Хатыйп Миңнегулов: тел-әдәбият укыту хакында
Халкыбызның бай теле, язма әдәбияты, фольклоры, рухи кыйммәтләре бар. Бу тармакларга кагылышлы күпләгән китаплар, гыйльми белешмә-энциклопедияләр, методик хезмәтләр, әсбаплар басылып чыккан. Заман тех...
Халкыбызның бай теле, язма әдәбияты, фольклоры, рухи кыйммәтләре бар. Бу тармакларга кагылышлы күпләгән китаплар, гыйльми белешмә-энциклопедияләр, методик хезмәтләр, әсбаплар басылып чыккан. Заман технологияләрен, Интернет мөмкинлекләрен куллану, файдалану өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясала. Бары газиз татар телебезне, рухи кыйммәтләребезне ныклап өйрәнү юнәлешендә дәрт һәм теләк, бүгенге һәм киләчәк милли яшәешебезне тәэмин итәрлек нәтиҗәле эш-гамәлләр кирәк!
Шул уңайдан халкыбызны милләт буларак саклауда, яшәтүдә мөһим роль уйнаган тел-әдәбиятыбызны укыту-өйрәтүнең аерым мәсьәләләренә тукталасы килә. Мине соңгы вакытта телебезгә хас булган авазларның, сөйләмнең үзебезчә табигый, милли аһәң белән әйтелмәве борчый. Еш кына сүзләре дә татарча булган сөйләм рус теленә хас интонация белән яңгырый. Биредә сүз телебездәге һ, җ, ү, ә, ң, ө авазлары, калын к, г кебек аваз-хәрефләр хакында дөрес әйтмәү турында гына бармый.
Ә гомумән, сөйләм аһәңе турында бара. Мондый хәлнең тууында төп сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, кешенең нинди мәктәптә белем алуы белән бәйле. Әмма ул татар мәктәбендә укыган шәһәр балаларында да теге яки бу дәрәҗәдә күзгә ташлана. Нишләргә? Гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәптә татарча аваз-хәрефләрнең, сөйләмнең мөмкин кадәр дөрес әйтелеш-яңгырашын өйрәтү зарури. Биредә татар-рус һ.б. телләрне чагыштыру, алардагы уртак һәм аермалы якларны билгеләү дә нәтиҗәле булыр иде. Үкенеч ки, шәһәр шартларында яшәгән шактый гына ата-аналар, хәтта кайбер әби-бабайлар да газиз телебезне тиешенчә белмиләр. Дөрес, алар арасында да үрнәк алырдайлары бар. Авыл җирләрендәге милләттәшләребезнең әле зур өлеше телебезнең байлыгын, табигый, татарча яңгырашын саклый. Алардан әле күп нәрсәгә өйрәнеп була. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, әдипләр, журналистлар, сәнгать әһелләре сөйләмдә үрнәк булырга тиешле. Бу мәсьәләдә милли җәмәгатьчелек үзенең катгый таләбен һич йомшартырга тиеш түгел. Ни кызганыч, әле артистлар, радио-телевидение әһелләре еш кына урынлы-урынсызга чит сүзләрне куллана, сөйләмен рус теленә хас булган тәртиптә оештыра, яңгырата, «пока-пока»лары да ишетелеп кенә тора.
Татар телен өйрәтү мәсьәләләренә бездә артык гадиләштереп карау да бар. Имеш, көндәлек тормышта үзара аңлашырлык берничә дистә сүзне һәм җөмләне үзләштерсәң – шул җитә. Әлбәттә, монысы да кирәк, аеруча татар төбәкләрендә, мохитендә яшәгән башка кавемнәр өчен. Әмма бу гына бик аз. Безнең бит асыл максатыбыз – чын татар улларын һәм кызларын тәрбияләү. Моның өчен аларның үз халкының тарихыннан хәбәрдар булуы, аның рухи байлыгын, динен, гореф-гадәтләрен, мифологиясен һәм фольклорын, күренекле затларын билгеле бер дәрәҗәдә белүе шарт. Болар арасында тел аеруча хәлиткеч урын били, чөнки һәр адәми зат аның аркылы, аның ярдәмендә үз кавеменең рухы, тормыш тәҗрибәсе белән тоташа, үз милләтенең улы-кызы булып үсә, җитлегә. Үз ана телен камил белгән, ул телдә иркен сөйләшкән, язган, укыган кешене генә без чын мәгънәсендә милләт баласы дип авыз тутырып әйтә алабыз.
Һәр телдәге гомумлингвистик канун-кагыйдәләр турыдан-туры да, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр кичереп тә сөйләмдә чагылыш таба. Болардан тыш, телебезгә генә хас булган аерым сыйфат-күренешләр дә бар. Аларны чагыштырмача тулы белү, үзләштерү, иң беренче чиратта, бу өлкәнең белгечләре, филологлары өчен зарури.
