Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Исмәгыйлева: "Музыкаль белем алу киләчәгемә зур тәэсир ясады"

 Гөлназ кулыннан тамган гөлләрГөлназ Исмәгыйлева ясаган шамаилләргә карап уйга каласың. Алар башка галәмнәргә күчерә, Коръән сүзенең көче дә, аһәңе дә булып яңгырый. Гөлназ Исмәгыйлева – Халыкара күрг...

 Гөлназ кулыннан тамган гөлләр
Гөлназ Исмәгыйлева ясаган шамаилләргә карап уйга каласың. Алар башка галәмнәргә күчерә, Коръән сүзенең көче дә, аһәңе дә булып яңгырый. Гөлназ Исмәгыйлева – Халыкара күргәзмәләрдә катнашып, дөньякүләм танылган хәттат. Хәттат ул – матур язучы, каллиграф дигәнне аңлата. Элеккеге чорларда Коръән аятләрен галимнәр, аксакаллар гына күчереп язган. Гасырлардан гасырларга һәр татар өендә булган шамаилләр. Ә бүген Гөлназ башкаруындагы эшләр әлеге өлкәнең яңа сулыш алып, коллиграфиянең яңа баскычына күтәрелүен күрсәтәләр. Яңа заман шамаилләре нинди булырга тиеш дисәләр, нәкъ менә Гөлназның эшләрен атарга мөмкин. Аның эшләре катлаулы булулары белән бергә, зурлыклары белән дә таң калдыралар. Әле күптән түгел генә Казан федераль университетында узган шамаильләр күргәзмәсенә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул да шамаилләргә соклануын белдерде. Чыннан да алар яныннан тыныч кына узып китеп булмый. Яшь Гөлназның мондый масштаблы эшләр башкаруы үзе үк бер гаҗәп хәл.

Гадәттә, без хәттатларның ирләр булуына да күнеккәнбез. Ә менә нәфис Гөлназ бу эшкә ничек килде икән? Һәм бүгенге көндә гаилә корып һәм нәни Мәрьямнең әнисе дә булгач, бу зур эшләренә карашы үзгәргәнме? Бәлки аның аңында тагын билгеле бер образлар тугандыр. Киләчәктә дә әлеге эшен дәвам итәргә телиме? Гаилә тормышы кешене үзгәртә диләр бит.
- Гөлназ, һәр диңгезнең башы елгаларда, ә елгаларныкы чишмәләрдә. Синең бу эшеңнең дә чишмә башы турында беләсе килә? Ничә яшьтән шамаилләр ясау белән шөгыльләнә башладың? Аннары әле син бит гарәп телен аңлап шамаил ясаучы бик сирәк хәттатларның берсе. Күпләр гарәп телен белүләре белән мактана алмый. Димәк, бу соравыма җавабың Ислам дине иңгән телне өйрәнү тарихыңа да ялганып китәр.
- Мин үзем, дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса нәкъ менә шушы сәнгать төре белән шөгыльләнермендер дип бер дә уйламаган идем. Кечкенәдән үк сәхнәдә чыгыш ясап үстем. «Бәхет»  вокал ансамбленә йөрдем, һәм музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамладым. Бу ансамбль белән чит илләргә дә барып чыгышлар ясадык. Менә шулай сәхнәдә үсү, музыкаль белем алу рухи үсешемә зур тәэсир ясады. Киләчәктә сәхнә кешесе булмаса да, бала өчен мондый тәҗрибә булуы бик мөһим дип уйлыйм. Нинди генә һөнәр алсаң да күп чакта барыбер кешеләр алдында чыгыш ясарга туры килә. Курку хисен кечкенәдән җиңү зур нәрсә. Шуңа әнием башта мине үгетләгәнгә йөргән булсам да соңрак үзем дә музыкаль өстәмә белемнең никадәр кирәк булуын аңладым. Алтынчы сыйныфтан соң Азнакайдан Казанга татар-төрек лицеена укырга керүем дә минем дөньяа карашымны үзгәртте. Ул лицейларда бөтенләй үзгә мөхит иде. Анда инглиз һәм төрек телләрендә укып белем алдык. Хәзер хәттатлык эшемне алып барган гарәп телен өйрәнүем дә шушы татар-төрек лицеенда укыган елларымда башланды.

