Логотип Магариф уку
Цитата:

Алар – куш йөрәклеләр затыннан

Туган илгә мәхәббәт кайдан башлана? Билгеле, кече ватанны, тәгәрәп-аунап буй үстергән туган туфракны яратудан, шушы туфракта яшәгән мөхтәрәм шәхесләрне хөрмәт итүдән, аларга охшарга тырышудан.Ульян өл...

Туган илгә мәхәббәт кайдан башлана? Билгеле, кече ватанны, тәгәрәп-аунап буй үстергән туган туфракны яратудан, шушы туфракта яшәгән мөхтәрәм шәхесләрне хөрмәт итүдән, аларга охшарга тырышудан.
Ульян өлкәсендәге Иске Кулаткы районына эш сәфәре белән баргач, күренекле шәхесләргә – мөхтәрәм милләттәшләребезгә хөрмәт күрсәтүнең күркәм мисалларын күрдек без. Бу төбәк татар журналистларының аеруча якын күргән районнарыннан берсе дисәм, каләм тибрәтүче бер кардәшебез дә каршы килмәстер. Каләм әһелләрен үз итеп, һәрчак көтеп торучы «татар утраулары» аз булмаса да, республикабызга янәшәсендәге торган өлкәнең Кулаткы тарафы 96 процент халкы милләттәшләребездән торуы белән башкалардан нык аерыла. Дөресен генә әйткәндә, Татарстанда да мондый күрсәткеч белән берничә район гына мактана ала.
Башка милләтләргә һич тә каршы түгел без. Аңлашыла ки, төрле халык булган сурәттә башкаларның да үзенчәлеге исәпкә алына; теле, мәдәнияте өйрәнелә. Халкының күпчелеге үз «татарымыз» булганда, мәктәптә ата-аналар җыелышы, «калхуздагы» иртәнге нәрәтләр, идарә утырышлары, хәтта район күләмендәге чаралар да (Татарстаннан читтә булуга карамастан), нигездә, туган телебездә уздырыла. Сүз уңаеннан, Иске Кулаткыда байтак кына күмәк хуҗалыклар әле дә крестьян-фермер хуҗалыгына – авыл хуҗалыгы ширкәтенә әйләнмичә эшләп ята. Нигә эшләмәскә? Әнә Израильдә «күмхуҗ»лар, ягъни колхозлар кибуца рәвешендә бүген дә күркәм генә эшчәнлеген дәвам итә бит.


КЕШЕ КИТӘ, ҖЫРЫ КАЛА


Иске Кулаткыга мәшһүр ак байларыбызның берсе булган Эдуард Ганиев укуларына чакырганнар иде. Әүвәлге елларда күренекле дин әһелләребезгә багышлап, Хансөяров укулары сыйфатында уздырылды бу чара. Аннан Кулаткы укуларына әйләнде. Иске Кулаткы районының хакимият башлыгы һәм Саратов шәһәрендәге «Гэксар» заводы директоры, төбәкнең танылган химаячесе, тынгы белмәс Эдуард Ганиев вафат булганнан соң, Кулаткы укулары әлеге хөрмәтле затның исеме белән атала башлады. Берьюлы район башлыгы вазифасын да үз җилкәсенә алган, зур заводка да җитәкчелек иткән әлеге фидакяр затны куш йөрәкле булгандыр диясе килә.
Күпчелек татар байлары сыман мәчетләргә генә түгел, балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә ярдәм кулы сузды ул (хәер, имамнарыбыз, мөгаллимнәребез белән дә яхшы мөгамәлә корды; чиркәү салмакчы идек, ярдәм итә алмассызмы, дип килгән православ дине әһелләрен дә кире борып җибәрмәде киң күңелле Э. Ганиев). Милли гореф-гадәтләребезне яшәтүгә, аерым алганда, Сабантуйны зур колачлы, чын татар бәйрәме итеп үткәрүгә зур көчен салды Эдуард хаҗи. Дистә ел элек Иске Кулаткы җирендә татар авыллары федераль Сабан туе уздырып, моның өчен бик күркәм тамаша кылу мәйданы булдырып, башка татар төбәкләренә зур үрнәк күрсәтте ул фидакяр зат. Алай гына да түгел, «Түгәрәк уен» татар халык иҗаты фестивален оештырып җибәрергә мәйдан бирүче, аның чишмә башында торучыларны рухландырып, милләт тарихына бәйле башка башлангычларны да хуплап торучы Эдуард әфәнде булды.
Сер түгел, татар газета-журналларына язылу кампаниясе башланса, мөхәррир халкы Иске Кулаткы ягын әйләнеп кайтмыйча калмый иде. Мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә гашыйк Э. Ганиев, табигый, вакытлы матбугатның, әдәбиятның милли, тарихи үзаңыбызны уятучы иң куәтле кораллардан берсе булуын яхшы аңлады, журналистлар белән бик теләп аралашты. Шуңа күрә Татарстанда нәшер ителә торган газета-журналлар ул вакытта Кулаткы ягында күпләп таратылды. Базар икътисадының тәэсиреме, почта җитәкчеләренең башбаштаклыгымы: күрше-тирә төбәкләрдә матбугатка язылу бәяләренең берничә мәртәбә югары булуын аңлавы кыен хәзер. Эдуард әфәнде исә, хәләл малын кертеп, әлеге матавыкны Кулаткы халкы файдасына хәл итеп килгән иде.
Шөкер, төбәк тарихын, мәдәниятен өйрәнүне максат итеп куючы конференциягә – Эдуард Ганиев укуларына мәктәп укучыларын да чакырмый калмыйлар. Быел да район Мәдәният йортында яңгыраган чыгышларны зур игътибар белән тыңлап утыручыларның шактый зур өлеше югары сыйныф укучылары булды.

