Иң гүзәле, иң матуры, туган ягым, син генә!
(3 нче cыйныфта класстан тыш әдәби уку дәресе)Суфия СӘХБИЕВА, Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат:– балаларда авылыбызның тарихына кызыксыну уяту, үзләре...
(3 нче cыйныфта класстан тыш әдәби уку дәресе)
Суфия СӘХБИЕВА,
Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат:
– балаларда авылыбызның тарихына кызыксыну уяту, үзләре туган, яшәгән авылның, чишмәләрнең, тауларның исемнәре каян килеп чыгуына игътибар иттерү, алар турында өстәмә белем алу; шушы төбәктән чыккан шагыйрьләр иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү;
– балаларда иҗади эшләү сәләтен үстерү, фикерләү дәрәҗәсен, игътибарлыкны, сүз байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру;
– укучыларда татар халкының гореф-гадәтләрен, гаилә традицияләрен хөрмәт итү, якташ әдипләр иҗатына мәхәббәт, туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.
Дәрестә кулланылган материал: Гөлсирин Гобәйдуллина фотосы, якташ язучыларыбызның басылып чыккан китаплары, проектор, табышмак, шигырьләр, слайдлар.
Дәрес барышы
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез, хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен ныгытыйк һәм дәресне башлап җибәрик. («Туган авылым» җырын тыңлау. Проекторда үзебезнең авыл урыннары күрсәтелә.)
Укытучы. Без тыңлап үткән җыр нәрсә турында? (Туган авыл турында.) Экранга да күз салгансыздыр, анда нәрсә күрдегез, ни таныдыгыз? (Укучылар җавабы.)
– Әйе, бу – туган авылыбыз Кәкре Елга күренешләре. Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез икән? (Укучылар жавабы.)
– Әйе, үзебезнең авыл тарихы һәм тормышына сәяхәт итәрбез, һәм аның исеме «Иң гүзәле, иң матуры, туган ягым, син генә» дип аталыр.
Акыл штурмы
– Ә нәрсә соң ул туган як? (Укучылар җавабы.)
– Туган җир, туган як, туган авыл... Һәркем өчен бик кадерле, бик якын. Туган як турында бик күп мәкальләр дә бар. Аларны сез беләсезме икән? Тикшереп карыйк әле. Мин сезгә мәкальләрнең башын укырмын, сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш булырсыз:
Укытучы. Балалар, бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?
Укучылар. Якын була, сагындыра, монда иптәшләрең, туганнарың, дусларың, әти-әниең.
Укытучы. Әйе, һәр кешенең туган-үскән җире була, ул шунда беренче адымнарын ясый, дөньяны танып белергә өйрәнә, укып белем ала, хезмәткә өйрәнә.
Балалар, уйлап карагыз әле, авылыбызның кайсы яклары сезгә якын, кайсы җирләре үзенә тартып тора икән? (Мәктәп, клуб, кибетләр, чишмәләр, матур йортлар.) Әйе, Кәкре Елга бит аның исеме дә, шуңа күрә бормаланып аккан көмеш сулы елгалары, киң басулары, чишмәләре – барысы да якын безгә.
Укытучы. Туып үскән җир һәр кешегә якын була, шуңа да инде, туган җиргә багышлап, күпме җыр, шигырьләр иҗат ителә. Туган ягыбызның матур табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләрнең иҗатына илһам, ямь өсти. Һәр шагыйрьнең шигырендә, чәчмә әсәрендә, туган як, аерым якты бер образ булып, иҗатының буеннан-буена сызылып бара. Безнең дә шушы төбәктән, Кәкре Елга авылыннан чыккан шагыйрьләребез дә, туган җиргә, аның табигатенә, матурлыгына сокланып, шигырьләр иҗат иткән. Аларның берсе – Гөлсирин Гобәйдуллина. (Фотосы күрсәтелә.)
Гөлсирин апагыз Гобәйдуллина – шушы авыл баласы, безнең мәктәптә укып белем алган. Бүгенге көндә Азнакайда яши. Үзенең «Бер шатлыгым – бер гомер» дип исемләнгән җыентыгында аның бик матур шигырьләре тупланган. Хәзер Гөлсирин Гобәйдуллинаның «Туган авылым» дигән шигырен тыңлап китик әле. (Укучы алдан ятлаган шигырен сөйли.)
