Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

Алабуга балалар йорты 165 еллык юбилеена әзерләнә!

«Йөрәк җылысы» проекты кысаларында без бүгенге көндә Россиядә иң борынгылардан саналган Алабуга балалар йортында булдык. Аның тарихы 1858 еллардан ук башлана. Безнең проект балалар йортларындагы балаларга ата-аналарын табарга ярдәм итүне максат итеп куя.

ЯТИМНӘР ЙОРТЫНЫҢ ҮТКӘНЕ

 

Шәһәренең нәкъ үзәгендә яшеллеккә төренгән бакча эчендә утырган бу ике катлы бинаны беренче карашка балалар йорты дип уйламассың да. Заманча төзекләндерелгән, берничә коттеджтан торган бу приютның тарихы бик еракларга барып тоташа. Хәзер биредә шул чорларны чагылдырган музей эшли. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәре Фәридә Вәлитова һәм Алабуганың туган якны өйрәнүчесе Вера Дулуб сөйләвенчә Алабуга балалар йорты бөтен Россиядә иң борынгылардан санала.Киләсе елга аның ачылганына 165 ел тулачак. Александринский приют (ул вакытта шулай дип аталган), рәсми рәвештә 1859 елның 23 апрелендә ачылса да, балаларны 1858 елда ук кабул итә башлый. Аның Кама аръягы өчен бик зур вакыйга булганлыгын «Вятские губернские ведомсти» газетасының язып чыгуы да раслап тора.

Алабугада балалар приютына нигез салучы Фёдор Григорьевич Чернов була. Ул, шул хакта рөхсәт сорап, императрица Александра Фёдоровнага хат яза һәм патшабикәдән рөхсәт ала. Черновлар гаиләсе үз шәхси милекләре булган ике катлы таш бинаны 1858 елда приютка тапшыралар. Аның әйләнә-тирәсендә җиләк-җимеш бакчасы үсеп утыра. Чернов приютны барлык кирәк-ярак әйберләр, шул исәптән йорт җиһазлары белән дә тәэмин итә. Биләмәдә кечерәк кенә чиркәү дә салып куялар. Балалар йортында тиздән ачылачак музей бүлмәсендә без приютның элеккеге күренешен гәүдәләндергән макетны да күрдек.

Шунысы кызык: Ф.Г. Чернов, приютны ачканчы ук, вак-төяк мәсьәләләргә кадәр алдан кайгырта. Мәсәлән, балаларга «яман ис» килмәсен, яки газ исе тимәсен дип, ул аш-су әзерләү өчен аерым янкорма төзетә. Приютка күз-колак булып торучының фатир өстендәге ике якты бүлмәдә хастаханә һәм лазарет урнаштырыла. Анысы да авырулардан сәламәт балаларга йогышлы чир йокмаслык итеп хәл ителә.

Приют эшли башлауга, ярлы шәһәр халкы гына түгел, тирә-якта яшәүче авыл кешеләре дә үз балаларын әлеге хәйрия йортына бирергә теләк белдерәләр. Ул беренче чорда иганәчеләр, попечительләр, директор һәм шәһәрдәге хәлле кешеләрнең хәйрия акчасына яши. Әкренләп аның бинасы янкорма хисабына киңәя. Анда мунча, таштан кер юу урыны, рухани өчен өй төзелә. Ятимнәр йорты каршында хатын-кызлар өчен һөнәрчелек остаханәсе ачыла. Приютта 18 яшькә кадәр тәрбияләнүче кызлар заказга кием тегү, чигү, челтәр бәйләү белән шөгыльләнәләр. Приютның эшчәнлеген хуп-
лау йөзеннән, патшабикә Мария Фёдоровна бүләккә үзенең алтынланган рамга куелган портретын җибәрә.