БАТЫР ЙӨРГӘН ЭЗЛӘР


Конференция тәмамлануга, кайтыр юлга кузгалганчы бераз вакыт бар дип, Иске Кулаткының Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбенә кереп чыгарга булдым. Ярты сәгать кенә вакытым бар, дигәч, мәктәп директоры Гөлшат Рәфыйкова: «Мәктәбебезгә аяк баскан кешене без якташ каһарманыбыз Рәфәгать Хәбибуллин музеена алып кермичә калмыйбыз», – дип, мине җирле музейга дәште. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заитова исә, каһарманыбыз турында сөйләүне мин унынчы сыйныф укучысы Алсу Албековага тапшырыр идем, ул, батыр якташыбыз эзләреннән йөреп, «Герой безнең белән янәшә» дигән төпле эзләнү-тикшеренү эше язды, шушы эше белән Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган «Үз халкын данлаган татарлар» дигән VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә икенче урынны яулады, дип бу эшне шәкертенә тапшырды.
Алсуның сөйләгәннәрен тыңлап, язганнарын укып исем китте: үз яше өчен шактый җитди фәнни эш башкарган яшь туташ. Рәфәгать кардәшебезнең туган җире Вязовый Гай авылына барып, аның әти-әнисе белән очрашкан, якташы техник белем алган Сыз-
рань шәһәрендәге югары хәрби авиация очучылары әзерли торган уку йортында да булган ул. Хәтта әти-әнисе белән бергә, ерак юлга чыгып, Краснодар краеның Кореновск шәһәрендә – каһарман хезмәт иткән частьта, каладагы Россия Герое Р. Хәбибуллин исемен йөртүче 3 нче мәктәптә, ул яшәгән өйдә дә булып кайткан.
Ни кызганыч, бүгенге мәктәп балаларының күпчелеге, укып бетергәч кем булырга телисең, дигән сорауга өздереп җавап бирә алмый. Хәтта вузларда укучы студентларның да байтагы, укуын тәмамлагач, кайда эшләячәген күзалламый. Рәфәгать исә, дүртенче сыйныфта укыган чагында ук, «очучы булырга телим» дип язган булган икән. Дөрес, аның өчен күкләргә дигән юл шактый сикәлтәле булган. Егет, медицина комиссиясе узып, Кырымдагы Кәче авиация училищесына керергә җыена, әмма сәламәтлеге буенча үтә алмый. Рязань һава десанты училищесына бара, конкурс аша үтми. Хәрби хезмәткә чакырылгач, Чехословакиягә җибәрелә. Зволен шәһәрендәге зенит-ракета полкында хезмәт итә. Менә шунда спорт шәһәрчегендәге күнегүләр, кышын-җәен палаткаларда яшәп чыныгулар аңарда ихтыяр көче, тагын да зуррак үҗәтлек тәрбияли. Аның бәхетенә әлеге шәһәрдә вертолёт полкы да урнашкан була. Рәфәгать, шул полкның очучылары белән танышып, хыялларын уртаклаша. Яңа танышлары хыялыннан артка чигенмәскә, ничек тә тормышка ашырырга өнди аны. Хәер, ул үзе дә тоткан җирдән өзә торган, үзсүзле татар егете ич. Ел ярым хезмәт иткәч, Рәфәгатьнең хыялы тормышка аша: Сызрань югары хәрби авиация училищесына укырга керә.

