Логотип Магариф уку
Цитата:

Ф.Әмирханның «Ай өстендәге Зөһрә кыз» әсәрен образлар бирелеше аша анализлау

Лейсан Валиева_урок (5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе) Ләйсән ВӘЛИЕВА, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ...

Лейсан Валиева_урок 
(5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
 Ләйсән ВӘЛИЕВА,
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең
 югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 Максат
Дидактик: хикәянең эчтәлеген аңлауга ирешү; кирәкле мәгълүматны билгеләү.
Үстерелешле: иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам иттерү; дәрестә алган белемнәрне кирәкле вакытта куллану.
Тәрбияви: мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булырга кирәклеген аңларга этәргеч бирү.
Планлаштырылган  нәтиҗәләр
Предмет буенча: Ф.Әмирханның тормыш юлын белү; әсәрнең образлар системасын билгели, геройларын бәяли алуына ирешү.
Метапредмет: баланың әйләнә-тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү.
Шәхси: дөньяга гуманлы караш тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Шәхси: мәрхәмәтле, шәфкатьле, кеше хәленә керә белү сыйфатларын тәрбияләүгә этәргеч бирү.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үзалдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.
Танып белү: әдипнең тормышы турында сөйләү, хикәяне аңлап уку һәм кабул итү, тиешле мәгълүматны сайлап ала алу, төп мәгънәне аеру, фикерләрне логик чылбырга салу, образлы фикер йөртә белү күнекмәсен үстерү.
Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү, мәгълүматларны таба, куллана алу, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне өйрәнү дәресе.
Ресурслар: Заһидуллина Д.Ф., Йосыпова Н.М. Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа (5–9 нчы сыйныфлар өчен). – Казан, 2013.
Ганиева Ф.А., Сабирова Л.Г. Әдәбият: татар телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014; проектор, компьютер, мультимедиа презентациясе, буклет, Ф.Әмирхан турында өстәмә мәгълүмат, сүзлекчә, тарату материалы, үзбәя карточкасы.
Эш төрләре: сыйныф белән эш, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш.
Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру


Дәрескә уңай халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыбызга да яхшы кәеф һәм уңышлар телим.

  1. Укучылар эшчәнлеген мотивлаштыру


Укытучы. Балалар, сез табышмакларга җавап табарга яратасызмы? Тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм. Беренчесе:
Ярты икмәк, туп, урак,
Торган җире бик ерак. (Ай)
Укытучы. Укучылар, сезнең айга игътибар иткәнегез бармы? Нинди ул ай, нәрсәгә охшаган? Гел бертөрле генә буламы? (1 нче слайд)
Икенче табышмак:
Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам, юк булган.
Укучылар. Йолдыз. (Экранда чыга.)
Укытучы. Укучылар, карагыз әле, бу кем? (Экранда чыга.) Нинди әсәрләр күз алдыгызга килде? (Укучылар җавап бирергә кыенсына.)
– Ә без бүгенге дәрестә кайсы әсәр турында сөйләшербез? Авторы кем, балалар? (Ф.Әмирханның «Ай өстендәге Зөһрә кыз» әсәре хакында.)
– Әйе, сез бу әсәрне өйдә укып килдегез. Әйдәгез, фаразлыйк әле: бүгенге дәрестә әлеге хикәяне анализлау барышында без нәрсәләр эшләрбез? (Язучының тормыш юлы турында кабатларбыз, хикәянең эчтәлеген искә төшерербез, образлар, аларга хас сыйфатлар һәм аларның башкарган эш-гамәлләренә бәя бирербез.)
– Ни өчен кирәк булыр соң ул безгә? (Авторның безгә нәрсә әйтергә теләгәнен белү өчен.)
– Димәк, бүгенге дәрестә безнең төп максатыбыз нинди? (Автор позициясен табу.)
– Сезнең өстәлләрегездә бәяләү карточкалары бар, һәр эшчәнлектән соң шул битләргә билге куеп барырга кирәк булачак. (1 нче кушымта)
– Өй эшләрен тикшереп алыйк. Ф.Әмирхан турында  нәрсәләр исегездә калды икән? Әлеге эшне без төркемнәрдә башкарырбыз. (2 нче кушымта)
 



























ЕлларВакыйгалар
 Ф.Әмирхан ... Яңа Татар бистәсендә мулла гаиләсендә туа.
1895 –1905... мәдрәсәсендә, дин сабакларыннан тыш, дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын үзләштерә.
  
Самарага китеп русча белемен тирәнәйтеп  кайта.
1907 
... кайта.
 ... авыруыннан вафат була.

