Ә.Фәйзинең «Тукай» романы буенча «Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы» бүлеген анализлау
Роза САФИНА, Ә.Фәйзинең «Тукай» романы буенча «Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы» бүлеген анализлау през Роза САФИНА,Нурлаттагы 8 нче урта мәктәпнең югары квалифи...
Роза САФИНА,
Ә.Фәйзинең «Тукай» романы буенча «Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы» бүлеген анализлау
през
Роза САФИНА,
Нурлаттагы 8 нче урта мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Татарстанның атказанган укытучысы
Максат:
– бирелгән бүлекне вакыйгаларга бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне табарга, гомумиләштерергә өйрәтү;
– логик фикер йөртү, чагыштыру аша нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен үстерү;
– кешенең эчке дөньясына, күңел кичерешләренә бәя бирергә өйрәтү.
Җиһазлау: дәреслек (56–60 нчы битләр), Ә.Фәйзи «Кечкенә Апуш» («Тукай») романы, Г.Тукайга багышланган альбомдагы мәдрәсәдә уку чорын чагылдырган төрле рәсемнәр.
Дәрес барышы
(«Тәфтиләү» көе уйнап тора. Укытучы өстәлләргә үзбәя битләре, иҗади эш битләре, кроссенс шакмаклары куя.)
Укытучы. Исәнмесез, кадерле укучылар! Сезнең белән туган телебездә матур итеп исәнләшә алуыма чиксез шатмын! Бер-берегезгә карап елмаегыз да, хәерле эш сәгатьләре теләп, эшкә керешик!
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, минем яныма чыгыгыз. Түгәрәкләнеп басабыз. Һәр кешенең күңелендә балачак истәлекләре саклана. Ә сез кечкенә чактагы берәр вакыйганы хәтерләмисезме? Болай җавап бирәбез. Мәсәлән, мин – Роза. Мин дә бала чагымны хәтерлим. Биш яшьлек чагымда дәү әниләремә кунакка баргач, әтәч йөгереп килеп, иренемне тешләп алган иде. Эзе әле дә саклана. (Берничә укучының балачак истәлекләрен тыңлау.)
Укытучы. Ә хәзер мин сезгә таныш булган бер кешенең балачак истәлеген укып үтәм: «Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.
Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән». (2 нче слайд)
Укытучы. Игътибар, сорау: сүз кем турында бара? (Габдулла Тукай.) (3 нче слайд)
– Сезнең бу өзекне ишеткәнегез бар идеме? (Без аны «Исемдә калганнар» исемле әсәрдән укыган идек.)
– Әйе, укучылар, бу өзек Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестеннан.
Укытучы. Игътибарны экранга юнәлтәбез. (4 нче слайд) (Фильм карала. 1 – 2 минут.)
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Без кайсы җирдә укып туктаган идек? (Габдулланың Җаекка килгән җирендә.)
– Дөрес, укучылар, чөнки Г.Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повесте шушы җирдә туктала. Димәк, темабыз нинди була инде? (Габдулланың Җаектагы тормышы.)
– Әйе, укучылар, Габдулла Тукай автобиографик повесть язган, ә инде аның әлеге әсәренә һәм документаль фактларга нигезләнеп, кайбер язучылар үзләренең әсәрләрен иҗат иткән. Алар арасында Әхмәт Фәйзи дә бар. (5 нче слайд) Ул «Тукай» исемле роман язган.
Укытучы. Әхмәт Фәйзинең тормышы һәм иҗат юлы белән сез узган дәрестә танышкан идегез. Әйдәгез, Әхмәт Фәйзи исеменнән үзенең тормыш юлын, исендә калганнарын сөйләтик әле. Алдыгызда сары төстәге битне алыгыз. Төшеп калган сүзләр урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз. (6 – 7 нче слайдлар) Тактада тикшереп алабыз.
Укытучы. Укучылар, эш тәртибе белән таныштырып үтәм. Алдыгызда үзбәя дигән бит бар. (8 нче слайд) Ул ничә бүлектән тора? (Алты бүлектән.)
