Чит тел безгә нәрсәгә?
– Мин элек укучыларыма хәтта “3ле” дә куя алмый идем. Хәзер өйрәнә башладым инде. Үземне таләпчән дип әйтә алмыйм. Әмма бу сыйфат кирәк, – ди “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулага...
– Мин элек укучыларыма хәтта “3ле” дә куя алмый идем. Хәзер өйрәнә башладым инде. Үземне таләпчән дип әйтә алмыйм. Әмма бу сыйфат кирәк, – ди “Авыл укытучысы – 2015” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган Лениногорск районының Куакбаш мәктәбендә белем бирүче Резеда Мөстәкыймова.
Резеда туган авылы мәктәбен бернигә дә алыштырырга җыенмый |
31 яшьлек Резеда Рафыйкъ кызы туган авылы мәктәбендә инглиз телен укыта. Анда ул 30 чакрым ара үтеп килә. Югыйсә кияүгә чыккан Тимәш мәктәбендә дә урын бар. Әмма аның үзе укыган мәктәптә укытасы килә. Моннан берничә ел элек Куакбаш мәктәбен тугызъеллыкка калдырганнар. Бүген анда 72 бала укый. Моңа кадәр инглиз теле икенче сыйныфтан гына укытыла иде. Быел аны тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучы балалар да өйрәнә. Дөрес, аларны хәреф танырга да, язарга да өйрәтмиләр. Дәресләр уен формасында үтә. Әйтик, төсләр, исәнләшү кебек темалар тәкъдим ителә. Инглиз телен өйрәтүне 1 нче сыйныфтан ук кертүне дөрес гамәл дип саный педагог.
– Балаларның инглиз телен өйрәнүгә теләге ничегрәк? – дип сорадым.
– Әллә ни кызыксынмыйлар шул. Күбесендә чит илләрне күрү хыялы юк. Мин аны өйрәнеп кая барам инде, барыбер авылда калам бит, диючеләр дә бар, – ди педагог.
Менә шундый фикердә торган укучыларда ничек итеп теләк уятырга соң? Резеда фикеренчә, укучыларны куркытып укытып булмый. Психология белән кызыксынгач, кайсы балага нинди караш кирәклеген яхшы белә ул. Авыл мәктәбендә балалар саны аз. Сыйныфларда – 5-6 гына укучы. Бу исә чит телне өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Резеда дәрестә барлык укучылардан да сорарга өлгерә.
Гомумән, әлеге мәктәп өчен Резеда Мөстәкыймова – үзе бер табыш. “Алгарыш” программасы нигезендә Англиядә тәҗрибә туплап кайткан ул. Инглиз телендә иркен аралаша. Гадәттә, андый яшь укытучылар авыл мәктәпләрендә эшләргә теләми, шәһәргә китү җаен эзли. Ә менә Резеда беркая да китәргә җыенмый. Бары мәктәпне генә япмасыннар, ди. Мәктәптә ул инглиз теле дәресләрен бөтенләй укымаган. Кечкенәдән табиб буласы килсә дә, әти-әнисенең киңәше белән укытучы һөнәрен сайлаган. Инглиз теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштергән. Һәм бер дә үкенми. Вузда укыганда мөгаллимә Оксана Саушкина үзе белән инглизчә аралашырга кушкан. Сөйләм теленә шулай өйрәнгән. IF-онлайн мәктәбендә белем алуның да файдасы тигән. Ә Англиядә тәҗрибә туплау белемен тагын да арттырган. “Англия мәктәпләрендә укучылар төркемнәрдә эшли. Андагы укытучылар бездәге кебек дәрес планнарын бер елга төзеп куймый. Ул бер атнага исәпләнә. Әгәр укучылар дәресне үзләштерә алмаса, ул теманы кире кабатлыйлар. Балага шәхси якын килү дигән нәрсә бар. Шуңа күрә укырга теләкләре дә бар”, – ди ул, мәгариф системасын чагыштырып.
Быелдан база мәктәпләрендә белем алучы укытучылар да БДИ тапшыра башлаячак. Бу хакта ул ниләр уйлый? “Имтиханны бирергә курыкмыйм. Минем аны районда бер генә түгел, ике тапкыр тапшырып караган бар инде. Башта 70 балл җыйган идем. Тагын да яхшырак итеп бирәсем килде. Икенче юлы тугыз баллга күбрәк булды. Инглизләр инглиз телен үзләре дә бер барудан тапшыра алмыйлар. Аның биремнәре үзенчәлекле. Алдан әзерләнергә кирәк. Бу очракта аны һәр педагог бирә алачак”, – ди ул. Киләчәктә укучыларга инглиз теленнән дә мәҗбүри БДИ тапшырырга туры килмәгәе. “Чит телне өйрәнү зур тырышлык сорый. Атнага 3 сәгать кенә укытып, имтиханга өйрәтеп булмый”, – ди Резеда.
Резеда бер урында гына таптанмыйча, дәресләренә яңалык кертергә омтыла. Бәйгеләрдә катнаша. 2012 елда “Безнең иң яхшы укытучы” бәйгесендә җиңү яулаган. Район күләмендә уздырылган “Ел укытучысы” бәйгесендә дә үзен сынаган. Әле күптән түгел генә “Мәгариф” журналы уздырган “Авыл укытучысы” бәйгесендә төп җиңүче дип табылды. Ул “Мелита” туны белән бүләкләнәчәк. “Әлеге бәйге арада иң уңышлы оештырылганы дип саныйм. Укытучыларга әзерләнү өчен вакыт бирелгән иде. Башка катнашучылар бер-берсенә көндәш итеп карамады, безнең өчен бәйрәм булды. Мастер-классны, үз эшемне беләм, сезне дә өйрәтәм, дигән максат белән уздырдык”, – ди, канәгатьләнү хисен белдереп.
Авыл мәктәбендә белем бирү өчен шартлар җитәме? Резеда фикеренчә, авыл мәктәбе шәһәрнекеннән бер дә калышмый. Хезмәт хаклары яхшы, 25 процент өстәмә түлиләр. Балалар халыкара, илкүләм дәрәҗәдәге дистанцион бәйгеләр, олимпиадаларда урыннар яулыйлар. Дөрес, авыл җирендә музей, театр, спорт комплекслары юк. Әмма баласының язмышына битараф булмаган ата-ана экскурсияләргә йөртүнең җаен таба. Мәктәп автобуслары да бар. “Әгәр укучы дәресеңне аңласа, кызыксынса, нәтиҗәсе булса, безгә шул зур сөенеч инде. Кызганыч, бүген укучыларның дәрестә гаме аз. Аларның компьютерга бәйлелеге арта. Укытучы буларак, мине шул борчый”, – ди Резеда.
Сәрия Мифтахова.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 153, 13.10.2015/)
Комментарийлар