган, бик озак җибәрмичә кочаклап торды. Шуннан абый мине истәлеккә фотога төшәргә алып китте. Кызганычка, ул карточка сакланмаган. 
Абыем Казандагы хәрби лагерьда авылдан килгән егетләрне сугыш серләренә өйрәтте. Ял саен минем янга килеп йөрде. Берсендә авылда үзе утырткан агачлар турында сорашты. Мин Мөхлисулла абыйны вокзалдан сугышка озатып җибәргәннәремне сөйләгәч, бик боекты, күзеннән яшьләр чыкты. «Эх, апаем, мин аларны бик сагындым бит. Күрешмәгәнгә дә байтак вакыт үтте. Дөнья хәлен белеп булмый, сугыш бит ул. Кем исән кала, кем – юк. Бәлки, абый белән икебез ике җирдә үләрбез. Ярый, менә синең белән күрешергә насыйп булды», – дип, кочаклап алды. Түзә алмыйча, мин дә елап җибәрдем. 
Шулай көннәр үтә торды. Сентябрьнең 22–23 ләре тирәсендә без, алты кыз, Казанны ташлап, авылга кайттык. Югыйсә һөнәремне абыем да бик яраткан иде. Ни кызганыч, аны озата алмадым. Гомерем буе шул үкенеч белән яшәдем. 
Озак тормаган, аны сугышка алганнар. Аннан бер генә хаты килде. Ул Мәскәү янында сугышулары хакында язган, озакламый дошманны җиңеп кайтачакларын әйткән. 
Сугыш бетте, исән кешеләр кайта башлады. Безнең ике абый да әйләнеп кайтмады. 1958 елны «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында Муса Җәлил тарафыннан оештырылган яшерен оешманың актив әгъзасы Рушат Хисаметдиновның «Исемдә калганнар» дигән истәлекләре басылып чыкты. Анда Татарстаннан Зиннәт Хәсәнов исемле урта буйлы, түгәрәк ачык мөлаем йөзле, авылда ата-анасы һәм туганнары барлыгын сөйләгән егет хакында да язылган иде. 1960 елда шул ук журналның өченче санында Фәрит Солтанбәков та үзенең истәлекләрендә абыем турында язды. Анда: «Зиннәт әле менә хәзер дә күз алдымда: башына – пилотка, өстенә – иске шинель, аягына агач башмак кигән. Түгәрәк йөзле, урта буйлы бер егет, Татарстанда әти-әнисе, туганнары яши», – дигән юллар бар иде. Әткәй бу хәбәрләрне бик авыр кичерде һәм 1965 елда үлде. Ә әнкәй берни дә белмичә китеп барды. Әмма, кайтырлар дип, ике абыйны да соңгы көненәчә бик көтте. Карточкаларын өстәлгә каршы тәрәзә төбенә сөяп тотты. Һәр утырган саен, улларын ашарга чакырды, «Кайда тилмереп йөриләр икән», – дип, гел алар белән сөйләште. Үлгәннәренә бер дә ышанмады, күңеле белән һаман кайтырлар дип уйлады...»
2003 елда Оркыя апа үзе дә бакыйлыкка күчте. Ул яшәгән йорт бүген дә исән. Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов туган ул йорт нигезе әле дә аның балачак эзләрен саклый. 
1977 елны Иске Кәшер авылында колхоз рәисе Наил Васиков ярдәме белән (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын) Зиннәт Хәсәновка һәйкәл куелды. 1982 елны колхозда герой исемендәге премия булдырылды. Беренче булып аны Оркыя апаның улы – гомерен туган ягы басу-кырларында тырышып хезмәт куйган Алмас абый алды. Атлас, Азат абыйлар да, оныклары да, гомумән, бу нәселнең һәрберсе каһарман туганнары исеменә тап төшермичә, кайсы тармакта эшләсәләр дә макталалар, дан казаналар. 
Моннан ике ел элек Оркыя апаның Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган оныгы, хәзер республика Президенты аппаратында эшләүче Дамир Мусин, Зиннәт абыйсының биографиясен тирәнтен өйрәнеп, эшен Мәскәүдәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенә тапшырды. Вәкиллек җитәкчесе һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Дамирның эшенә югары бәя бирде һәм якташ егетебез «Муса Җәлилнең тууына 110 ел» истәлек медаленә, Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатына лаек булды. 
Геройның исемен мәңгеләштереп, бүгенге көндә туган авылында музей эшләп килә. Аны озак еллар Оркыя апаның килене Зинаида Якупова җитәкләде. Ул әле дә Зиннәт Хәсәновның көрәштәше Абдулла Батталның туганнары белән аралашып яши. Җәлилдә – Хезмәт даны, Сарманда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда да Зиннәт Хәсәнов белән бәйле истәлекләр саклана. Район үзәгенең бер урамы Зиннәт Хәсәнов исемен йөртә. Героебызны онытырга хакыбыз юк.         

Альбина Сабирова
                            
Фотода –   Зиннәт Хәсәновка һәйкәл ачкан көн. 1977 ел.

Фото: "Сарман" газетасы редакциясе архивыннан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