Логотип Магариф уку
Цитата:

Кешеләр, саклагыз җиремне!

(Табигатькә экскурсия рәвешендә театральләштерелгән сыйныфтан тыш чара)Тәгъзимә ГЫЙНАЯТУЛЛИНА,Буадагы М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең башлангыч сыйныфлар  укытучысы Максат:– укучыларның э...

(Табигатькә экскурсия рәвешендә театральләштерелгән сыйныфтан тыш чара)
Тәгъзимә ГЫЙНАЯТУЛЛИНА,
Буадагы М.М.Вахитов исемендәге
гимназиянең башлангыч сыйныфлар  укытучысы
 Максат:
– укучыларның экологик белемнәрен ныгыту;
– алган белемнәрне тормышта куллана белү һәм күзәтү күнекмәләрен үстерү;
– табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Кичә барышы
Укытучы. Укучылар, бүген без экскурсиягә иртәрәк җыелдык. Чөнки иртәнге саф һавада кош, җәнлек тавышлары тагын да ачыграк ишетелә. Табигать белән ничек аралашырга, дуслашырга, ярдәмләшергә кирәген бүген тагын да яхшырак аңларсыз. Куз-гал-дык!
1 нче бала. Әнә кояш та чыга!
2 нче бала. Авылым турындагы җыр искә төште. Әйдәгез, җырлап барабыз.
3 нче бала. Әйдәгез! («Әлкием» җырын (З.Гарифуллина сүзләре, Т.Гыйнаятуллина көе) башкаралар.)
Сокландыргыч була авылым
Алсу таңнар атканда.
Ачык йөзле, киң күңелле
Кешеләр яши анда.
Кушымта:
Ямьләнә  Бола буйлары
Язгы ташулар төшсә.
Өзелер әле үзәгең
Әлкиең искә төшсә.
Укытучы. Китмәс борын сагына да башладыгызмы? Без төшке ашка кайтып җитәбез, борчылмагыз!
1 нче бала. Борчылмыйбыз, апа!
2 нче бала. Карагыз әле, нинди матур алан!
3 нче бала. Карагыз , нинди матур күбәләк?! (Тотмакчы була.)
1 нче бала. Күбәләкләргә тияргә ярамый. Алар дөньяны матурлап кына калмый, чәчәкләрне серкәләндерергә дә булыша.
3 нче бала. Мин тотып кына карыйм!
2 нче бала. Син тоткач, аның канаты ертылыр һәм оча алмас, тимә, яшәсен!
3 нче бала. Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» җыры искә төште. (Шигырьне сәхнәләштереп күрсәтәләр.)
1 нче бала. Карагыз, нинди зур кырмыскалар! (Ф.Әмәкнең «Кырмыскалар илендә» шигырен яттан сөйли.)
Укытучы. Укучылар, кырмыскалар дөньяны ямьләп кенә калмыйлар, ә урманны корткыч бөҗәкләрдән дә саклыйлар. Бер кырмыска оясы 1 сәгать эчендә – мең ярым, көненә – 20 мең, җәй буена берничә миллион бөҗәк алып кайта. (Йомырка төшеп ватыла.)
2 нче бала. Мин аны карарга гына теләгән идем... Анда 4 йомырка бар. Берсе зур иде, төшеп китте.
Укытучы. Әнәс, кош ояларына тияргә ярамый. Бер зурысы төшеп ватылган икән, димәк, ул – күке йомыркасы.
3 нче бала. Әйбәт булган! Башкаларның оясына салмас! Үзе оя ясасын!
Укытучы. Оя ясап, бала чыгарырга аның тән температурасы җитми. Ә күке  – агулы, йонлач бөҗәкләрне юк итүче бердәнбер кош. Аларны сакларга кирәк!
2 нче бала. Башка алай эшләмәм, гафу итегез!
(Елга буенда җыр ишетелә. «Балык» җыры (А.Хәмзин сүзләре,  Ф.Мортазин көе.)
1 нче бала.
Менә чиртә, менә каба
Диеп ярда утырам.
Тартып алдым кармагымны –
Ах, җимемне умырган.
Кушымта:
Шаярма, балык, шаярма,
Хәзер тотам үзеңне.
Күрдем инде койрыгыңны
Хәзер күрәм күзеңне.
3 нче бала. Илгизәр, син монда нишләп утырасың?
1 нче бала. Күрмисеңмени?  Никадәр балык тоттым! Әни сөенер инде.
2 нче бала. Илгизәр, яз көне балыкларны күпләп тотарга рөхсәт ителми. Алар уылдык чәчә. Син тоткач, безнең буада балыклар аз үрчер инде.
1 нче бала. Ачуланмагыз, мин аларны җибәрәм!
3 нче бала. Карагыз, камка суга төшкән!
Иделгә төшкән камка
Бер бата да бер калка –
Иделдә камка бата!
Йөзеп янына бардым,
Сөзеп кулыма алдым –
Камканы мин коткардым.
Укытучы. Укучылар, камка нинди зарарлы бөҗәкләрне юк итә?
2 нче бала. Теләләрне ашый.
Укытучы. Дөрес, камка – бик файдалы бөҗәк, кызганыч, алар елдан-ел кими бара. Сусадыгызмы? Әнә чишмәгә дә килеп җиткәнбез. («Салкын чишмә» җырын (А.Хәмзин сүзләре, Ф.Мортазин көе) башкаралар.)
2 нче бала (стакан алып, якынрак килә. Су ала. Б.Рәхимованың «Нихәл, инешкәй?» шигырен яттан сөйли.)
Нихәл, инешкәй,
Ничек хәлләрең?
Ничекләр үтә
Кышың, җәйләрең?
Рәнҗетмиләрме
Сине кешеләр,
Табигать корткыч
Шуның ишеләр?
Юлыңны синең
Чүп-чар бумыймы?
Бармы ярдәмчең?
Үзем булыйммы?
Дусларымны да
Чакырып килим.
«Кызлар, малайлар,
Әйдәгез!» – диим.
Укытучы. Ярый, балалар, кайтырга да вакыт җитте. Көнегез зыянга үтмәдеме?
1 нче бала. Юк!
2 нче бала. Файдалы булды!
3 нче бала. Күңелле булды!
Укытучы. Ә сез, нәни дусларым, ниләр белеп калдыгыз?
1 нче бала.
Туган як күгендә йолдызлар
Тоныкланса бер көн, нишләрмен?
Мин үскәч корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
2 нче бала.
Сандугачлар бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күкеле урманнар?
3 нче бала.
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр.
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
1 нче бала.
Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне,
Юлымда чирәмнәр үссеннәр,
Бергә. Кешеләр, саклагыз җиремне!
(«Әбием әкиятләре» җырын башкаралар.)
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