Логотип Магариф уку
Цитата:

Чулман буендагы Имәнкискә корабы

Мәктәп директоры Алия Шәймөхәммәтова белән сүзебез, уку-укыту процессында гына тукталып калмыйча, уку йортының барлык эшчәнлеген колачлады.

Бай тарихлы Имәнкискә авылы республикабызның иң матур урыннарының берсе – Чулман елгасының киң булып җәелеп  уң як ярына урнашкан. Моннан тыш, башкаладан берничә генә чакрым ераклыкта урнашкан булуы белән дә күпләрне үзенә җәлеп итә ул. Шуңа күрә авылга җәй көннәрендә ял итәргә кайтучылар, буш урыннарга дача, заманча коттеджлар салучылар да көннән-көн күбәя. 

 

Әмма, ни генә булмасын, үзенең талантлы һәм уңган халкы белән дан тоткан Имәнкискә авылы үз йөзен югалтмыйча яши бирә. Ә милләтне, телне саклап калуда нәкъ менә мәктәпнең роле зур. 100 елдан артык тарихы булган, танылган артистларыбыз – Камал театрында эшләүче Минвәли Габдуллин, Әлмәт театрыннан Мәдинә Гайнуллина, Асылъяр, язучылар  Гүзәл Галләмова, Айсылу Имамиеваларны олы юлга әзерләп чыгарган уку йортын без дә күреп кайттык. Мәктәп директоры Алия Шәймөхәммәтова белән сүзебез, уку-укыту процессында гына тукталып калмыйча, уку йортының барлык эшчәнлеген колачлады.

 

– Алия ханым, сүзебезне быелгы уку елында ирешкән зур уңышыгыздан башлыйсы килә. Имәнкискә мәктәбе Төньяк Осетия – Алания Республикасының Владикавказ шәһәрендә узган «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2023» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында лауреат исемен алып кайтты. Гади авыл мәктәбендә шартлар шулай югары бәяләрлекме?

– Иң башта горурланып шуны әйтә алам: без район мәктәпләре арасында милли белем йорты булуыбыз белән аерылып торабыз. Укытучылар, укучылар, әти-әниләр – барысы да татар милләтеннән. Рус милләтеннән булган бер генә читтән кайткан кызыбыз бар. Быел ул җиденче сыйныфка күчте. Ул сыйныфка инде фәннәр ике телдә укытыла. Шулай ук 10–11нче сыйныфларда рус телендә белем бирелә, әмма барлык тәрбия эшләре дә саф татар телендә алып барыла. Милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм бер үк вакытта халыкара мәйданда көндәшлек итәргә сәләтле XXI гасыр шәхесе тәрбияләү – безнең максат. Авылыбызда татар гаиләләре генә. Мәктәптә барысы  50 гә якын бала укый.

Аллаһка шөкер, күрсәткечләребез горурланып сөйләрлек. Кечкенә генә авыл мәктәбе булсак та, федераль дәрәҗәдәге проектларда да уңышлы катнашабыз. 2022 елда капиталь төзекләндерү булды. Ашханәбезне яңа проект буенча, махсус дизайн белән бик матур итеп эшләдек. Биредә район җитәкчелеге, ата-аналар да үз өлешен кертте. Республика программасы кысаларында аны яңача җиһазландырдык, барлык кирәк-яракларны булдырдык. Хәзер ул мәктәпнең укучылары ял итә, алар бергә аралаша торган махсус урыны – мәдәни үзәк дип әйтергә була.

2021 елдан мәктәптә «Сәламәт шәхескә тиңнәр юк» максатчан программасы гамәлгә ашырылып килә. Ул үз эченә укучыларның сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, балаларда ризыкка уңай һәм аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү, туклану культурасы, аны оештыру һәм контроль мәсьәләләренә юнәлдерелгән берничә чараны эченә ала. Проектның максаты – мәктәп ашханәсендә ресторан яки кафе түгел, ә белем бирү процессында катнашучыларны җәлеп итү ноктасы, дәрестән тыш эшчәнлекнең йөрәге, иҗади эзләнү һәм үз-үзеңне тормышка ашыру урыны булдыру. Шушы эшебезнең нәтиҗәсе буларак, 2023 елда республика күләмендә ашханәләр конкурсында җиңүче исемен яуладык. Аннары Алания Республикасының Владикавказ шәһәрендә узган финалда Татарстанны тәкъдим иттек. Безнең белән Казан һәм Алабуга шәһәре мәктәпләре килгән иде. Федераль тур өч этаптан торды: ярымфинал, финал һәм суперфинал. Конкурсантлар «Мәктәп туклануы 3.1» тематик өстәлләрен бизәделәр, «Ата-аналардан өч сорау» блиц-сораштыру белән сынаулар үттеләр, «Куркыныч булмаган азык блогы» квест-практикумын уздылар, «Кулинар баттл»да ярыштылар. Шәхси һөнәри конкурс кысаларында мәктәп ашханәләре һәм азык-төлек комбинаты аш-су осталары WorldSkills таләпләренә ярашлы рәвештә мәктәп менюсы ризыклары әзерләделәр, аларны ресторан бизнесы профессионаллары бәяләде. Шулай итеп, «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2023» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында лауреат исемен алып кайтырга насыйп булды.