Баштарак әлеге приютка малайларны да, кызларны да җыялар. Йорт-җирсез һәм караучысыз калган ятимнәр арта барган саен, Алабуга ятимнәр йортына урнашырга теләүчеләр дә күбәя. 1884 елдан бирегә ярлы гаиләдән булу турында белешмәсе булган балалар гына кабул ителә башлый. Бераздан ул әкренләп кызлар приютына әйләнә. Тәрбия йортыннан киткәндә, аларның һәрберсенә 20 сум күләмендә пособие бирелә. Кызларның кайберләре туган-тумача янына кайтса, икенчеләре хәллерәк йортларга хезмәтче булып, яки хатын-кыз киемнәре тегү мастерскойларына эшкә урнаша.

Хакимияткә большевиклар килгәч, ятим балаларны тәрбияләү һәм кайгыртуны дәүләт үз өстенә ала. Шул вакытта приютның кайбер биналары үзгәртеп корыла. Чиркәү хуҗалык эшләре бинасына әйләнә. Императрица Мария Фёдоровна һәм Александринский приютын оештыручыларның портретлары эленгән затлы залларда йокы бүлмәләре урнаша, ә портретлар үзләре эзсез юкка чыга.

1920 еллар башында илдә ике миллионга якын ятим бала исәпләнә. Караучысыз калган балалар өчен яңа төр тәрбия учреждениеләре ачыла. Александринский приютта барлык милләт балалары өчен 200 кешелек мәктәп-коммуна оештырыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында исә приютка илнең көнбатыш өлкәләреннән эвакуацияләнгән балалар килә башлый. Шундый авыр чорда да балалар приютында төрле концертлар оештырыла, аларны карарга хәтта шәһәр халкы да килә торган була. Балалар йортындагы кызлар трикотаж остаханәсендә эшләсәләр, малайлар балта остасы һөнәрен үзләштерә. Сугыштан соң әти-әниләре табылган балалар кире гаиләләренә әйләнеп кайта.

2011 һәм 2017 елларда төп корпусның бүлмәләре һәм баскычлары үзгәртелә. Шуннан соң бу бинада Алабуга муниципаль районының башкарма хакимият органнары урнаша. Кызганычка, бүген шундый зур һәм тарихи бина буш тора.

 

...ҺӘМ БҮГЕНГЕСЕ

 

Балалар йортының яңа бинасы 2009 елда төзелә. Биредә инде 28 нче елын эшләүче балалар йорты мөдире Зинаида Геннадьевна безгә бина буенча экскурсия үткәреп, һәр почмак белән таныштырып чыкты. Ятимнәр яши торган йорт 5 коттедждан тора. Һәр коттеджда 8 баладан торган төркем яши. Монда аны гаилә дип атыйлар, чөнки төркемнәр гаилә тибы буенча төзелә. Алар күбесенчә 3 яшьтән 18 яшькә кадәр бер яки берничә гаиләдән булган балалардан тора. Бер гаиләдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, зуррак яшьтәге малайлар һәм кызлар да яши ала. Хәзер балалар йортында нибары 24 урын бар.

Бинаның беренче блогында складлар, бухгалтерия, директор кабинеты, социаль педагог кабинеты урнашкан. Икенче блокта– азык-төлек саклау урыны һәм социаль кунакханә. Анда балалар йортын тәмамлаучылар каникулларда һәм ял иткән вакытта туктала ала. Шул ук бинада «Ата йорты» дип исемләнгән балалар йорты тарихы музее урнашкан. Ул «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына ясала. Нәкъ менә биредә безне приютның бай тарихы белән җентекләп таныштырдылар.