Кечкенә чакларымда әнием дә, әбиләрем дә апам белән миңа догалар ятлаталар иде. Алар да җанга сеңеп калган. Шулай ук әниемнең мине, Казанга күчеп килгәч, төрле рәссамнарның күргәзмәләренә йөртүе дә шушы өлкәгә тартылуыма зур этәргеч булды. Димәк, балага кечкенәдән үк тиешле игътибар биреп, юнәлеш күрсәтү дә мөһим. Берсендә әнием белән Илдар Хановның Галәм әхрамына бардык һәм анда Рауза Солтанова Чаллы рәссамнары Мәдияр Хаҗиев һәм Хәмзә Шәриповларның мастер классын оештырган иде. Ул вакытта мин унынчы сыйныфта укыйм. Шунда беренче тапкыр шамаиль ясап карадым. Бу эш миңа бик тә кызыклы тоелды. Шул вакыттан мин шамаильләргә игътибарлырак була башладым.
- Яшүсмер вакыттан ук рәссамнар дөньясына якынаюың, лицейны тәмамлагач, шушы өлкәгә кагылышлы белем алуны сайларга да этәргеч булдымы?
- Лицейны тәмамлаганнан соң укуымны Төркиянең Кайсири шәһәрендәге Әрҗәс дәүләт университетында дәвам иттем. Теология өлкәсен сайлавым да лицейда ук төрки халыклар һәм гарәп тарихларын өйрәнү нәтиҗәсендә булгандыр. Төркия минем өчен икенче өем кебек булды. Анда шулкадәр рәхәт укыдым. Уку катлаулы булса да авырлыгын сизмәдем. Өстәвенә әле махсус каллиграфия курсларына да йөрдем. Университеттагы дәресләрдән соң һәркөнне шамаилләр ясарга бара идем. Беренче курсны тәмамлап Казанга кайтканнан соң ук аэропорттан Татарстанның халык рәссамы Владимир Поповның күргәзмәсенә киттем. Шул каникул айларында аның белән бергәләп шамаилләр эшләдек. Ул вакытта минем беренче ун эшем халыкара күргәзмәгә үтте.
- Гөлназ, син ясаган шамаилләрдә сурәтләр дә бар, мәсәлән, иң танылган шамаилең Мәрьям ана сурәте. Ә бит Ислам динендә сурәтләр тыелган дигән сүз дә яши.
- Әйе, бу тема күпләрдә кызыксыну уята шул. Тик минем сурәтләрдә ачыклык юк. Алар образ формасында.Бүгенге көндә каллиграфия яңа сулыш белән яңача ачылды. Осталар да аның мөмкинлекләре чиксез булуны таныдылар. Хәтта Пабло Пикассо да үз чорында: «Әгәр дә мин ислам каллиграфиясе барлыгын белгән булсам, беркайчан да рәсем ясамас идем», - дип әйткән. Шамаильләр безнең татар халкына аеруча да якын. Алар безнең тарихыбызны, йолаларыбызны искә төшереп торучы зиннәтле бизәк.
- Чыннан да, шамаилләр буыннан буыннарга тапшырылып килгән кадерле ядкәр дә булып торган. Ә бүгенге көндә кулдан ясалган шамаилләрнең бәясе нинди?
- Бу эшләр очсыз була алмый. Коко Шанель дә: кулдан ясалган әйберләр ул – зиннәтлелек, аларны булдыру һәркемгә дә тиешле дә түгел. Аларны үзендә булдырырга теләүче түли яки үз куллары белән ясый инде дигән.
- Гөлназ, шамаилләрең беркайчан да кабатланмый. Аларның язылышлары да төрле. Бер карасаң, шул ук гарәп телендә, графикасында язылган эшләр бит?
