Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәлам!» – телне заманча укыту дәреслеге

«Сәлам» дәреслеге Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән 2016 елдан Мәгарифне үстерү институтында (ТР МҮИ) оешкан проект офисында әзерләнгән. Быелгы уку елында аның буенча укыган балаларның беренче чыгарылышы көтелә. Әлеге дәреслекнең чишмә башында торучы, Казанның 30 нчы урта мәктәбе директоры, филология фәннәре кандидаты Рөстәм Бәхтиев белән шул хакта cөйләшәбез.

Рөстәм әфәнде, татар теле дәресләре һәм дәреслекләре җәмгыятьтә шактый фикерләр тудырды. 1990 еллардан соң татар теле дәреслекләре җитешми иде. Хәзер инде ана телен укытуның нинди генә алымнары һәм дәреслекләре юк! «Сәлам» дәреслеге турында сөйләшик әле. «Сәлам» заманча, кызыклы, иҗади әсбап буларак үзен исбатларга омтыла.

Татар телен кызыклы итеп укыту идеясеннән туып гамәлгә ашырылган проект бу. Телне кызыктырып укыту ул бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. «Сәлам» дәреслеге укучылар татар телен яратып укысын дигән бурычны алга куя. Әле бит безнең ата-аналар да бар. Аларга да җайлы булуын да истән чыгармаска кирәк. Гасырлар буена укытылган башка чит телләр дә бар. Менә ул дәреслекләр тышкы кыяфәтләре белән үк игътибарны җәлеп итеп тора. Проектның башлангычында торганда, без: «Нишләп татар телен чит ил дәреслеге кебек төзеп карамаска әле?» – дип уйлаштык. ТРның Мәгарифне үстерү институты белән килешү төзеп, проект офисы оешты. Хәзер бу проектны Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова җитәкли. Ул – проектның фәнни мөхәррире. Беренче модульләрне ясап карадык. Министрлыкка тәкъдим иттек. Министрлык кызыксынды, дәүләт программасына кертеп җибәреп, аны финансладылар. 2016 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

 

Дәреслекләр рус балалары өченме? Әллә ана телен азрак чамалаган татар укучыларына тәгаенләнәме?

Башлангычта ул рус телле балалар өчен әзерләнгән иде. Анда герой исемнәре дә Маша һ.б. Гомумән, төрле милләт балалары үзләрен иркен хис итсен дип теләдек. Бүгенге көндә вазгыять башкачарак, хәзер ул күбрәк ана телен белергә омтылган татарлар өчен тәгаенләнә. Шулай ук башка милләт балаларын да күз уңында тота.

 

Ни өчен дәреслекнең исеме «Сәлам»? «Туган тел», яки «Татар теле» түгел?

Рәсми исеме – «Татар теле». Шул вариантында эшләнелде дә. Тик халык арасында «Сәлам» дип таралды. Кешеләр, бер-берсе белән очрашканда: «Сәлам!» – дип исәнләшә бит. Заманча, җиңел итеп шулай аталды. Чыннан да, бик яхшы проект, нәтиҗәсе дә яхшы булды.

 

Мәктәптә «Сәлам» дәреслеге белән 1 нче сыйныф атнасына ничә сәгать укый?

Хәзерге көнгә атнасына 1 сәгать кабул ителгән. Директорлар 2 сәгать тә билгели ала. «Сәлам» үз эченә әдәби укуны да, тел өйрәтүне дә колачлый. Бер дәреслектә төрле яклап мәгълүмат бирелә. (Чит телне укыту принцибы башка телләрдә дә шундый.) Коммуникатив технологияләргә нигезләнеп, сөйләмне үстерү, аралашуга күбрәк басым ясала, грамматика икенче планга күчә. Әлбәттә, грамматикага да аерым игътибар бар! Ул – телнең умыртка сөяге. Диалоглар һәм анда төшеп калган сүзләрне өстәү. Язу, тыңлау күнекмәләре белән дә баетылган. Заманча булгач, видеосыз да булмый. Сайт актив эшли.

Бу проект-дәреслек аерым бер шәхескә бәйләнеп калмый. Аны тормышка ашыруда шактый күп кеше катнашты. Дизайнын да үзе татфакта укыган Илдар Әюпов башкарды. Гомумән, моны татар җанлы шәхесләрнең уртак хезмәт җимеше дип кабул итәргә кирәк.

 

– «Сәлам» дәреслеге белән теләсә кайсы татар теле укытучысы укыта аламы һәм таралу даирәсе ничегрәк?

Таралу даирәсе киңәя, үткән ел безнең дәреслек федераль исемлеккә керде. Бу да дәреслекнең таралуына этәргеч булды. Хәзер 10–11 нче сыйныфларга кертү турында сүз бара. Барлык мәктәпләрдә булмаса да, күпләр «Сәлам» белән укыта. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: һәрбер укытучының үз методикасы, үз стиле. Педагогларга төрле авторлар уңайлы. Шәхсән үзем дә төрлелек яклы. Бер генә дәреслек булырга тиеш дигән фикер белән килешмим.

 

Чит төбәкләрдә дә татар мәктәпләре бар. Аларда «Сәлам» белән укыту мөмкинлеге бармы?

Дәреслекләрне читтәгеләр дә сората. Сайттан исә Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан кереп өйрәнә ала. Анда теркәлергә дә кирәкми.