– Әгәр материалны яхшы аңлап барасыз, актив җавап биргәнсез икән, «+» билгесе куярсыз, әгәр инде аңлап бетерелмәгән җирләре булса, «?» билгесе куеп барырсыз.«Тема белән максатны ачыклый алдым» дигән җиргә я «+», я «?» тамгалары куябыз.
– Иҗади эш битен алыгыз. Биремнәр белән танышып чыгыгыз.
«Крестики-нолики» уйнарга яратасызмы? Менә шуңарга охшашлы бирем бирәм, укучылар. (9 нчы слайд) Иң уртадагы шакмакта Тукай рәсеме. Аның тирә-ягындагы шакмакларны без дәрес буена тутыра барырбыз. Безне бу дәрестә Тукайның Җаектагы тормышы кызыксындыра.
Дәреслекнең 35 нче битен ачабыз. Без Җаек дидек. Ә кайда урнашкан икән соң ул шәһәр? Иң аста вак хәрефләр белән сезгә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелгән, дәрес барышында берәр сүзне аңламасагыз, шуннан карарга яки миннән сорарга була.
– Димәк, Җаек ул – ... (10 нчы слайд)
– Яхшы. Укучылар, без дәрестә әсәрне тулысынча укып бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә ул эшне өйгә бирәм. Ә дәрестә иң кирәк булган вакыйгаларны гына билгеләп барырбыз. Сездән зур активлык сорала.
1 нче бирем. Икенче бүлекнең беренче кызыл юлын укыйбыз. (Нәтиҗә ясала.)
– Сапый абзый йортын сурәтләгән рәсемне табабыз. Беренче шакмакка ябыштырабыз.
2 нче бирем
– Икенче йорт – Госмановлар йорты. 36 нчы биттән табып укыйбыз. Яхшы. Госмановлар йортын сурәтләгән икенче рәсемне икенче шакмакка ябыштырабыз.
3 нче бирем
– Бу вакытта Габдуллага ничә яшь булган дип уйлыйсыз. Дәлилләгез. 36 нчы биттә язылган. (10 яшь.)
– 10 яшьлек бала укырга тиешме? Димәк, Габдулла кая барырга тиеш? (Мәктәпкә.) 38 нче битнең беренче юлын укыгыз әле. (Мәдрәсәгә.)
– Өченче шакмакка кайсы рәсемне ябыштырасыз инде. (Мәдрәсә рәсемен.)
4 нче бирем
– Укучылар, минем яныма кабат чыгыгыз әле. Мәдрәсәне ничек күз алдына китерәсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
– Дәреслекнең 39 нчы битен карыйбыз. Өзекне үзем укыйм, карап барыгыз.
– Укучылар, мәдрәсәгә Габдулла үзе генә бармаганны белдек. Ул кем белән килә? (Талип белән.) Кем була соң ул Талип? (Фикерләр тыңланыла.)
– Яхшы бу фикерләр дөресме-юкмы икәнне соңрак белербез.
– Мәдрәсәгә укырга чыгып киткән Габдулла алдында нинди каршылык туа, балалар? (Малайлар сугышалар.) Бу – беренче каршылык. Димәк, дүртенче шакмакка кайсы рәсемне ябыштырабыз? (Малайлар сугышуын.)
5 нче бирем
Укытучы. Инде мәдрәсәгә керик, укучылар. Мәдрәсә укучылары ничек утыра икән? Күз алдыгызга китереп карагыз әле. (Фикерләр тыңланыла.)
– 40 нчы биттән: «– Бар үз көрсиеңә утыр, кеше көрсиенә килеп тыгылма!»– диләр Габдуллага. Нәрсә соң ул көрси? (Дүрт укучы чакырыла, идәнгә тезләнеп, урындыклар артына утыртыла. Бишенче укучы утырмакчы була, ләкин тегеләр утыртмаска тиеш булалар.) (11 нче слайд. Көрси сүзенә аңлатма бирелә.)
– Бишенче шакмакка нинди рәсем урнаша? (Укучыларның мәдрәсәдә утырулары.)
6 нчы бирем
Укытучы. Инде хәлфә белән танышыйк. Шул ук 40 нчы биттәге астан өченче юлдан бер җөмлә укыйк әле.