- Әйе, чыннан да гарәп графикасын күп төрле техникада язып була. Төп алты язу төре бар – мухакка, рәйхан, нәсх, сүльс, тәүкик, рика. Ә мин нигездә куфи, сүльс, рика, дивани техникаларына өстенлек бирәм. Гомумән алганда, каллиграфиянең шундый бер үзенчәлеге бар: элек-электән остазлар үзләренең укучылары белән дәресләрне хәреф өйрәтүдән башламаганнар, ә башта дөрес итеп каләм ясарга өйрәткәннәр. Бик нәфис язуларны язганда агачтан гына ясалган каләм кулланыла. Кайбер очракларда каләм ясарга өйрәнер өчен генә дә бер ел вакыт кирәк булган. Гомумән алганда, шамаилләр ясау зур белем һәм түземлек сорый торган эш. Коръән аятьләрен язган вакытта төгәллек тә сорала. Хата җибәрергә ярамый. Бервакыт бер мәчеткә кергәч, анда диварларга язылган аятьләрдәге хаталарны күреп шаккаткан идем. Нәкъ шул вакытта мәчеттә ремонт эшләре бара иде. Аларга хаталарны күрсәтеп төзәтүләрен сорадым.
- Әйе шул, шамаильләрдә эчтәлек, мәгънә дә бик мөһим. Зур җаваплы эш. Әле менә Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан төшерелгән «Ибн Фадлан» фильмындагы барлык гарәпчә язуларны да син башкаргансың икән. Әлеге эш үзеңә нинди тәҗрибә бирде?
- Әлеге фильмда эшләргә миңа режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов тәкъдим итте. Анда баннерда Ибн Фадлан сүзе, аннары гарәби байраклар, киемнәрдәге язу өлешләрен яздым. Аннары хәлиф хатын һәи Ибн Фадланның сәяхәтнамә язуларыннан өзекләрне дә яздым. Фильмдагы актер үзе дә язарга тиешле моментлар бар иде һәм менә аңа да ничек язарга кирәклеген, ничек каләмне тотарга икәнлеген өйрәттем. Шулай итеп эшләрем кино индустриясендә дә калды. Гомумән алганда, бу минем өчен кызыклы тәҗрибә булды.
- Чыннан да Гөлназ, син Татарстан өчен уникаль шәхес. Синең эшләреңә булган игътибар да көннән-көн арта. Кайсы илләрдә күргәзмәләреңне оештырдың һәм андагы халык эшләреңне ничек кабул итте?
- Һәрбер күргәзмәдән үземә илһам алып кайтам. Кешеләрнең күзләрендә кабынган кызыксыну ялкыны үземә дә алга таба эшләргә егәр өстәгәндәй була. Барлыгы илледән артык күргәзмәдә катнаштым. Алар арасында төркемнәрдәге һәм шәхси күргәзмәләрем дә булды. Күпчелеге Россия шәһәрләрендә узды: Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа һәм әлбәттә, чит илләрдән дә еш чакырулар алам: Төркия, Алжир, Америка, Һиндстан. Һиндстандагы күргәзмәгә эшләремне  берүзем алып чыгып киткән идем. Ул вакыттагы тәвәккәллегемә шаккатам. Беренче тапкыр баруым, таныш түгел ил. Әмма анда бик җылы кабул иттеләр. һиндстанның танылган бер газетасының беренче битендә бастырып та чыгарганнар иде.
- Тәвәккәллегемә шаккатам дисең, димәк хәзер тормышыңның яңа этабына күчкәч, синең дөньяга карашларың да үзгәрдеме?
- Әлбәттә, гаилә һәм әни булу хатын-кызны үзгәртә. Минем тормышымның мәгънәсе тагын да тирәнәйде. Бала үстерү зур җаваплы эш.
- Киләчәккә нинди планнарың бар? Мин син үзеңнең каллиграфия мәктәбең булыр дип күз алдына китерәм. Күпме хәттатлрны тәрбияли алырлык бер зур үзәк булыр иде ул.
- Остазлык эше белән өзлексез шөгыльләнәм. Әледән әле махсус курслар уздырам. «Сәләт» оешмасы белән дә тыгыз элемтәдә торам. Әлбәттә, перспективада каллиграфия мәктәбен дә оештырырга мөмкин булыр иде. Әмма анда укырга теләүчеләр саны күп булыр дип уйламыйм. Әлегә үз иҗат эшемне дәвам итәргә ниятем зур.
 

 
 
 
 
 
 

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