Моннан тыш та күптөрле проектларыбыз бар. 2009 елда мәгарифне үстерү буенча федераль бәйгедә җиңеп, төбәкләр белән эшләү өчен өстәмә белем бирү программасы төзедек һәм шуның ярдәмендә төбәкләрдәге укытучыларга белем бирдек. Безгә Әстерхан өлкәсе беркетелгән. Андагы Г. Тукай исемендәге 74 нче мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бергәләп «Дуслык күпере» дип аталган төбәкара конференция үткәрдек.  Россиянең төрле өлкәләре катнашты. Үзем төп алып баручы – спикер идем. Без үзебезнең мастер-классларны да күрсәттек һәм төбәкләрдәге татар теле укытучыларының да эшчәнлеге белән таныштык, аларга бәя бирдек. Төбәкләрдә мөгаллимнәребезгә милли мәгариф буенча ярдәм кирәк. Дәреслекләр һәм дәресләр саны буенча да проблемалар бар. Шулай да андагы милләттәшләребез җан фәрман эшләп ята. Без исә аларга методик яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. 2015 елда министрлык делегациясе составында Әстерхан өлкәсенә барырга туры килде, шул вакытта методик ярдәм күрсәтү буенча килешү төзеп кайттык.

Мәктәбебездә шулай ук мәгълүмати китапханә үзәге эшли. 2015 елда Китапханәләр конкурсында җиңүче булдык. 2021_2022 елларда безне Яңа буын мәктәп китапханәләре Бөтенроссия форумына чакырдылар. Без анда үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык.

Сез инде күп еллар шушы мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган кеше. Мәктәпнең эшчәнлеге турыдан-туры җитәкчегә килеп тоташа дисәк тә, ялгыш булмас. Әйтегез әле, үзегез һәм коллектив алдында нинди бурычлар куеп эшлисез?

Әйе, мәктәп бит ул – зур кораб. Штурвалда абруйлы, тәҗрибәле остаз булганда гына кораб дөрес юнәлеш алыр. Югары белемле, категорияле мөгаллимнәрне дә һәм яшь белгечләрне дә бергә туплап, уртак караш формалаштыру да җитәкчедән зур осталык сорый. Бүгенге көндә Имәнкискә мәктәбендә бердәм, көчле коллектив хезмәт куя. Белем бирү, бер яктан, бүгенге җәмгыятьнең иң консерватив, икенче яктан, иң инновацион институты. Хәзер мөгаллимнәр өчен төп ярдәмче – интернет-ресурслар: курслар, вебинарлар, җитәкчеләр өчен онлайн-дәресләр, мастер-класслар, төрле проектларда катнашу. Замана белән бергә атлап, норматив документлар белән һәрдаим танышып бару – җитәкче өчен төп таләп.

Үземнең эш тәҗрибәм Имәнкискә мәктәбендә 2011 елдан башланып китте. Язмыш туган авылыма, үз мәктәбемә директор булып кайтырга насыйп итте. Аңа кадәр педагогик көллиятне тәмамлап, Казанның 90 нчы мәктәбендә эшләдем һәм читтән торып педагогия университетының тарих факультетында белем алдым. Балалар тугач, үзебезнең районга яшәргә кайттык. 2006 елда Лаеш районының Урта Девятово авылына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Анда бераз эшләгәч, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп куйдылар. Соңрак үз мәктәбемнең директоры Кәүсәрия Гаянова миңа  җитәкчелек эшен үз өстемә алырга тәкъдим итте. Шулай итеп, без гаиләбез белән Имәнкискә мәктәбенә күчтек. Тормыш иптәшем дә физик тәрбия укытучысы, тормыш иминлеге нигезләрен укыта, тренер. 4 балабыз бар. Олы улым медицина буенча югары белем ала, табиб булырга әзерләнә. Олы кызым быел мәктәпне тәмамлый, кечкенәсе 5 нче сыйныфта, төпчегебез киләсе елга укырга керәчәк.

