«Күркәм гаилә – 2016» бәйгесе Балтачта!
«Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдиме белән оештырылган «Күркәм гаилә – 2016» бәйгесенең район турлары дәвам итә. 19 ноябрьдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортына Балтач районының үрнәк, җырга-моңга оста, кил...
«Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдиме белән оештырылган «Күркәм гаилә – 2016» бәйгесенең район турлары дәвам итә. 19 ноябрьдә Нөнәгәр авылы мәдәният йортына Балтач районының үрнәк, җырга-моңга оста, килен-каенана белән бергә яшәүче күркәм гаиләләре җыелды. Әлеге бәйге Балтачта узган ел да үтте. Быелгысы тагын да үзенчәлекле булды.
Беренчедән, сәхнәгә 25 гаилә чыкты(!) Дөрес, барысы да чыгыш ясамады, чөнки алар зона турларында үзләрен күрсәткән инде. Шулар арасыннан иң-иң дип табылган 7 гаилә Казанда узачак «Күркәм гаилә - 2016» бәйгесенең финалында катнашу өчен көч сынашты.
«Быел конкурста катнашучыларга төп шарт – җиде буынны белү,- диде Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе методисты Резидә Гаязова. – Һәр гаилә ата-баба шәҗәрәсен төзеде. Шуңа нигезләнеп сәхнәдә дә үзләре белән таныштырдылар».
Чынлап та, сәхнәгә чыккан һәр гаилә үзенең нәсел җепләре турында сөйләде. Дүрт яшьлек малайдан башлап 70 яшьлек бабайга кадәр горурланып: «Мин нәселемне беләм»,- дип шар ярды!
...Ике сәгатьтән артыкка сузылган кичә җанлы узды. Концерт номерларыннан тыш һәр гаилә үзенә бер фәлсәфә әйтте. Мәсәлән, Пүскән авылында яшәүче өч бала атасы Гарифуллин Фәнис: «Без методик хезмәтләр укымадык, балаларны эш белән тәрбиялибез. Гел бергә без, балалар ата-анадан күреп үсә»,- диде. Куныр авылында яшәүче Илгизәр-Айгөл Сафиуллиннар исә өч буын бергә яши икән. Дәү әни кеше, Җиһания апа бар халыкка: «Төп нигезгә килен булып төшүдән курыкмагыз, балаларыгызга һәрвакыт күз-колак без, кайткан төшегезгә аш пешкән, чәй кайнаган була»,- диде.
«Күркәм гаилә – 2016» бәйгесе финалына Нөнәгәр авылыннан Тляковлар һәм Субаштан Фәезовларга чакыру тапшырдык. Бу гаиләләр сәхнәдә үзләрен иркен тотты, өстәвенә җыр-моңга осталар, музыка уен коралларында уйныйлар. Алар Балтач данын Казанда яклаячак.
Р. ФАЗЫЛОВА
Комментарийлар