Тел ачкычлары
Баланың теле ачылу, тәүге авазлар, беренче сүзләр – һәр гаилә өчен сөенечле вакыйга. Баштарак сабый сүзләрне бозып, кыскартып әйтсә дә, тора-бара тулы җөмләләр төзеп сөйләшә башлавында хикмәт бар. Тел ачкычларын бергәләп барлыйк.
Яхшы ишетү – нигез
Яшь ярымнан бала сөйләшү күнекмәләрен үзләштерү, башкалар белән тел ярдәмендә аралаша башлау этабына күчә: аерым сүзләр, сүзтезмәләр, бераздан алардан җөмләләр төзеп сөйләшә башлый. Баштарак сүзләрнең иҗек составын бозып яки сүзләрне кыскартып әйтсә дә, бала авазларны аерым-аерым түгел, ә бары тик тулы сүзләр составында гына дөрес әйтергә өйрәнә. Бу чор бер яшьтән алып 5–6 яшькә кадәр дәвам итә.
Баланың авазларны дөрес әйтергә өйрәнүе аның ишетү сәләте һәм мөмкинлекләренә бәйле. Ишетү ярдәмендә генә ул авазларның дөрес артикуляциясен үзләштерә ала, ягъни авазларны дөрес әйтергә өйрәнү өчен баланың ишетүдә кыенлыклары булмаска тиеш. Сабый үскән саен, аның авазларны аерып ишетү сәләте яхшыра, шул сәбәпле авазларның әйтелеше дә камилләшә. 2–3 яшькә балалар сүзләрдә һәр авазның дөрес яңгырашын аера башлый. 3–4 яшьләргә сабый, олыларның дөрес сөйләшүе белән үзе әйткән авазларны чагыштырып, аерманы таный башлый, шуңа нисбәтле үзе дә авазларны олыларча дөрес итеп әйтергә омтыла, сөйләме камилләшә. Сөйләм аппараты, ягъни тел, тешләр, тавыш ярыларыннан торган әгъзалар системасы ишетү өчен җаваплы органнарга караганда соңрак формалашу аркасында бала, авазлар арасындагы аерманы ишетсә дә, авазларны соңрак кына дөрес әйтергә өйрәнә. Шуңа күрә 3–4 яшькә кадәр сабыйларның сүзләрдә авазларны бозып әйтүе табигый һәм бу «физиологик норма» булып санала.
Бала сөйләмендә авазларның дөрес әйтелеше формалашу этаплары
‒ 1–2 яшьләрдә бала артикуляция ягыннан иң гади булган авазларны – [а], [ә], [о], [ө], [э], тартыклардан [п], [б], [м] авазларның калын һәм нечкә вариантларын үзләштерә;
‒ 2–3 яшьләрдә сузык авазлардан [и], [ы], [у], [ү]; тартыклардан [ф], [в], [w], [т], [д], [н], [к], [г], [х], [й] авазларының калын һәм нечкә вариантлары барлыкка килә. Беренче тартык авазларның күбесе баланың лепелдәү чорында кулланыла.
‒ 3–5 яшьләрдә – [с], [з], [ц], [ш], [ж], [җ], [һ], [ң], [ч], [щ] тартык авазларының калын һәм нечкә вариантлары дөрес итеп формалаша;
‒ 5–7 яшьләрдә – [л], [ль], [р], [рь] тартык авазлары барлыкка килергә тиеш.
Әлеге авазлар формалашу тәртибе бала сөйләменең норматив үсешен күзаллау өчен билгеләнгән. Һәр бала индивидуаль икәнен исәпкә алсак, кайбер сабыйларда [л] һәм [р] авазлары инде 3 яшьтә үк дөрес формалашырга, ә икенчеләренең 2–3 яшьтә әйтелергә тиешле авазлары да 5–6 яшьләрдә генә алмашынып яки бозылып чыгарга мөмкин. Югарыда билгеләнгән этапларда тиешле авазлар формалашмаганда яки кимчелекле итеп әйтелгән очракта, бу әти-әниләрнең логопедка мөрәҗәгать итеп, авазлар коррекциясенә керешергә кирәклеге турында сөйли.
Авазларның дефектлы әйтелү төрләре:
1) бала сөйләмендә аваз бөтенләй булмый, мисал өчен: алма урынына ама ([л] авазы юк), карга урынына кага ([р] авазы юк);
2) бер аваз башка аваз белән алыштырылып әйтелә, мисал өчен: баш урынына бас, кыяр урынына кыял, җәй урынына чәй;
3) авазны бозып әйтү, ягъни татар телендәге авазлар системасына хас булмаган аваз белән әйтү, мисал өчен: [р] авазын калын калтыраулы [г] яки «французча» [р] авазы итеп әйтү.
Кимчелекләр каян килә?