Укытучы. Рәхмәт. Сәяхәтебезне дәвам иттерик. Әйе, һәр кеше үзенең туган җирен аерым бер хис белән ярата. Кайда гына торса да, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. Менә шушы авылыбызда туып үскән, хәзерге көндә Актүбә бистәсендә яшәүче, Актүбәнең 3 нче урта мәктәбендә эшләүче Сания апагыз Хәйдәрова турында да әйтеп китәсе килә. (Сания Хәйдәрова китабына күзәтү.)
Укытучы. Ул, шундый зур эш башкарып, «Нигез ташым, нәсел башым – Кәкре Елга» дип исемләнгән китап-альбом чыгарды. Бу китап сезгә таныш, аның битләре буенча безнең сәяхәт иткәнебез булды. Бу китабында Сания Хәйдәрова авылыбыз тарихы, Кәкре Елга авылына нигез салучы нәселләр, аның бик күп танылган шәхесләре турында язган. Һәм сәяхәтебезнең 1 нче тукталышы «Тарих» дип исемләнә. (Авылыбыз, аның тарихы турында кечкенә информация бирелә.)
Укытучы. Рәхмәт, кыскача гына тарихын тыңлап үткәч, шагыйрә Галия Сәетшинаның юллары искә төшә:
Күпме авыл хәзер юкка чыккан.
Синең халкың тырыш, уңган да.
Үрнәк бул син һәрчак күршеләргә,
Кәкре Елгам, яшә, югалма!–
дип тәмамлый автор үзенең авылыбызга багышланган шигырендә.
Укытучы. Алга таба сәяхәтебезне дәвам иттереп, бер табышмак әйтим әле: «Бертуктаусыз көн-төн ага, бөтен кеше аңа рәхмәт әйтә». (Чишмә.)
Ял минуты
(Балалар, түгәрәкләнеп басып, туп ярдәмендә туган як табигатен сурәтләүче сүзләрне әйтә.)
Укытучы. Сәяхәтебезнең 2 нче тукталышы «Чишмәләр» дип атала.
Чишмә дигәч тә, күз алдыгызга ниләр килеп баса? (Чылтырап аккан су, чисталык, тынычлык, ял итә торган урын.) Ә безнең авылда нинди чишмәләр бар? («Айлы чишмә», ПМК чишмәсе.) Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (Ял итәбез, уйныйбыз, туган көннәр үткәрәбез.) (Слайд. Чишмәләр: ПМК чишмәсе, «Айлы чишмә».)
Укытучы. ПМК чишмәсе элек Фәттах чишмәсе дип аталган. Берничә ел элек ПМК эшчеләре анда буа төзеде, чишмәне матур ял итү урыны итеп төзекләндерде. Шулар хөрмәтенә «ПМК чишмәсе» дип исемен үзгәрттеләр. «Айлы чишмә» дигәне авылыбыз уртасында – Мәдәният йорты каршында урнашкан. Балалар үзәге дә булып тора ул, яшьләрнең очрашу урыны да, анда ел саен Сабантуй көннәрендә «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы үткәрелә.
Авылыбызда чишмәләр бик күп булган. Ләкин хәзер инде күбесе юкка чыккан. Якташыбыз Гөлсирин Гобәйдуллина үз шигырендә бер ярдан агып чыккан өч чишмә: Хуҗиәхмәт, Хәер һәм Сәлмән чишмәләре турында «Өч игезәк» дип яза. Әйдәгез, шул шигырьдән өзекне тыңлап китик әле. (Шигырьдән бер өзек укыла.)
Укытучы. Шагыйрә «И кешем!» дигән юллары белән безгә нәрсә дип мөрәҗәгать итә, ни сорый? (Ишет, ярдәм ит, тазарт безне, без рәхмәтле булып, челтер-челтер агарбыз.) Ә чишмәләр челтер-челтер аксын өчен, безгә ни эшләргә кирәк? (Сакларга.)