Балалар йорты җитәкчелегенең максаты – балаларның бу учреждениедә тору вакытын мөмкин кадәр киметү. Сабый бирегә килү көненнән алып хезмәткәрләр, аның кан кардәшләре белән аралашып, әти-әниләренә ата-ана хокукларын кире кайтару омтылышы ясыйлар. Әгәр килеп чыкмаса, балалар өчен алмаш гаилә эзлиләр. Нигездә, балалар йорты коллективы 3 төп юнәлеш: театр иҗаты, мультипликация һәм гаилә тәрбиясе бирүне күздә тотып эшли. Аларны мөстәкыйль тормышка әзерләү максаты куела. Менә мәсәлән, беренче коттеджда урнашкан гаилә театр иҗаты белән шөгыльләнә икән. Алар спектакльләр өчен кирәк-яракларны үзләре ясый. Театраль тамашаларны балалар бакчаларында һәм үзләре укыган мәктәпләрдә күрсәтәләр.

Коттеджга керүгә үк, киенү бүлмәсе урнашкан. Анда зур-зур шкафларда балаларның төрле ел фасыллары өчен киемнәрен, барлык кирәк-яракларын күрергә була. Табарга да уңайлы, һәр шкафның эчке ишегендә дәресләр расписаниесе эленгән, шуңа күрә бала иртән нинди дәрескә барасын белеп тора.

Моннан тыш, 8 баладан торган гаилә өчен коттеджның беренче катында аерым аш-су бүлмәсе булдырылган. Монда суыткыч, микродулкынлы мич, пешерү өчен плитә, чәйнек, өстәл, урындыклар һәм пешереп ашау, чәйләп алу өчен кирәк булган барлык савыт-саба бар. Гадәттә балалар өчен азыкны азык-төлек блогында аерым әзерлиләр һәм бирегә алып киләләр. Әмма балалар үзләре теләгән ризыкларын монда да пешереп ашый алалар. Без килгән вакытта балалар дәрестә, ә кечкенәләре балалар бакчаларында иде. Барлык балалар да шәһәрнең гомуми белем бирүче уку йортларында укый, биредә алар яшиләр генә. Тулы канлы тормыш алып бару өчен аларга барлык шартлар тудырылган. Кер юу бүлмәсендә үз киемнәрен юып киптерү, үтүкләү мөмкинлеге бар. Ул эш тәрбияче күзәтүе астында башкарыла.

Икенче катта ике-өч балага бер бүлмә исәбеннән берничә йокы бүлмәсе урнашкан. Телевизор аерым бүлмәдә тора. Көн дәвамында блокта балалар һәм бер тәрбияче генә яши. Барлык 5 блок галерея белән тоташтырылган. Аның коридорында өстәл теннисы өчен зур өстәл тора, анда балалар буш вакытларында да уйный ала. Дәресләр әзерләү өчен дә аерым бүлмә бар. Блоктагы тәртипне балалар үзләре саклый.

 Быел «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәмендә балалар йорты бинасының идәннәре җылытылган һәм душ кабинетлары урнаштырылган. Дөресен генә әйткәндә, чисталык һәм биредәге уңай шартлар безне шаккатырды. Балалар йорты беренче карашка ниндидер ял итү урыны яки шифаханәгә охшап тора. Яшәү шартлары буенча ул чын-чынлап санаторийны хәтерләтә. Әле күптән түгел генә хәйриячеләр ярдәме белән балалар йорты территориясендә өр-яңа спорт мәйданчыгы да булдырылган. Әмма нинди генә мөмкинлекләр тудырылмасын, сабыйлар ата-ана җылысына мохтаҗ.

Хәзерге вакытта балалар йортындагы өч бала гына тома ятим, калганнарының әти-әниләре ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балалар йортында яшәү вакыты үткәч, гадәттә, аларны үзләре килгән районнардагы училищеларга урнаштыралар. Дәүләт фатирга мохтаҗларга торак фондыннан фатирлар да бирә.