– Димәк, 6 шакмакка кайсы рәсемне ябыштырырга тиеш булабыз? (Укытучы рәсемен.) Ә укытучы рәсемен үзегезгә ясарга яки табып ябыштырырга кирәк булыр.
– Ничек уйлыйсыз, Габдуллага бу мәдрәсәдә уку ошаганмы? (Фикерләр тыңланыла.) Чыннан да, бу шулаймы икән? Укып карыйк әле. (41 нче биттән икенче кызыл юлны укыйлар.)
– Димәк, ошамаган. Ни өчен диеп уйлыйсыз? (42 нче биттән өзек укыла.)
Укытучы. Габдулла каршына өченче каршылык килеп баса. Ул – Шәпеш хәлфә!
Шәпеш хәлфә сыйныфтагы малайларны бер-берсенә каршы куя торган була. Ничекме? Яхшы укучы шәкерт начар балаларның битенә сугып чыгарга тиеш була. Шәпеш хәлфә Габдулладан да шундый эшне таләп итә. Ләкин Габдулла алай эшләми, хәйләсен таба. Нинди хәйлә икәнен сез әсәрне укыгач, үзегез белерсез. (Модель тактада тикшерелә. Укучыларның җаваплары тыңланыла.) (12 – 15 нче слайдлар)
– Укучылар, игътибар итегез әле, безнең ничә шакмак буш калды? (Өч шакмак.) (16 нчы слайд)
VII. Өй эше
Укытучы. Димәк, сезнең белән бирелгән өзекне ахырына кадәр өйрәнеп җитә алмадык әле. Сез өзекләрне укып бетереп, калган өч шакмакка туры килердәй рәсемнәрне ябыштырып, киләсе дәрестә әлеге битләрне алып килеп күрсәтергә һәм шушы бит буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләргә тиеш буласыз. (17 нче слайд) Бу сезгә бернинди дә авырлык тудырмас дип уйлыйм.
– Үзбәя битенә« +», «?» билгеләрен куярга онытмагыз.
VIII. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, дәрес ахырында сез «Сезгә дәрес ошадымы?», «Син бу дәрестә нәрсә белдең?» дигән сорауларга җавап бирерсез. Ә минем бүген башка җавап ишетәсем килә: Тукай язмышының тәме, төсе, формасы нинди? Ул җылымы, салкынмы, аны нинди музыка белән чагыштырып була? (Җаваплар тыңланыла, нәтиҗә ясала.)
Укытучы. Дәресебезне җыр белән тәмамлыйк әле. («Туган тел» җырын бергәләп җырлыйлар.)

- Дәресне оештыру

- Белемнәрне актуальләштерү
- Тренинг.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, минем яныма чыгыгыз. Түгәрәкләнеп басабыз. Һәр кешенең күңелендә балачак истәлекләре саклана. Ә сез кечкенә чактагы берәр вакыйганы хәтерләмисезме? Болай җавап бирәбез. Мәсәлән, мин – Роза. Мин дә бала чагымны хәтерлим. Биш яшьлек чагымда дәү әниләремә кунакка баргач, әтәч йөгереп килеп, иренемне тешләп алган иде. Эзе әле дә саклана. (Берничә укучының балачак истәлекләрен тыңлау.)
- Өзек уку.
Укытучы. Ә хәзер мин сезгә таныш булган бер кешенең балачак истәлеген укып үтәм: «Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.
Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән». (2 нче слайд)
Укытучы. Игътибар, сорау: сүз кем турында бара? (Габдулла Тукай.) (3 нче слайд)
– Сезнең бу өзекне ишеткәнегез бар идеме? (Без аны «Исемдә калганнар» исемле әсәрдән укыган идек.)
– Әйе, укучылар, бу өзек Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестеннан.
- Фильм карау.
Укытучы. Игътибарны экранга юнәлтәбез. (4 нче слайд) (Фильм карала. 1 – 2 минут.)
III. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Без кайсы җирдә укып туктаган идек? (Габдулланың Җаекка килгән җирендә.)
– Дөрес, укучылар, чөнки Г.Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повесте шушы җирдә туктала. Димәк, темабыз нинди була инде? (Габдулланың Җаектагы тормышы.)