Укытучы. Балалар, ә аларны ничек сакларга соң? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Әйе, суын теләсә кайда түкмәскә, чүп-чар ыргытмаска, аның янында ял иткәннән соң, утырган урынны чистартып китәргә, андагы корылмаларны сакларга, җимермәскә, ватмаска.
Алга таба сәяхәтебезне дәвам иттерик. Балалар, мин сезгә әби-бабайларыгыздан чишмәләр, су буйлары белән бәйле булган гореф-гадәтләр турында сорап килергә кушкан идем. 3 нче – «Гореф-гадәтләребез» дигән тукталышыбыз шул булыр. (Укучының каз өмәсе турында чыгышы тыңланыла.)
Укытучы. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыелган. Аш-су әзерләнгән, каз бәлеше салынган, җыр-биюләр булган.
Сәяхәтебезне дәвам иттереп, тауларны уратып кайтыйк әле. Безнең якта нинди таулар бар, кайсыгыз белә? Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Слайд. Таулар.)
4 нче тукталыш – «Таулар»
Укытучы. Авылыбызның уң ягында Кәтем дигән зур булмаган бер авыл бар. Ул моннан өч-дүрт чакрым ераклыкта. Бу авыл Кәтем тавы итәгендә урнашкан. Кәтем таулары шактый биек, еракка сузылган алар.
Авылыбыздан ерак түгел Шәрә тау, Җыен тавы, Шалкан таулары бар. Бу таулар турында якташыбыз Г. Гобәйдуллина риваять тә язган, аның өзеген тыңлап китик. (Укучы чыгышы тыңланыла.)
Укытучы. Рәхмәт. Әлеге риваятьтән аңлашылганча, Җыен тавын борынгы заманнардан «Җенле тау» дип атап йөрткәннәр. Шәрә тауның өстендә үлән үсми, чөнки анда кызыл туфрак. Ә Шалкан тавы ни өчен шулай дип аталган икән? (Укучыларның җавабы.)
Укытучы. Шалкан тавының өстендә бик матур бер тигезлек бар. Элегрәк заманда бу тигезлек бер байның җире булып торган. Ул анда һәрвакыт шалкан чәчеп үстереп, базарда сатып табыш алган. Ә байның бик матур сылу Зифа исемле кызы булган. Шушы тигезлекнең бер өлешен кыз хөрмәтенә Зифа чаты дип атаганнар, ул печәнлек булып торган. Хәзер дә Зифа чаты дип йөртәләр, анда печән чабалар, Шалкан тавында җиләк җыялар. Матур авылыбызның табигатенә сокланып яши бирә безнең авыл халкы.
III. Йомгаклау өлеше
Укытучы. Ә хәзер инде таулардан әйләнеп, мәктәпкә кайтыйк, сәяхәтебез тәмамланып килә. Әйтегез әле, балалар, бүгенге дәрес турында фикерләрегез нинди? Нәрсә белән таныштык, ниләр белдек? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укучыларның дәрестәге хезмәтен бәяләү.
«Иң гүзәле, иң матуры, туган ягым, син генә» дигән темага шигырьләр, мәкаләләр язып килергә.

- I. Кереш өлеш

- Туган илем – ... (туган өем).
- Үз илем – ... (алтын бишек).
- Иленнән аерылган – ... (канаты каерылган).
- Рәхәт булса да торган җир, ... (сагындыра туган ил).
- Туган илнең кадерен ... (читтә йөргәч белерсең).
Укытучы. Балалар, бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз?
Укучылар. Якын була, сагындыра, монда иптәшләрең, туганнарың, дусларың, әти-әниең.
Укытучы. Әйе, һәр кешенең туган-үскән җире була, ул шунда беренче адымнарын ясый, дөньяны танып белергә өйрәнә, укып белем ала, хезмәткә өйрәнә.
Балалар, уйлап карагыз әле, авылыбызның кайсы яклары сезгә якын, кайсы җирләре үзенә тартып тора икән? (Мәктәп, клуб, кибетләр, чишмәләр, матур йортлар.) Әйе, Кәкре Елга бит аның исеме дә, шуңа күрә бормаланып аккан көмеш сулы елгалары, киң басулары, чишмәләре – барысы да якын безгә.