 

«КУНАК ЙОРТЫ»

 

Безне аеруча кызыксындырган проектларның берсе – «Кунак гаиләсе» программасы булды. Безнең җәмгыятьтә, Аллаһка шөкер, әти-әни җылысыннан мәхрүм калган балаларны үз канатлары астына алырга теләүчеләр бар. Ләкин аны рәсмиләштерү шактый кыен. Бала белән танышканнан соң, гаилә аны мөмкин кадәр тизрәк үз йортына алып кайтырга тели. Ләкин әле документлар өлгермәгән була. Ә менә Алабуга балалар йортындагы «Кунак гаиләсе» проекты яңа ата-аналарга балаларын бәйрәмнәргә, каникулларга үз гаиләләренә алып торырга ярдәм итә.

Нәрсә соң ул «Кунак гаиләсе»? Бу – бала ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә, каникулларда һәм башка очракларда вакытлыча яши торган алмаш гаилә. Россия территориясендә яшәүче һәм Россия Федерациясе гражданины булган балигълык яшендәге кеше «Кунак гаиләсе» була ала. Бу очракта кешенең никахта булуы яки булмавы мөһим түгел.

Моның өчен кеше яшәү урыны буенча опека органнарына мөрәҗәгать итеп, туганнарының ризалыгын алырга, шулай ук барлык кирәкле документларны рәсмиләштерергә тиеш. Ләкин андый гаиләдә бала бер айдан да артык тора алмый. Әгәр бала үзе тагын күпмедер вакыт калырга теләк белдерсә, опека органнарының язмача ризалыгы кирәк булачак.

– Тәрбиягә алу рәсмиләштерелгәннән соң да кайбер балалар моннан китәргә ашыкмый. Әмма без аларга монда шартлар нинди генә яхшы булмасын, һәркемгә гаилә кирәклеген аңлатабыз! – ди балалар йорты мөдире Зинаида Геннадьевна.

 

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БАЛАЛАРГА – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КАРАШ

 

Без балалар йортына килеп кергәндә, кулына кораллар тотып, эш киеменнән нидер эшләп йөрүче балалар йорты директоры Ривал Зариповны танымый да тордык. Соңрак, эшен бетереп, Ривал Исмәгыйль улы да безнең янга керде. Биредә 2022 елның апрель аенда эшли башлаган. Тумышы белән Алабуга төбәгендә туып-үсеп, физика-математика укытучысы белгечлеген сайлаган һәм озак еллар Алабуга шәһәренең мәгариф идарәсен җитәкләгән кеше ул. Лаеклы ялга чыккач та, мәгариф өлкәсеннән аерыла алмый әле.

– Гаиләдә яшәгән балалар белән бирегә килеп эләккәннәр арасында аерма бармы, дип сорыйлар. Әлбәттә, бар инде. Мондагы балалар үзенчәлекле, алар өчен дә үзенчәлекле караш кирәк. Аларның шундый булуларына иң беренче чиратта без, олылар, үзебез гаепле. Монда да бала-чаганың төрле чаклары була. Без ничек тә уртак тел табарга тырышабыз.

Иң мөһиме – аларны чын тормышка әзерләү. Биредә балалар теплицадагы кебек үсәләр, артыграк та иркәлибез кебек. Дөньяның кырыс сынаулары белән алар бездән чыгып киткәч очраша. Шул хакта, җыелышып, еш сөйләшәбез, үз тормышыбыздан мисаллар китерергә, аңлатырга тырышабыз. Алар үзләре дә монда тәрбияләнүчеләрне чын тормышка әзерләргә кирәк, дигән теләкләрен белдерәләр. Шуңа чыгарылыштан соң да үзләрен генә калдырмаска, һәрдаим ярдәм итеп торырга тырышабыз. Былтыр чыгып киткән өч балабызның икесе Мамадышта политехника көллиятендә укый, берсе Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керде. Алар белән гел элемтәдә торабыз.

Биредәге һәр баланың кайгы-шатлыкларын җаны аша уздырып, йөрәген биреп эшләгән хезмәткәрләремә, безгә ярдәм итәргә атлыгып торучы хәйриячеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә, – дип сөйләде ул.

 

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА,
Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Фотолар балалар йорты архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