Үзем татар мәктәбенә кайтуыма бик сөендем. Үз авылым, кардәшләрем, авылдашларым. Остазым Кәүсәрия Гаяз кызы белән 2019 елга кадәр бергә эшләдек, ул хәзер лаеклы ялда. Үзенең күрсәтмәләрен биреп, артык басым ясамыйча гына, эшемне күзләп, дөрес юл күрсәтеп торганы өчен бик рәхмәтле мин аңа.

– Сезнең күп кенә конкурсларда җиңүче икәнегезне дә беләбез...

– Әйе, конкурсларда катнашырга яратам. 2022 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларның «Мастер-класс» Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңүче булдым. Гран-прины Казан мәктәбенә тапшырсалар, беренче урынны Лаешка алып кайтырга насыйп булды

Бик матур остаханә булды ул. Андый очрашулар – башка төбәкләрдәге коллегаларыбызның эшчәнлеге белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик әйбәт мәйдан.  Үзем «Өч халык, өч мирас» дигән проектым белән чыгыш ясадым. Безнең Чырпы авыл җирлеге 3 авыл – татар авылы Имәнкискә, керәшен авылы Мирәтәк, рус авылы Чырпыны берләштерә. Проектның максаты шушы өч халыкның мәдәниятен, тормыш-көнкүрешен, гореф гадәтләрен өйрәнү, балаларда милли үзаң үстерү һәм төрле милләт кешеләренең төрлечә яшәүләрен күрсәтү иде. Аны инде өченче елын дәвам итәбез, балаларга бик ошый ул. Шушы эшчәнлек кысаларында рус-татар спектакльләренә сәфәр кылабыз, төрле милли бәйрәмнәргә йөрибез, аларны анализлыйбыз, йортларны, яшәү рәвешен күзәтәбез.

Актив эшләгәч, җиңүләр дә килеп тора. 2021 елда «Россиянең ел директоры» конкурсында катнашып, Татарстаннан федераль этапка үттем. Мәскәүдә республикабыз данын яклап, финалист исемен алып кайттым.

– Алия ханым, хәзер авыл җирлекләрендә эшләп килүче мәктәп укытучылары да балаларның телебезне онытып баруларыннан зарлана. Ничек уйлыйсыз, хәзерге шартларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләп буламы? Моның өчен сездә нинди чаралар оештырыла, нинди алымнар кулланыла?

– Кызганыч, андый тенденция бар. Хәзер балалар бакчасына йөргән сабыйлар күбесенчә русча сөйләшә. Мәктәпкә килгәч тә, шуны ук сукалыйлар. Әмма барысы да укытучыдан тора. Без бит телне саклаучылар. Укытучы ул дирижёр булырга, һәр укучы белән аерым шөгыльләнергә тиеш. Бар нәрсә дә укытучының осталыгына бәйле. Укучыларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш дип уйлыйм. Максатка ирешү өчен «Мәктәпнең үсеш программасы» буенча эзлекле эш алып барыла. Бүген укытучы хезмәтендә заманча технологияләрне үзләштерү, һәрдаим үз өстендә эшләү, белемнәрне күтәрү – уңышка ирешүнең төп шарты, чөнки мәктәп үз укучыларыннан алда барырга тиеш. Мәгариф системасына яңалыклар кертү – белем сыйфатын күтәрүнең иң нәтиҗәле юлы. Педагогларыбыз яңа технологияләр кулланудан  курыкмый. Һәр укытучыдан белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк алымнарын эзләү таләп ителә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Эшебезнең нәтиҗәле икәнен район, республикакүләм, төбәкара семинарлар раслый.

– Мәктәпнең дәрәҗәсе, гадәттә, олимпиадаларда җиңүчеләр, БДИ да алган баллар белән дә билгеләнә...

– Предмет олимпиадаларына һәм гомуми дәүләт аттестациясенә әзерлек өлкәсендә мәктәптә максатчан эш алып барыла. Һәр ел саен муниципаль олимпиадаларда егермедән артык призлы урын алып барабыз. Балалар саны аз булган мәктәп өчен бу – безнең өчен зур күрсәткеч. Соңгы 5–6 елда региональ олимпиадаларда тормыш иминлеге нигезләре, рус әдәбияты, рус теле һәм татар теле фәннәреннән җиңүчеләребез бар.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми дәүләт аттестациясен тапшыру нәтиҗәләре ел саен төрле. Чөнки имтихан биремнәре гел үзгәреп, яңарып тора. Югары баллга ия булган укучыларыбыз да, медалистларыбызның булуы да бик сөендерә. Чыгарылыш сыйныф укучылары белем алуларын 100 процент югары уку йортларында дәвам итә, дип әйтә алам.