- II. Төп өлеш
Укытучы. Туып үскән җир һәр кешегә якын була, шуңа да инде, туган җиргә багышлап, күпме җыр, шигырьләр иҗат ителә. Туган ягыбызның матур табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләрнең иҗатына илһам, ямь өсти. Һәр шагыйрьнең шигырендә, чәчмә әсәрендә, туган як, аерым якты бер образ булып, иҗатының буеннан-буена сызылып бара. Безнең дә шушы төбәктән, Кәкре Елга авылыннан чыккан шагыйрьләребез дә, туган җиргә, аның табигатенә, матурлыгына сокланып, шигырьләр иҗат иткән. Аларның берсе – Гөлсирин Гобәйдуллина. (Фотосы күрсәтелә.)
Гөлсирин апагыз Гобәйдуллина – шушы авыл баласы, безнең мәктәптә укып белем алган. Бүгенге көндә Азнакайда яши. Үзенең «Бер шатлыгым – бер гомер» дип исемләнгән җыентыгында аның бик матур шигырьләре тупланган. Хәзер Гөлсирин Гобәйдуллинаның «Туган авылым» дигән шигырен тыңлап китик әле. (Укучы алдан ятлаган шигырен сөйли.)
Укытучы. Рәхмәт. Сәяхәтебезне дәвам иттерик. Әйе, һәр кеше үзенең туган җирен аерым бер хис белән ярата. Кайда гына торса да, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. Менә шушы авылыбызда туып үскән, хәзерге көндә Актүбә бистәсендә яшәүче, Актүбәнең 3 нче урта мәктәбендә эшләүче Сания апагыз Хәйдәрова турында да әйтеп китәсе килә. (Сания Хәйдәрова китабына күзәтү.)
Укытучы. Ул, шундый зур эш башкарып, «Нигез ташым, нәсел башым – Кәкре Елга» дип исемләнгән китап-альбом чыгарды. Бу китап сезгә таныш, аның битләре буенча безнең сәяхәт иткәнебез булды. Бу китабында Сания Хәйдәрова авылыбыз тарихы, Кәкре Елга авылына нигез салучы нәселләр, аның бик күп танылган шәхесләре турында язган. Һәм сәяхәтебезнең 1 нче тукталышы «Тарих» дип исемләнә. (Авылыбыз, аның тарихы турында кечкенә информация бирелә.)
Укытучы. Рәхмәт, кыскача гына тарихын тыңлап үткәч, шагыйрә Галия Сәетшинаның юллары искә төшә:
Күпме авыл хәзер юкка чыккан.
Синең халкың тырыш, уңган да.
Үрнәк бул син һәрчак күршеләргә,
Кәкре Елгам, яшә, югалма!–
дип тәмамлый автор үзенең авылыбызга багышланган шигырендә.
Укытучы. Алга таба сәяхәтебезне дәвам иттереп, бер табышмак әйтим әле: «Бертуктаусыз көн-төн ага, бөтен кеше аңа рәхмәт әйтә». (Чишмә.)
Ял минуты
(Балалар, түгәрәкләнеп басып, туп ярдәмендә туган як табигатен сурәтләүче сүзләрне әйтә.)
Укытучы. Сәяхәтебезнең 2 нче тукталышы «Чишмәләр» дип атала.
Чишмә дигәч тә, күз алдыгызга ниләр килеп баса? (Чылтырап аккан су, чисталык, тынычлык, ял итә торган урын.) Ә безнең авылда нинди чишмәләр бар? («Айлы чишмә», ПМК чишмәсе.) Алар турында нәрсә әйтә аласыз? (Ял итәбез, уйныйбыз, туган көннәр үткәрәбез.) (Слайд. Чишмәләр: ПМК чишмәсе, «Айлы чишмә».)
Укытучы. ПМК чишмәсе элек Фәттах чишмәсе дип аталган. Берничә ел элек ПМК эшчеләре анда буа төзеде, чишмәне матур ял итү урыны итеп төзекләндерде. Шулар хөрмәтенә «ПМК чишмәсе» дип исемен үзгәрттеләр. «Айлы чишмә» дигәне авылыбыз уртасында – Мәдәният йорты каршында урнашкан. Балалар үзәге дә булып тора ул, яшьләрнең очрашу урыны да, анда ел саен Сабантуй көннәрендә «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы үткәрелә.
