Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мин» повестенда сүз тәэсире

Милләтебезгә хезмәт итү юлында күп кенә язучыларыбыз үз каләмнәре ярдәмендә тарихи һәм иҗтимагый әһәмияткә ия шәхесләрнең тормыш юлын яктырта. Әлеге кешеләр турында әсәр язганда аларның авыр тормышларын, сикәлтәле юлларын сурәтләп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Мондый төр әсәрләр хәзерге буын укучыларын тәрбияләү өчен гаять кыйммәтле. Шундый әсәрләрнең бер мисалы булып Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мим» повесте тора. Әсәр татарларның мәктәптән елларыннан ук укып килгән, аларны тормыш юлы буенча озата баручы «Әлифба» китабын төзүчеләр – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында.

Күпкатламлы әсәр

Әсәрнең үзенә күз салсак, ул Сәләй Вәгыйзов тормышының төрле этапларын сурәтләү белән үрелеп бара. Автор күп кенә фәлсәфи темаларга мөрәҗәгать итә. Яшәү һәм үлем, сугыш, мәхәббәт, туган ил һәм милләт темалары аша без әсәрнең күп катламлылыгын аңлыйбыз. Сәләй Вәгыйзовның әсирлектәге тормышы, студент вакытында Рәмзия белән танышу, сугыш, халык дошманы дип игълан иткәннән соң хатыны белән мөнәсәбәтләр, Әлифба язу, аклану процессы һәм башкалар, болар барысы да укучыны шушы авыр тарихның төбенә төшенергә, Сәләй һәм Рәмзия белән бергә атлау мөмкинлеген тудырырга ярдәм итә. Әсәрнең исеменә игътибар итсәк, ул гарәп алфавитындагы хәрефләргә ишарә итә. Бу юкка гына түгел, әсәр дәвамында дини эчтәлек тә янәшә бара. Лилия Гыйбадуллина әсәрнең төрле өлешләрендә татар халкы өчен мөһим булып торган Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин китапларын искә ала. Гарәп хәрефләре белән язылган әлеге китапларны яндыруда катнашкан Сәләй, бу эшләре өчен җәза алуы турында уйлана.

Повестьта «алма» һәм «боз» символлары актив кулланыла. Боз символы тарихи хронотоп белән бәйле. Әлифбаны төзү һәм чыгару чоры Хрущёв җепшеклеге чорына туры килә. Ә алма исә Сәләйне балачактан озата баручы бер символга әверелә. Әлифба да алма сүзе белән башланып китә.

 

 

Шигърияттән килү

Лилия Гыйбадуллинаның шигърияттән прозага килгәнен истә тотып, әсәрнең теленә дә игътибар итү зарури. Повестьта кулланылган һәр сүз үз урынында һәм аның һәрберсе укучыга фикерне җиткерүдә үз ролен башкара. Автор метафоралар, кабатлаулар һәм чагыштырулар ярдәмендә әдәби текстны баета, аны укучы алдына җәеп сала. Әлбәттә, мондый әдәби камил текстны укыйсы килү теләге бермә-бер арта. Әсәрдә интертекстуальлек тә бик оста файдаланган (24 б.). Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» әсәреннән китерелгән өзек повестьнең тәэсирлеген арттыра. Дөрестән дә, Лилия Гыйбадуллинаның әсәре Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәре белән аваздаш. Авыр тормыш шартлары, сугыш һәм аннан соңгы вакытлар, шәхесләр фаҗигасе, болар барысы ике әсәрдә дә чагыла.  

 

Дәвамлы иҗат

Әсәрнең эчтәлеге, тел байлыгы һәм төзеклеге, повестьне сәхнәдә кую өчен бар шартларны тудыра. Мондый төр спектакль тамашачыны битараф калдырмас иде. Өстәвенә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килгән «Мизгел» яшьләр театры, китапны тәкъдим итү кичәсендә, әсәрдән берничә өзекне сәхнәләштереп күрсәтте.

Әлеге әсәр буенча инде фәнни мәкаләләр дә басыла, бу исә повестьның уңышын ассызыклый: (Замалетдинов Р., Хабутдинова М. Жанрово-стилевое своеобразие повести Л.Ф. Гибадуллиной «Әлиф ләм мим» («Алиф-лям-мим») // Филология и культура. Philology and Culture. 2025. № 4 (82). С. 158–165. DOI: 10.26907/2782-4756-2025-82-4-158-165).

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Лилия Гыйбадуллина иҗаты – бүгенге татар әдәбиятында үз урынын һәм үз укучысын тапкан, тирән эчтәлекле һәм тәэсирле. Аның «Әлиф ләм мим» повесте «Әлифба» китабын укып үскән кешеләр өчен дә, хәзерге буын татар балалары өчен дә кызыклы. Татар милләте өчен әһәмиятле булып торган «Әлифба» китабының тарихын һәм аның төзүчеләренең авыр язмышын белү бик мөһим, бу безгә алга таба милләт буларак үсү һәм тарихны белү өчен кирәк.  

Илнар КАМАЕВ, КФУ студенты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