 
Укытучы. Укучылар, үз белемнәребезне бәялибез. (3 нче слайд ярдәмендә тикшерү.)
– Әйе, укучылар, Ф.Әмирхан – көчле ихтыярлы шәхес. Сезнең өстәлләрегездә һәрберегез алдында да буклетлар бар. (3 нче кушымта) Беренче битендә Ф.Әмирханның бала чагы турында кызыклы мәгълүматлар бирелде. Өйдә әйбәтләп танышырсыз, бирелгән сайт аша да бик күп өстәмә мәгълүматлар белә аласыз.
III. Яңа материалны үзләштерү
Укытучы. Укучылар, әсәрне сез өйдә укып килдегез, шулай бит. Сүзлек өстендә дә эшләдегез. Әгәр аңлашылмаган сүзләр очраса, өстәлләрегездә сүзлекчәләр бар, карый аласыз. (4 нче кушымта) Әсәрнең эчтәлеген искә төшерик әле. Әйдәгез, бер уен уйныйк. «Дәвам ит» дип атала ул. Мин әйтә башлыйм,  сез дәвам итәрсез. Күктәге матур, якты ай барысын да күреп торган... (Укучылар  дәвам итә.) Берәр генә җөмлә әйтәбез,  ахырын укучы йомгаклап куя, аңладыгызмы, балалар? (Укучылар сөйли.)
– Димәк, без план рәвешендә генә әсәр эчтәлеген сөйләп чыктык. Буклетларыгызның икенче битендә «Син игътибарлымы?» биреме бар. Анда мин хикәягә план биргән идем, тик бераз буталганмын. Миңа хатамны төзәтергә булышасызмы, балалар? Бу биремне һәркем аерым эшләр.
– Укучылар, үз эшчәнлегебезне бәялибез. (5 нче слайд ярдәмендә тикшерү.)
– Укучылар, без вакыйгаларны барлап чыктык. Хәзер нишләрбез? Буклетларыгызның 2 нче битен ачыгыз әле.
– Нинди образлар белән таныштыгыз? (Ай, Зөһрә, үги әни, йолдыз, хикәяләүче.)
– Хикәя кем исеменнән сөйләнә? (Автор.)
– Автор кайсы образны үзәккә куеп сурәтли? Вакыйгалар кем тирәсендә туплана? (Зөһрә.)
– Димәк, укучылар, Зөһрә нинди герой була инде? (Төп герой.)
– Зөһрә турында нәрсә әйтә аласыз? Аның матурлыгы текстта ничек бирелә? (Табып укыту.)
– Аңа нинди сыйфатлар хас? Аның тышкы матурлыгы белән эчке дөньясы туры киләме? (Укучылар фикерен тыңлау.)
– Буклетларның икенче битен ачыгыз әле. Анда схема бирелгән. Сөйләшү барышында әлеге схеманы тулыландырып барырбыз. Димәк, Зөһрәне кая язарбыз? (Уртага.) Анда кайсысына язарбыз? Укучылар, карагыз әле, уртада ак турыпочмак та бар, карасы да.
– Әйе, Зөһрә – чиста күңелле, яхшы кыз, шуңа аны ак турыпочмакка язарбыз.
– Зөһрә образы аша Ф.Әмирхан нәрсә әйтергә теләде икән?
– Зөһрәнең матурлыгы кинәт кенә ничек алышына, укучылар? (Көннән-көн кипкән, сулган...) (Тексттан таптырып укыту.)
– Сәбәбе нидә соң? (Чөнки үги әни аны кыйный, җәберли, караңгы бүлмәгә ябып куеп, көннәр буе ач тота, төпсез кисмәккә су ташыта.)
– Укучылар, схеманы тутыруны дәвам иттерәбез. Үги әни образын кайсы баганага язарсыз? Ни өчен? (Чөнки ул начар гамәлләр кылган. Шуңа күрә без аны көрән схемага язарбыз.)
– Укучылар, ул Зөһрәне нишләп җәберли соң? Берәр сәбәбе юкмы? (Көнләшү.)
– Нәрсәдән көнләшә соң ул? (Зөһрәнең матурлыгыннан.)
– Ни өчен? (Чөнки аның үз кызы ямьсез була.)
– Балалар, Зөһрәнең кичерешләре турында нәрсә әйтә аласыз?
– Сез Зөһрәне кызганасызмы соң?
– Сез аңа ничек ярдәм итәр идегез?
– Укучылар, әйдәгез, үзебезнең әниләребез турында сөйләшеп алыйк әле. Безнең әниләребез нинди? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
– Димәк, әниләр яхшы күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел була, безгә гел яхшылык кына телиләр.
– Әйе, укучылар, безнең тирә-ягыбызда балалар йортларыннан бала алып тәрбияләп үстергән олы йөрәкле әниләр күп. Алар – бар күңел җылысын, назын сабыйларга бирүче үги әниләр. Аларны балалары да ярата, әни дип өзелеп торалар. Сез, балалар, бик бәхетле, чөнки сезнең мәрхәмәтле, ярдәмчел әниләрегез бар.