Авылыбызда чишмәләр бик күп булган. Ләкин хәзер инде күбесе юкка чыккан. Якташыбыз Гөлсирин Гобәйдуллина үз шигырендә бер ярдан агып чыккан өч чишмә: Хуҗиәхмәт, Хәер һәм Сәлмән чишмәләре турында «Өч игезәк» дип яза. Әйдәгез, шул шигырьдән өзекне тыңлап китик әле. (Шигырьдән бер өзек укыла.)
Укытучы. Шагыйрә «И кешем!» дигән юллары белән безгә нәрсә дип мөрәҗәгать итә, ни сорый? (Ишет, ярдәм ит, тазарт безне, без рәхмәтле булып, челтер-челтер агарбыз.) Ә чишмәләр челтер-челтер аксын өчен, безгә ни эшләргә кирәк? (Сакларга.)
Укытучы. Балалар, ә аларны ничек сакларга соң? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Әйе, суын теләсә кайда түкмәскә, чүп-чар ыргытмаска, аның янында ял иткәннән соң, утырган урынны чистартып китәргә, андагы корылмаларны сакларга, җимермәскә, ватмаска.
Алга таба сәяхәтебезне дәвам иттерик. Балалар, мин сезгә әби-бабайларыгыздан чишмәләр, су буйлары белән бәйле булган гореф-гадәтләр турында сорап килергә кушкан идем. 3 нче – «Гореф-гадәтләребез» дигән тукталышыбыз шул булыр. (Укучының каз өмәсе турында чыгышы тыңланыла.)
Укытучы. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыелган. Аш-су әзерләнгән, каз бәлеше салынган, җыр-биюләр булган.
Сәяхәтебезне дәвам иттереп, тауларны уратып кайтыйк әле. Безнең якта нинди таулар бар, кайсыгыз белә? Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз? (Слайд. Таулар.)
4 нче тукталыш – «Таулар»
Укытучы. Авылыбызның уң ягында Кәтем дигән зур булмаган бер авыл бар. Ул моннан өч-дүрт чакрым ераклыкта. Бу авыл Кәтем тавы итәгендә урнашкан. Кәтем таулары шактый биек, еракка сузылган алар.
Авылыбыздан ерак түгел Шәрә тау, Җыен тавы, Шалкан таулары бар. Бу таулар турында якташыбыз Г. Гобәйдуллина риваять тә язган, аның өзеген тыңлап китик. (Укучы чыгышы тыңланыла.)
Укытучы. Рәхмәт. Әлеге риваятьтән аңлашылганча, Җыен тавын борынгы заманнардан «Җенле тау» дип атап йөрткәннәр. Шәрә тауның өстендә үлән үсми, чөнки анда кызыл туфрак. Ә Шалкан тавы ни өчен шулай дип аталган икән? (Укучыларның җавабы.)
Укытучы. Шалкан тавының өстендә бик матур бер тигезлек бар. Элегрәк заманда бу тигезлек бер байның җире булып торган. Ул анда һәрвакыт шалкан чәчеп үстереп, базарда сатып табыш алган. Ә байның бик матур сылу Зифа исемле кызы булган. Шушы тигезлекнең бер өлешен кыз хөрмәтенә Зифа чаты дип атаганнар, ул печәнлек булып торган. Хәзер дә Зифа чаты дип йөртәләр, анда печән чабалар, Шалкан тавында җиләк җыялар. Матур авылыбызның табигатенә сокланып яши бирә безнең авыл халкы.
III. Йомгаклау өлеше
Укытучы. Ә хәзер инде таулардан әйләнеп, мәктәпкә кайтыйк, сәяхәтебез тәмамланып килә. Әйтегез әле, балалар, бүгенге дәрес турында фикерләрегез нинди? Нәрсә белән таныштык, ниләр белдек? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)
Укучыларның дәрестәге хезмәтен бәяләү.
- IV. Өйгә эш бирү

Комментарийлар