– Әйе, укучылар, Габдулла Тукай автобиографик повесть язган, ә инде аның әлеге әсәренә һәм документаль фактларга нигезләнеп, кайбер язучылар үзләренең әсәрләрен иҗат иткән. Алар арасында Әхмәт Фәйзи дә бар. (5 нче слайд) Ул «Тукай» исемле роман язган.
Укытучы. Әхмәт Фәйзинең тормышы һәм иҗат юлы белән сез узган дәрестә танышкан идегез. Әйдәгез, Әхмәт Фәйзи исеменнән үзенең тормыш юлын, исендә калганнарын сөйләтик әле. Алдыгызда сары төстәге битне алыгыз. Төшеп калган сүзләр урынына тиешле сүзләрне куеп языгыз. (6 – 7 нче слайдлар) Тактада тикшереп алабыз.
- Уку мәсьәләсен чишү
Укытучы. Укучылар, эш тәртибе белән таныштырып үтәм. Алдыгызда үзбәя дигән бит бар. (8 нче слайд) Ул ничә бүлектән тора? (Алты бүлектән.)
– Әгәр материалны яхшы аңлап барасыз, актив җавап биргәнсез икән, «+» билгесе куярсыз, әгәр инде аңлап бетерелмәгән җирләре булса, «?» билгесе куеп барырсыз.«Тема белән максатны ачыклый алдым» дигән җиргә я «+», я «?» тамгалары куябыз.
– Иҗади эш битен алыгыз. Биремнәр белән танышып чыгыгыз.
«Крестики-нолики» уйнарга яратасызмы? Менә шуңарга охшашлы бирем бирәм, укучылар. (9 нчы слайд) Иң уртадагы шакмакта Тукай рәсеме. Аның тирә-ягындагы шакмакларны без дәрес буена тутыра барырбыз. Безне бу дәрестә Тукайның Җаектагы тормышы кызыксындыра.
- Дәреслек белән эш
Дәреслекнең 35 нче битен ачабыз. Без Җаек дидек. Ә кайда урнашкан икән соң ул шәһәр? Иң аста вак хәрефләр белән сезгә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелгән, дәрес барышында берәр сүзне аңламасагыз, шуннан карарга яки миннән сорарга була.
– Димәк, Җаек ул – ... (10 нчы слайд)
– Яхшы. Укучылар, без дәрестә әсәрне тулысынча укып бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә ул эшне өйгә бирәм. Ә дәрестә иң кирәк булган вакыйгаларны гына билгеләп барырбыз. Сездән зур активлык сорала.
1 нче бирем. Икенче бүлекнең беренче кызыл юлын укыйбыз. (Нәтиҗә ясала.)
– Сапый абзый йортын сурәтләгән рәсемне табабыз. Беренче шакмакка ябыштырабыз.
2 нче бирем
– Икенче йорт – Госмановлар йорты. 36 нчы биттән табып укыйбыз. Яхшы. Госмановлар йортын сурәтләгән икенче рәсемне икенче шакмакка ябыштырабыз.
3 нче бирем
– Бу вакытта Габдуллага ничә яшь булган дип уйлыйсыз. Дәлилләгез. 36 нчы биттә язылган. (10 яшь.)
– 10 яшьлек бала укырга тиешме? Димәк, Габдулла кая барырга тиеш? (Мәктәпкә.) 38 нче битнең беренче юлын укыгыз әле. (Мәдрәсәгә.)
– Өченче шакмакка кайсы рәсемне ябыштырасыз инде. (Мәдрәсә рәсемен.)
4 нче бирем
– Укучылар, минем яныма кабат чыгыгыз әле. Мәдрәсәне ничек күз алдына китерәсез? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
– Дәреслекнең 39 нчы битен карыйбыз. Өзекне үзем укыйм, карап барыгыз.
– Укучылар, мәдрәсәгә Габдулла үзе генә бармаганны белдек. Ул кем белән килә? (Талип белән.) Кем була соң ул Талип? (Фикерләр тыңланыла.)
– Яхшы бу фикерләр дөресме-юкмы икәнне соңрак белербез.