Кайбер очракларда баланың авазларны хаталы әйтүе берничә сәбәп аркасында була. Бала бер-ике авазны гына хаталы әйтергә мөмкин, бу җиңел очрак санала. Әгәр берничә авазлар төркеме хаталы әйтелсә, монысы инде катлаулы очрак буларак бәяләнә һәм озаграк коррекцияләүне таләп итә (1–2 ел да була ала). Нормотипик бала, ягъни нормаль интеллектка ия һәм психологик яктан сәламәт булган балаларда авазлар әйтелешендәге кимчелекләр түбәндәге сәбәпләр аркасында барлыкка килә.
Физиологик ишетү һәм аерым авазларны ишетү белән кыенлыклар булган очракта.
Баланың беренче елларында барлыкка килгән физиологик ишетүендәге проблемалар, ягъни саңгыраулыкның төрле дәрәҗәләре, аның сөйләмендә авазлар формалашуына тискәре йогынты ясый. Саңгыраулык дәрәҗәсе күбрәк булган саен, кимчелекләр дә көчлерәк. Әти-әни баласының ишетмәвен 3–4 яшькә кадәр белмәскә дә мөмкин. Диагнозны логопед, лор, сурдолог кебек белгечләр ачыклый. Димәк, баланың теле вакытында ачылмаса яки авазлар әйтелешендә баштан ук кимчелекләр күзәтелсә, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, аның ишетү-ишетмәвен ачыклау мөһим. Әлеге проблема расланган очракта, гадәти логопедик коррекция генә ярдәм итмәячәк.
Логопедиядә авазларны бер-берсеннән аерып ишетүне фонематик ишетү дип атыйлар. Кайбер очракта балаларның фонематик ишетүе тиешенчә формалашып бетмәгән була. Ягъни физиологик яктан бала әйбәт ишетә, әмма авазларны аера алмый. Мисал өчен, [з] белән [с], [ш] белән [с], [ң] белән [н] авазлары арасындагы аерманы ишетми һәм шул авазларны үзара алыштырып сөйләшә. Балаларда фонематик ишетү икедән алып дүрт яшькә кадәр формалаша. Бу яшь аралыгында белгечләр сабыйларның авазларны аеру күнекмәсен тикшерә ала.
Артикулятор аппаратның анатомик төзелешендә тайпылышлар булганда.
Артикулятор аппаратның анатомик төзелешендә тайпылышлар дигәндә, түбәндәгеләр күзаллана: тел асты керешенең кыска булуы, шул сәбәпле бала телен тиешле дәрәҗәдә өскә күтәрә алмый, ә бу исә кайбер авазларны дөрес әйтү өчен мөһим фактор ([ш], [ж], [л], [р] авазлары өчен); тешләм белән проблемалар булу (ачык тешләм, өске казна яки аскы казнаның алгарак чыгып торуы); телнең артык массив яки озын булуы; бик биек, готик формадагы аңкау формасы; аңкауда ярык булу (моның аркасында шактый җитди саналган ринолалия дигән авазлар әйтелешендәге тайпылыш барлыкка килә).
Артикуляция әгъзаларының хәрәкәтчәнлеге бозылган очракта.
Әлеге сәбәп баланың тумыштан органик проблемалары булган очракта күзәтелә. Һәрбер авазны дөрес әйтү өчен иреннәр, тел, йомшак аңкау һәм тавыш ярылары билгеле бер рәвешкә килергә тиеш. Бу әлеге әгъзаларның мускулларына баш миеннән килүче нерв импульслары ярдәмендә башкарыла. Баш мие кабыгы яки үткәрүче нерв юллары, яисә периферик нервларның органик җәрәхәтләнүе булганда, тайпылышлар барлыкка килә яки сигнал бирелү туктый. Нәтиҗәдә артикулятор мускулларның хәрәкәтчәнлегенә зыян килә: алар зәгыйфь, сүлпән була. Мондый шартларда авазлар тиешле рәвештә, дөрес әйтелә алмый. Авазлар әйтелешендәге мондый тайпылыш төре дизартрия дип атала. Бу очракта балага авазлар коррекциясеннән тыш логопедик массаж да таләп ителә.
Әйләнә-тирәдәге олы кешеләрнең (әти-әни, бертуган абый-апалар) сөйләмендә тайпылышлар булу яки аларның бала теленә, сөйләменә тиешле игътибар булмаган очракта.
Бала үскәндә аны тәрбияләп үстерүче якыннары (әти-әнисе яки олырак абый-апалары) сөйләмендә авазлар, тотрыклы рәвештә, кимчелекле әйтелсә, бала шул әйтелешне үрнәк итеп алырга мөмкин. Мисал өчен, балык урынына баwык, кара урынына кала һ.б. Олылар баланың ни рәвешле сөйләшүенә (шул исәптән сүз байлыгына да), авазларның хаталы әйтелешенә битараф булган очракта, бу кимчелекләр аның сөйләмендә кала һәм киләчәктә укуына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Сөйләмендә хаталанган бала язганда да шул ук хаталарны ясый.
Динара ФӘЙРУШИНА, логопед





Комментарийлар