– Бүгенге шартларда үзегездәге педагогик коллективны таркатмыйча саклап тоту һәм аны бер максатка юнәлдерү җитәкчедән зур осталык таләп итү бәхәссез.

–Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары мәктәптә укытучы ролен үзгәртте. Бүген укытучы – остаз, методист, дирижёр, педагогик белемле, квалификация категорияле белгеч тә булып тора. Әлбәттә, конкурент булырлык шәхес тәрбияләү өчен замана укытучының компетентлы булуын таләп итә.Уңышлы укытучыда гына уңышлы укучы формалаша. Шул максаттан мәктәбебездә һәр укытучының үсеш траекториясе билгеләнде. Алар шуның буенча хәрәкәт итә.

Укытучының белемнәрен арттыру юллары күптөрле:  курслар, мастер-класслар, вебинарлар, профессиональ конкурслар, грантлар. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсенең күтәрү буенча республикабызда әледән-әле  мөһим карарлар кабул ителеп тора. Педагогик грантлар булдыру, педагогларыбызны төрле төркемнәрдә укыту матди яктан да, рухи яктан да нәтиҗә бирә. Педагогларыбыз яңа проектларда бик теләп катнаша.

Укучыларыбыз да безнең эшебезне дәвам итәләр. Талантлы яшьләребез бар. Соңгы биш елда ел саен бер укучыбыз Казан педагогия көллиятен тәмамлап,  укытучылык эшен районыбызда дәвам итә. Моннан өч ел элек максатчан ике укучыбыз укыту юнәлешен сайлады. Алар, КФУда белем алып, мәктәпкә кайтачаклар. Шулай итеп, соңгы биш елда гына да 6–7 педагог әзерләгән булып чыгабыз. Димәк, без кызыксындыра алабыз.

– Хәзер тәрбия бирү ягына игътибар итә башладык. Ничек уйлыйсыз, мәктәптә иң беренче планда белем бирү торырга тиешме, әллә тәрбияме?

– Гомере буена туган халкына хезмәт иткән мәшһүр татар галиме Ризаэддин Фәхреддин «Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз» дигән. Тулысынча килешәм, үз эшен яратып, укучыларны, әти-әниләрне яратып эшләгән  мөгаллимнең шәкертләре гыйлемле дә, тәрбияле дә булыр. Гыйлем һәм тәрбия – кешелекнең асылы, уңышлы шәхес формалаштыруның нигезе. Минемчә, аларны аерып карау мөмкин дә түгелдер. Дәрес вакытында сыйныфта тәртип булмаса, укучы үзен тәрбияле итеп тота белмәсә, белем сыйфаты аксый, фәнгә кызыксыну югала, күзләрдә очкыннар сүрелә, дәреснең сыйфатына хилафлык килә. Мондый дәрескә керәсе килми. Укытучының абруе төшә. Менә шундый күңелсез нәтиҗәләр булмасын өчен, тәрбия белән белем бирү процессын бергә үрергә кирәк.

Монда ата-аналар белән тыгыз эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укучы балаларның әти-әниләренә – хөрмәтле авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен. Һәрвакыт аңлап, ярдәм итеп яшиләр. Барысын да беләм, һәрдаим аралашып торабыз. Зур проектларда катнашу дисеңме, төзекләндерү эшләре, конкурсларга, фәнни-гамәли конференцияләргә бару-кайту, гомумән, барлык эшләр бергә эшләнә. Бүгенге көндә әти-әниләр белән хезмәттәшлек-теләктәшлек безнең мәктәптә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

– Укыту методикасында, бәлки укыту программасында нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?

– Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә сәгатьләрне арттырыр һәм туган телгә тәрҗемә ителгән уку әсбапларын федераль исемлеккә кертер идем. Гомумән алганда, эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, район хакимияте тарафыннан да, Мәгариф министрлыгының да һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез.

– Укытучы хезмәте бүгенге көндә иң авыр хезмәтләрдән санала. Сезгә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә, аларны ничек җиңеп чыгасыз?

– Укытучы... Бу сүздә күпме мәгънә, хис-тойгы – сагыну, курку, хөрмәт һәм горурлык. Һәркем укытучы була алмый. Педагог һөнәрен үзләштерә башлаган зат еллар буе тәҗрибә, абруй җыеп, үз өстендә һәрдаим эшләп, уңышлы нәтиҗәләрен күргәч кенә мөгаллим дигән бөек исемгә лаек буладыр дип уйлыйм. Укытучы-остаз булу – бәхет. Яратып башкарылган эш бервакытта да авыр булмый.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