 

«Сәлам» дәреслеге белән укытырга теләгән педагогларга аерым әзерлек курслары узу сораламы?

Иң беренче теләк кирәк. Укытучыларга аерым әзерлек курслары таләп ителми. Дәреслекнең булуы, мәктәпнең вакытында гариза бирүләре – болар барысы да финанслар белән бәйле.

 

Заманында татар теле дәреслекләреннән авыр дип зарланучылар булды. Чыннан да авырмы соң?

Кешенең үз табигатеннән киләдер ул. Адәм баласы, гомумән, җиңеллекне сайлый. Минемчә, ул дәреслекләрдә бернинди арттыру, катлауландыру юк иде. Татарның сөйләм телендә мең яисә 2–3 меңгә кадәр булган сүз. Дәреслек материалы аерым темаларга бүленә.

Тел, гомумән, тере организм кебек. Ул катып калмаган бит. Менә бу фикернең җиткерү формасын уйларга кирәк. Шуңа карап, төзәтмәләр кертү, ул дәреслекне эшләү һәрвакыт дәвам итә.

 

Гадәттә, дәреслекләрне үзләре дә укыта торган практик укытучылар язамы, әллә теоретиклар да башкарып чыгамы?

«Сәлам»не язган авторлар барысы да – практик мөгаллимнәр. Әле татар теленнән тыш, чит телне дә укыталар. Дәреслекне бала психологиясен, укыту серләрен тирәнтен үзләштергән белгечләр эшләде.

 

Ансат, җиңел юл сайлангач, әлеге дәреслек программасында татар грамматикасы ни дәрәҗәдә бирелә?

– Грамматика 1 нче сыйныфтан башлана. Аны аңлату төрлечә, гадәттә, сүз формалары аша, җиңелчә аңлатабыз. Диалогта, сөйләмдә ул форма аша күрсәтелә. Баланың башын катырып, акцент ясамыйча гына сөйләшкәндә, тел шундый форма ала. Максат – баланы иркен сөйләшергә өйрәтү бит. Теләсә кайсы телне өйрәнгәндә дә аралашу беренче урынга куела. Шулай таләп ителә, шарты шул.

 

Татар әдәбияты турында фикер йөрткәндә, ни диярсез?

Без монда татар авторларын керттек. Әлбәттә, дәреслектә йөзләгән битле әсәрләрне күрмәссез. Атнага бер әдәбият дәресендә зур әсәрләрне тулаем өйрәнеп чыгу мөмкин дә түгел. Аерым-аерым татар авторлары белән таныштыру форматында бирелә. Милли фольклордан башлана һәм балалар язучылары белән дәвам итә.

 

Рөстәм әфәнде, «Сәлам» дәреслеген укыган укучылар мәктәптән татарның теле, мәдәнияте һәм сәнгатеннән хәбәрдар булып чыга, дип авыз тутырып әйтә алабызмы?

Быелгы уку елында «Сәлам»не 10–11 ел укыган балалар чыгарылышы булачак. Сезнең сорауны нәкъ шушы укучыларга юлласак, дөрес булыр иде. Шәхсән без үзебезгә шундый максат куйдык: балада, ким дигәндә, татар теленә карата мәхәббәт тусын. Дәреслек никадәр камил булса да, бер-ике сәгатьтә генә баланы өйрәтеп була дигәндә, зур шигем бар. Биш сәгать булганда да телне өйрәнүе катлаулырак иде. Кеше факторына да бәйле бу, эчке теләк һәм мохит булуы да сорала. Аралашу даирәсе дә бик әһәмиятле. Гаиләдә сөйләшү дә бик мөһим, аннан башка берничек тә булмый.

 

Хәзерге вазгыятьтә балада ана теленә кызыксыну уятып буламы?

Югары даирәдә эшләмәгәч, мин аның масштабын тоеп, киң итеп күрә алмыйм. Дәреслек контекстында исә бурычыбыз татар телен кызыклырак тәкъдим итү иде. Ә югарырак карап фикер йөртсәк, Татарстан Республикасында шактый эшләр башкарыла. Мәсәлән, яңа биналарны ачканда, элмә такталардагы мәгълүмат татар телендә дә биредә. Бу күренеш шулай ук татар теленең статусын күрсәтә бит. Җәмәгать транспортында да белдерүләр ана телебездә яңгырый. Телгә нисбәтле проектлар, чаралар да еш оештырыла. Соңгы вакытта татар теленнән имтихан бирүчеләр саны арта. Уңай тенденция.

Әлегә беркем дә татарча сөйләшкән өчен авызга сукмый. Әти-әниләрдән мотивация булса, директор да укытуны оештыра ала. «Адымнар» мәктәпләре, «Сәләт» сыйныфлары ачыла, туган телдә тәрбия бирә торган балалар бакчалары эшли, 2 нче гимназиягә эләгер өчен ата-аналар чират тора. Тел мәсьәләсендә гаиләнең үз вазифасы, мәктәпнең үзенеке. Тел өйрәтүне мәктәп өстенә генә ташлау һич дөрес түгел. Мәктәп кимендә укырга, язарга өйрәтә. Өстәмә белемне инде әти-әни кайгырта. Һәр бала – индивидуаль зат, аңа карата таләп тә, мөнәсәбәт тә үзгә булу мәслихәт.

 

Мөршидә КЫЯМОВА

                                                                                                                                                      Гүзәл ЗАКИРОВА фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