КҮКЛӘР ЧАКЫРА


1988 елда, училищены тәмамлагач, лейтенант Р. Хәбибуллинны 55 нче Севастополь вертолёт полкына хезмәткә җибәрәләр. Ул вакытта полк Польша җирендә урнашкан була. Яшь очучыларга кырыс таләпләр куела: тулы канлы дүрт очу сменасы, атна саен көндез һәм төнлә катлаулы һава шартларында хәрби атулар полигонында очыш. Хәер, шунсыз җитди әзерлекле хәрби очучы булмыйдыр да. 1992 елның маенда укыту-күнегүләр тәртибе үзгәрә: полк Краснодар краеның Кореновск шәһәрендәге аэродромга күчерелә. Шул ук елны, полк-
ның башка вертолётчылары кебек, осетин-ингуш конфликтында катнашырга туры килә милләттәшебезгә. 1993 елда, грузин-абхаз каршылыгы башлангач, шунда җибәрелә. 1994 елда, чечен сугышында авыр яраланып, сигез ай госпитальдә дәвалана. Аның ничек яралануы турында үз вакытында «Красная звезда» газетасы да язып чыккан. Ул идарә иткән «Ми-24» вертолётына пулемёттан аталар. Ул берүзе исән кала. Дөрес, каты яралана. Пуляларның берсе аягына тия, тимер ярчыклары сул аягын һәм йөзен җәрәхәтли. Шуңа карамастан егет «тимер кошын» Россия хәрбиләре кулындагы биләмәгә кайтарып җиткерә. Операция артыннан операция. Башта аякларын дәвалыйлар. Аннары табиблар очу сәләтен саклап калу өчен тырыша.
Шул вакытта җиңелрәк юл сайларга, хәрби хезмәттән баш тартырга кирәк булгандыр, бәлкем. Гражданлык авиациясенә күчеп тә, күкләрне гизеп була югыйсә. Сугышчы язмышыдыр инде. Капитан Хәбибуллин, табиблык-очыш комиссиясен узгач, кабат хәрби сафка әйләнеп кайта. Икенче Чечня кампаниясе тәмамлангач та, Ханкала аэродромында аерым вертолёт полкы командиры вазифаларын башкара ул. Аның эшкә җитди каравы нәтиҗәсендә ул чакта шәхси составта һәм авиация техникасында югалтулар булмый. Иң катлаулы һәм куркыныч операцияләрне ул һәрвакыт үзе үти. 2008 елда полковник Хәбибуллин үлем белән кабат күзгә-күз очраша. Грузия белән конфликт кызган бер мәлдә очучы вертолётына ут каба, машинада сигез пуля эзе табалар.
Рәфәгать Хәбибуллин гади очучыдан вертолёт полкы командиры вазифасына кадәр барлык баскычларны үтә. Россиядә кулланышта булган барлык төрдәге хәрби вертолётларда очыш күнекмәләре ала. Ул барлыгы 3200 сәгатьтән артык сугышчан очыш ясаган. Югары класслы очучы-инструктор буларак, таулы урыннарда сугыш хәрәкәтләре алып бару өчен утызлап очучы әзерләгән. Полковник Хәбибуллин 2016 елның 8 июлендә Сүриянең Хомс провинциясендә хәрби операция үтәгәндә һәлак була. Аңа Россия Герое исеме бирелә.
Шунысы мөһим: яшь кулаткылылар әле хәзер дә каһарманның тормыш юлын өйрәнүне дәвам итәләр. Әледән-әле Вязовый Гай авылына барып, аның турында яңа материаллар туплыйлар. «Рәфәгать абый – безнең өчен беренче чиратта үз максатыңа ирешү юлында каушап калмау, үҗәтлек үрнәге. Ул һәлак булганчы сабый чагында хыялланган һөнәренә тугры калган», – дип тәмамлады батыр якташының тормыш юлы белән таныштыруны Алсу Албекова.
Эдуард Ганиев, Рәфәгать Хәбибуллин. Бер караганда, якташ булуларын исәпкә алмаганда, алар арасында әллә ни уртаклык юк та сыман. Бар, бар! Нишләп булмасын?! Икесенең дә яшәү рәвеше – фидакярлек үрнәге! Иске Кулаткы балаларына кемгә, кайсы каһарманга тиңләшергә була дигәндә, мисал эзләп ерак барасы юк. Куш йөрәкле каһарманнар янәшәдә!

Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