– Мәдрәсәгә укырга чыгып киткән Габдулла алдында нинди каршылык туа, балалар? (Малайлар сугышалар.) Бу – беренче каршылык. Димәк, дүртенче шакмакка кайсы рәсемне ябыштырабыз? (Малайлар сугышуын.)
5 нче бирем
Укытучы. Инде мәдрәсәгә керик, укучылар. Мәдрәсә укучылары ничек утыра икән? Күз алдыгызга китереп карагыз әле. (Фикерләр тыңланыла.)
– 40 нчы биттән: «– Бар үз көрсиеңә утыр, кеше көрсиенә килеп тыгылма!»– диләр Габдуллага. Нәрсә соң ул көрси? (Дүрт укучы чакырыла, идәнгә тезләнеп, урындыклар артына утыртыла. Бишенче укучы утырмакчы була, ләкин тегеләр утыртмаска тиеш булалар.) (11 нче слайд. Көрси сүзенә аңлатма бирелә.)
– Бишенче шакмакка нинди рәсем урнаша? (Укучыларның мәдрәсәдә утырулары.)
6 нчы бирем
Укытучы. Инде хәлфә белән танышыйк. Шул ук 40 нчы биттәге астан өченче юлдан бер җөмлә укыйк әле.
– Димәк, 6 шакмакка кайсы рәсемне ябыштырырга тиеш булабыз? (Укытучы рәсемен.) Ә укытучы рәсемен үзегезгә ясарга яки табып ябыштырырга кирәк булыр.
– Ничек уйлыйсыз, Габдуллага бу мәдрәсәдә уку ошаганмы? (Фикерләр тыңланыла.) Чыннан да, бу шулаймы икән? Укып карыйк әле. (41 нче биттән икенче кызыл юлны укыйлар.)
– Димәк, ошамаган. Ни өчен диеп уйлыйсыз? (42 нче биттән өзек укыла.)
- Дәреснең моделен төзү
Укытучы. Габдулла каршына өченче каршылык килеп баса. Ул – Шәпеш хәлфә!
Шәпеш хәлфә сыйныфтагы малайларны бер-берсенә каршы куя торган була. Ничекме? Яхшы укучы шәкерт начар балаларның битенә сугып чыгарга тиеш була. Шәпеш хәлфә Габдулладан да шундый эшне таләп итә. Ләкин Габдулла алай эшләми, хәйләсен таба. Нинди хәйлә икәнен сез әсәрне укыгач, үзегез белерсез. (Модель тактада тикшерелә. Укучыларның җаваплары тыңланыла.) (12 – 15 нче слайдлар)
– Укучылар, игътибар итегез әле, безнең ничә шакмак буш калды? (Өч шакмак.) (16 нчы слайд)
VII. Өй эше
Укытучы. Димәк, сезнең белән бирелгән өзекне ахырына кадәр өйрәнеп җитә алмадык әле. Сез өзекләрне укып бетереп, калган өч шакмакка туры килердәй рәсемнәрне ябыштырып, киләсе дәрестә әлеге битләрне алып килеп күрсәтергә һәм шушы бит буенча әсәрнең эчтәлеген сөйләргә тиеш буласыз. (17 нче слайд) Бу сезгә бернинди дә авырлык тудырмас дип уйлыйм.
– Үзбәя битенә« +», «?» билгеләрен куярга онытмагыз.
Үзбәя бите 7 нче сыйныф укучысы _________________________________ (фамилияң, исемең) | |||
№ | Биремнәр | + | ? |
1 | Тема белән максатны үзем ачыклый алдым. | ||
2 | Ә.Фәйзи биографиясен искә төшергәндә ялгышлык җибәрмәдем. | ||
3 | 1 нче бирем. (Сапый абзый йорты рәсемен таба алдым.) | ||
4 | 2 нче бирем. (Госмановлар йортын таба алдым.) | ||
5 | 3 нче бирем. (Мәдрәсә рәсемен таба алдым.) | ||
6 | 4 нче бирем. (Малайлар сугышуын таба алдым.) | ||
7 | 5 нче бирем. (Мәдрәсәдә ничек утыруларын аңладым.) | ||
8 | 6 нчы бирем. (Хәлфәнең укытучы икәнен белдем.) | ||
Нәтиҗә |

Комментарийлар