– Димәк, укучылар, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Начар холыклы, мәрхәмәтсез булырга ярамый.)
– Ә нинди булырга кирәк? (Бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк.)
– Балалар, сез үзегезгә үрнәк итеп кемнең сыйфатларын алырсыз, Зөһрәнекенме, әллә инде үги әнинекенме?
– Тагын үрнәк алырлык образлар бармы, укучылар? Нинди образлар бу? (Ай һәм йолдыз.)
Ял минуты (7 нче слайд, видео куела, видеода йолдызлар, сыйныфка да төрле төстәге утлар кабызыла.)
Укытучы. Укучылар, карагыз әле, нинди серле күк йөзе, йолдызлар, нинди генә йолдызлар юк. Әйдәгез, шул йолдызларга үрелик әле. Алар өстә, бик өстә. Тагын, тагын да югарырак үреләбез.
– Укучылар, карагыз әле, йолдыз атыла түгелме? Йолдызлар атылганда нишлиләр, укучылар? (Теләк телиләр.) Әйдәгез, җирдәге йолдызларны сак кына алыйк та, матур теләк теләп, аны кире күккә җибәрик! (Укучылар теләкләрне кычкырып әйтә.)
–Укучылар, без мәрхәмәтле, шәфкатьле образлар турында сөйләшә идек. Кайсы образлар әле бу? Тыңлагыз әле, ай образы аша автор безгә нидер әйтергә тели. (Ф.Җиһанша башкаруында тыңлау. 8 нче слайдта өч язма да бирелгән.)
– Әнә шул тулган айга карагыз әле. Ул шундый түгәрәк,  шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, уйчанлык, кайгы бар. Нинди кайгы икән ул, укучылар? (Укучылар фикерен тыңлау.)
– Димәк, җирдәге гаделсезлекне күреп, табигать тә кайгыра, борчыла. Беләсезме, борын-борын заманнарда аның яктысы болай моңлы, уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә, җаннарына авырлык салмаган. Автор нәрсә әйтергә тели, укучылар? (Элек кешеләр мәрхәмәтлерәк, әйбәтрәк булганнар,  хәзер бу сыйфатлар кимебрәк бара дип әйтергә тели.)
– Без моны төзәтә алабызмы, укучылар? Ничек итеп? (Укучылар фикерен тыңлау.)
– Әйе, бер-беребезгә мәрхәмәтле булсак, яхшылыклар гына эшләп торсак, дусларыбыз да яхшылык эшләячәк, аннары аларның дуслары. Шулай итеп, бу яхшы сыйфатларга ия кешеләр тагын да артачак шулай бит, укучылар.
– Дәвам итәбез. (8 нче слайд, икенче язма.) Беләсезме, ул ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларыбызны гына түгел, аларның бабаларының бабаларының... бабаларын да күргән, үзенең биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ниләр төзегәнен, ниләр бозганнарын – һәммәсен- һәммәсен карап торган. Бабаларның бабаларын да, безне дә күргәч, ул нәрсә була инде? (Укучылар фаразлавын тыңлау.)
– Димәк, ай ул – бүгенге белән үткәнне тоташтыручы да. Әйе, укучылар, кешедә булырга тиешле матур, яхшы сыйфатлар буыннан-буынга күчә барырга тиеш. Ай безне гел күзәтеп торачак.
– Сез ай һәм йолдызны кая язарсыз? Ни өчен? Алар нинди яхшылык эшләделәр соң? (Ай кызга ярдәм итә, су алганда чиләген җиңеләйтә, елмаеп-көлеп, аның хәсрәтен киметергә тели. Йолдыз аны җирдән күккә менгерә.)
– Бу нинди йолдыз? (Зөһрә йолдыз.)
– Йолдыз турында әсәрдә нинди мәгълүмат бар? Табып укыйк әле. (Тексттан табып уку.)
– Сезнең аяз күккә карап торганыгыз бармы?  Нинди йолдызлар күргәнегез бар? Әйләнә-тирә дөнья дәресләрендә нинди йолдызлар турында белдегез? Кояшның да йолдыз икәнен белә идегезме? Ул – иң кечкенә йолдыз. Нишләп кечкенә? Бүтән йолдызлар бик зур, укучылар. Нишләп алар бик вак булып күренә? Чөнки алар бездән бик ерак урнашкан. Йолдызлар дөньясы бик серле ул. Аларны өйрәнә торган фән ничек атала, беләсезме? (Астрономия.)