Бездә, кайвакыт телне өйрәнгәндә, грамматик, лингвистик кагыйдә-белешмәләрне бөтенләй читкә кагучылар да бар. Ә бит
чынлыкта аларны бераз гына булса да белү телне үзләштерүне шактый җиңеләйтә, балаларны фикерләргә өйрәтә. Әлбәттә, биредә чамасын белеп эш итү, укучының игътибар-кызыксынуын сүндермәү зарури. Бу аеруча хәзерге чорда – Интернет заманында мөһим.
Тел – аралашу чарасы гына түгел, ә белем, тәрбия бирү, тереклек тәҗрибәсен үзләштерү, инсанны тормышка әзерләү чыганагы да. Шуңа күрә аны мөмкин кадәр реаль чынбарлык, рухи кыйммәтләр белән бәйләнештә өйрәнү нәтиҗәле булачак. Биредә исә тәрбия, фольклор белән багланышлар аеруча әһәмиятле.
Һәр кавемнең сүз сәнгатендә, шул исәптән татар әдәбиятында һәм фольклорында да халыкның уй-кичерешләре, дине-әхлагы, хис-тойгылары, үткән юлы, рухи тормышы, тереклек тәҗрибәсе, өмет-идеаллары, шатлык-кайгылары үтемле рәвештә, образлы гәүдәләнеш тапкан. Андый ядкярләр белән очрашу адәм баласын дулкынландыра, уйлата, яшәеш-тереклекнең кадерен белергә, мәгънәсенә төшенергә ярдәм итә, инсани-гуманистик тәрбия бирә. Укучы милли сүз сәнгате аша дөнья әдәбияты белән танышу, башка кавемнәрнең рухи байлыкларын үзләштерү мөмкинчелеген дә ала. Бу исә үз чиратында халыклар арасындагы дуслык, аңлашу өчен мөһим шартлар тудыра.
Куаныч ки, безнең гаҗәеп бай әкият-бәетләребез, җырларыбыз, мәкаль-әйтемнәребез, мең елдан артык тарихы булган язма әдәбиятыбыз бар. Кол Гали һәм Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр һәм Мәүла Колый, Утыз Имәни һәм Кандалый, Исхакый һәм Гафури, Тукай һәм Ибраһимов, Такташ һәм Җәлил белән очрашу, аларның тирән эчтәлекле әсәрләрен уку һәр кешене дулкынландыра, аны халкыбызның лаеклы улы һәм кызы итеп тәрбияли. Сүз сәнгатебез соңгы гасырда һәм хәзер дә үсә, байый. Күпләгән роман-бәяннар, шигырь-поэмалар, комедия-драмалар иҗат ителү – шуның ачык билгесе.
Элеккеге мәктәп-мәдрәсәләрдә тел һәм әдәбият еш кына «Төрки укуы» исеме астында бергә алып барылган. «Галия», «Госмания», «Мөхәммәдия» кебек уку йортларында да, нигездә, бу традиция дәвам ителә. Башлангыч сыйныфларны исәпкә алмаганда, совет чоры мәктәпләрендә тел һәм әдәбият аерыбрак укытылды. Ә менә күп кенә чит ил уку йортларында аларны бер предмет кысаларында өйрәнү күзәтелә. Рәсми яктан ничек кенә булмасын, тел һәм әдәбиятны тыгыз бәйләнештә укыту нәтиҗәле. Аларны ныклы табигый бәйләнештә өйрәнү милли-тәрбияви, инсани-әхлакый, дидактик-педагогик максатларга җавап бирә.
Тел күренешләрен, сүзләрнең кулланылышын, үзенчәлекләрен аңлатканда, язма әдәбияттан, фольклордан гыйбрәтле мисаллар китерү уку-укыту процессын җанландыра, тагын да мәгънәлерәк итә. Әдәби текстларның эчтәлеген сөйләү, образларга сыйфатламалар бирү укучының мөстәкыйльлеген арттыра, сүзне белеп, иҗади кулланырга ярдәм итә. Идея-эстетик яктан камил, милли-тәрбияви җәһәттән үрнәк булырлык әдәби әсәрләрне ятлау, сәнгатьле сөйләү дә элек-электән педагогик процесста иркен кулланыла. Ятлаган текстлар баланың зиһен байлыгына әверелә. Аерым мөгаллимнәр тел-әдәбиятны өйрәнү барышында тәрҗемә алымына да мөрәҗәгать итә. Текстларны бер телдән икенчесенә күчерү аналитик фикерләү һәм язу күнекмәләрен арттыра, предметара бәйләнешләрне тәэмин итүгә дә сизелерлек өлеш кертә. Бу уңай белән янә шунысын да искә төшерик: уку-укыту дисциплиналары арасындагы багланышларны хәтердә тоту, булдыру – гомумән, педагогик процесска хас мөһим принципларның берсе. Тел-әдәбиятны укыту барышында аның мөмкинлекләре аеруча зур. Мәсәлән, әдәбиятны, күп кенә әсәрләрне ил, халык тарихы белән мөнәсәбәтләрдә өйрәнү үзеннән-үзе сорала. Билгеле булганча, тел-әдәбият сәнгатьнең һәм мәдәниятнең җыр-музыка, театр, рәсем, кино һәм башка тармаклары белән шактый тыгыз мөнәсәбәттә. Педагогик процесста бу реаль хакыйкать тә искә алынырга тиеш.