  1. Белемнәрне ныгыту


Укытучы. Әле генә анализлап киткән хикәянең сюжеты сез алдагы дәресләрдә укыган кайсы әсәрләрне хәтерләтте? Алар арасында нинди уртаклык бар? («Зөһрә кыз» легендасын, «Үги кыз» әкиятен.)
– Әйе, укучылар, без укыган «Ай өстендәге Зөһрә кыз» әсәренең нигезендә нәкъ шушы легенда һәм әкият ята. Ф.Әмирхан әкияти вакыйгалар, хәлләр турында автор сөйләмендә эзлекле тәртиптә хикәяли. Шуңа күрә бу әсәргә  хикәя жанрының сыйфатлары хас.
– Укучылар, образларга тагын бер кат әйләнеп кайтыйк әле. Әлеге образларның һәрберсе нәрсә дә булса әйтергә теләде, һәм дәрес барышында без ул фикерләрне билгеләп бардык. Әйдәгез әле, белемнәребезне гомумиләштерик. Димәк, автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә тели? Ни өчен Зөһрә кыз ай өстендә? (Укучылар җавабы.)
– Әсәр бүгенге көндә дә әһәмиятлеме? Сез дә автор белән килешәсезме? Язучы булсагыз, сез әсәрне ничек тәмамлар идегез? (Укучылар җавабын тыңлау.)
– Әйе, кеше бу дөньяга яхшы гамәлләр кылыр өчен туа. Һәрберебез дә, мәрхәмәтле, шәфкатьле булып, яхшылыклар гына кылып яшик. Сезнең үзегезнең яхшылык эшләгәнегез бармы? (Укучылар җавабы.)
– Укучылар, сез мәкальләр беләсезме? Яхшылык, мәрхәмәтлелек, кешелеклелек турында нинди мәкальләр беләсез? (Укучылар җавабы.)
– Буклетларыгызны ачыгыз әле. Анда да мәкальләр бирелгән. Сезгә шулар арасыннан без укыган әсәр эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләп чыгарга кирәк. Бу эшне без төркемнәрдә эшләрбез,  төркемнән бер укучы аңлатып китәр.
– Укучылар, шушы мәкальләр арасыннан кайсы мәкальне бүгенге дәреснең девизы итеп алыр идегез? Ни өчен? (Укучылар җавабы.)

  1. Өй эше


Укытучы. Укучылар, менә без дәрестә Ф.Әмирхан иҗаты һәм аның «Ай өстендәге Зөһрә кыз» әсәре буенча проект эше эшли башладык. Өйдә сез аны дәвам иттерерсез. Өй эшләрегез буклетта бирелгән. Өч төрле өй эше. Үзегез теләгән өй эшен сайлап эшләп килерсез.

  1. Бирелгән план буенча хикәянең эчтәлеген сөйләгез.

  2. Образларга чагыштырма характеристика бирегез.

  3. Хикәянең үзегезгә ошаган өлешенә рәсем ясагыз.

  4. Үзбәя


– Укучылар, бәяләү кәгазьләренә карап, бүгенге дәрестә үз эшчәнлегегезгә бәя биреп карагыз әле. Үзегезгә нинди билгеләр куярсыз икән, ни өчен?
VII. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясыйк. Безгә менә бу серле куб ярдәм итәр. Сез шушы кубны өскә чөясез һәм тотып алабыз. Кайсы як өскә чыга, сез шул җөмләне дәвам иттерерсез.
– Мин дәрестә ... белдем.
– Мин дәрестә ... аңладым.
– Мин дәрестә ... өйрәндем.
– Миңа дәрестә ... ошады.
– Миңа дәрестә ... кызык булды.
– Укучылар, тулган айга озак итеп карап торсагыз, чыннан да, чиләк-көянтә тоткан кызны күрергә була. Бүген дә ул өстән безне, безнең эш-гамәлләребезне күзәтеп тора. Бүгенге дәресебезне Фәнис абый Яруллин шигыре белән тәмамлыйсым килә: Ходай безне яраткан,// Төрле җиргә тараткан.// Акыл биргән, тел биргән,// Иман биргән, дин биргән.// Кояш биргән, Ай биргән,// Җир дигән зур табынга// Нигъмәтләрен бай биргән.// Эшләр өчен кул биргән,// Сайлар өчен юл биргән.// Килгән кадәр кулыңнан// Яхшылыклар кыл дигән.
          Әйдәгез әле, кулларны кулга тотышыйк та яхшы гамәлләр генә кылып яшәргә сүз куешыйк.
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