Балаларның табигате, психологиясе төрлелекне, хәрәкәт-динамикасы күмәк эш-гамәлләрдә үзенең дә актив катнашучы булуын ярата. Инсценировкалар, башваткыч-кроссвордлар, диспут-семинарлар аның өчен шактый уңай шартлар тудыра. Синоним-антонимнарны эзләү, табу буенча да ярышлар уздырырга мөмкин. Сөйләм телебездә, шигърияттә күпсанлы омонимнар (бердәй язылып, төрле мәгънәдәге сүзләр) бар: алма (исем; фигыль), карт аю/картаю (исем; фигыль), кыл (исем; ярдәмче фигыль,), яз (исем; фигыль) һ.б. Аларны барлау да укучыларда шактый җанлылык тудыра. Иҗади язмалар, сәнгатьле сөйләм буенча бәйге-ярышлар да мәктәпләр тормышында еш очрый.
Мәгълүм ки, ислам дине соңгы мең елдан артык яшәешебездә гаять зур роль уйнаган. Ул тереклек тәҗрибәбез, җирле гореф-гадәтләр, кыйммәтләр белән табигый керешеп, рухи тормышыбызны тәмам сугарган. Аның ярдәмендә татарлар Урта гасыр мөселман цивилизациясе дөньясында үзенә лаеклы урынны алган, гаҗәеп бай Шәрык (гарәп-фарсы-төрки) классикасы белән дә азыкланган. Тамырлары белән ерак үткәннәргә, Йосыф Баласагунлы, Әхмәд Ясәви кебек бөек шагыйрьләр иҗатына барып тоташкан безнең меңьеллык сүз сәнгатебез ул – нигездә, ислам рухлы әдәбият. Телне, әдәби ядкярләрне өйрәнү барышында мөселман дине, аңа мөнәсәбәтле сүз-гыйбарәләр, фикер-мотивлар махсус игътибарны сорый.
Мәктәп тормышы миңа, һәм укучы, һәм укытучы буларак, шактый таныш. Урта белем алдым, 1962 – 1966 елларда Пенза өлкәсендәге Качкару мәктәбендә бер еллап татар теле һәм әдәбияты, бераз гына алман теле укыттым. Сарман районының Чукмарлы авылында (Аяз Гыйләҗевнең туган карьясендә) мәктәп директоры булып эшләдем, татар һәм рус телләреннән, тарихтан дәресләр алып бардым. Университет биргән дипломымда да: «Филолог. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дип язылган. Инде менә 55 ел буена үзем югары белем алган уку йортында (тагын да төгәлрәге – андагы татар әдәбияты кафедрасында) эшлим. Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Төмән..., Финляндия, Төркия, Таҗикстан, Казахстанның Астана, Төркестан, Семей, Кустанай вузларында, Ташкент, Баку университетларында лекцияләр укыганым булды. Башка күп кенә хезмәттәшләрем кебек, мин дә мәктәпләр өчен тел-әдәбият укытучылары әзерләүдә катнашам. Чирек гасырга якын университетта «Әдәбият укыту методикасы» курсын алып бардым. Бу да без фәкыйрегезне мәктәпләр белән даими бәйләнештә тотуны таләп итте. Тел-әдәбият укыту һәм, гомумән, педагогик-методик темага багышланган күпләгән чараларда, семинар-конференцияләрдә катнашырга, доклад-чыгышлар ясарга туры килде. Берничә дистә ел буена Татарстан Мәгарифне үстерү институты белән дә хезмәттәшлек иттем, хәтта андагы гыйльми совет әгъзасы да булып тордым. Чувашстан, Мордовия, Удмуртия Республикаларында, Төмән, Пермь, Түбән Новгород, Свердловск, Пенза, Самара һәм кайбер башка өлкәләрдә оештырылган укытучылар белемен күтәрү курсларында да лекцияләр сөйләдем, семинарлар үткәрдем. 5, 9, 10 нчы сыйныфлар өчен язылган әдәбият дәреслекләре, төрле әсбаплар төзүдә катнаштым. Методик темаларга язылган күпләгән мәкаләләрем дә бар. Алар арасында «Мәгариф» журналында басылганнары да шактый. Бу уңай белән шунысын да искә төшерү урынлы булыр: әлеге журнал татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләр арасында элек-электән бик популяр. Педагогик эшкә керешкән вакытлардан алып, мин үзем дә аңа еш мөрәҗәгать иттем. Бу мәкаләмне дә укучылар җылы кабул итәр дип ышанып калам.

Хатыйп Миңнегулов,
филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе
Комментарийлар