Кышкы урман серләре
ЗАҺИДУЛЛИНА Кышкы урман серләре текст+презЭнҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Максат: укучыларны проект эшчәнлеге белән тан...
ЗАҺИДУЛЛИНА Кышкы урман серләре текст+през
Энҗе ЗАҺИДУЛЛИНА,
Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең
югары квалификация категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Максат: укучыларны проект эшчәнлеге белән таныштыру, эзләнү эшенә тарту, кызыксыну уяту, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, өйрәнгәннәрне ныгыту, табигать дөньясына мәхәббәт тәрбияләү, мәгълүматлар туплау, өйрәнгән әсәрләрне, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү.
Җиһазлар: китапчыклар, дәреслек, рәсемнәр, җилем, презентация, колонка, җил тавышы, орнитолог, энтомолог, зоолог-териолог, ботаник, ихтиолог сүзләре язылган табличкалар, «Күрсәт әле, үскәнем» җыры язмасы.
Дәрес барышы
Укытучы (спорт киеменнән керә: кулда чаңгы таяклары). Хәерле көн, укучылар! Минем кышкы урманга сәяхәткә чыгып барышым. Шуңа да сезнең белән бер дәресемне үткәрергә, киңәшләрегезне тыңларга булдым. Бер-беребезгә карап елмаеп, хәерле көн телик һәм хәерле сәгатьтә дәресебезне башлап җибәрик.
– Балалар, бүген һава торышы нинди икән соң, сәяхәткә барырлыкмы? (Кояшлы, җилле...)
Укытучы. Укучылар, стеналардагы сүзләрнең кайсылары сезгә таныш?
Орнитолог – кошлар тормышын өйрәнүче белгеч.
Энтомолог – бөҗәкләр тормышын өйрәнүче белгеч.
Зоолог-териолог – имезүче җәнлекләрне өйрәнүче белгеч.
Ботаник – үсемлекләр патшалыгын өйрәнүче белгеч.
Ихтиолог – балыклар тормышын өйрәнүче белгеч.
Алардан башка сөйрәлүчеләр тормышын өйрәнүче – герпетологлар, гөмбәләр патшалыгын өйрәнүче микологлар да бар.
– Хәзер кулларыбызда булган рәсемнәр буенча без, үз белгечлекләребезне сайлап урыннарыбызны алыйк әле. Иптәшләрегез дөрес белгечлек сайладымы икән? Киңәшләшеп алыгыз.
– Хәзер төркемләп өстәлләргә утырсак та була. (1 нче слайд)
– Әйдәгез әле, укучылар, төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.
Укучылар. Биремнәрне аңлап, бергә-бергә уйларга.
– Бер-береңә юл куярга.
– Иптәшеңне тыңлый белергә.
– Кычкырып сөйләшмәскә.
– Гомуми карарга килергә.
– Чыгыш ясаучыны билгеләргә, актив булырга.
Укытучы. Мин үз чиратымда сезнең эшчәнлекне игътибар белән күзәтермен, беркетмәдә билгеләп барырмын, төркемнәргә билгеләр куярмын. Бер генә укучы эшләмичә утырса да, төркемнең билгесе түбән төшәчәк.
III. Мотивлаштыру
Укытучы. Гомумән алганда, әлеге белгечләр нәрсәне өйрәнә? Без барыбыз да табигать кочагында яшибез. Табигать безне үз балалары кебек кочагына җыйган. Менә шуңа да дәресебезнең темасын «Без – табигать балалары» дип атарбыз. (2 нче слайд)
Укытучы. Әйдәгез, хәзер дәреслекнең 100 нче битен ачыйк.
– Нәрсә соң ул проект?
– Проект эше эшләп, сез сәяхәткә алып бару өчен кулланма әзерләрсез.
– Проектның 5 П хәрефеннән торуын истә тотыгыз. (3 нче слайд)
1П – Проектлау (яисә килеп туган сорау). Бүгенге дәрестә сәяхәт барышына ярдәме тиярлек кулланма-журнал әзерләүне максат итеп куярбыз.
2П – Планлаштыру.
3П – Поиск информации (мәгълүмат туплау).
4П – Продукт (проект эшчәнлеге продукты).
5П – Презентация (яисә эшне тәкъдим итү).
Укытучы. Димәк, без сәяхәттә өйрәнербез, әзерләнербез, мәгълүматлар тупларбыз, өйрәнгәннәребезне бер-беребезгә аңлатырбыз.
Укытучы.Укучылар, безнең бүгенге проект эшебезнең темасы бик әһәмиятле. Шуңа да максат һәм бурычлар дөрес итеп куелырга тиеш: без – табигать балалары: табигать дөньясын ярату, мәгълүматлар туплау, өйрәнгән әсәрләрне, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерү, проект эшендә шуны күрсәтү. (4 – 9 нчы слайдлар)
– Килеп туган сорау – миңа сәяхәт барышына ярдәме тиярлек кулланма-журнал әзерләү.
2 нче тукталыш – 2П – Гарәфи Хәсәновның «Кышкы урман» хикәясе өстендә эш.
Укытучы. Дәреслекнең 86 нчы битен ачабыз.
– Хикәядә кайсы кошлар турында сүз бара?
– Әлеге кошлар турында нәрсәләр белдең?
– Хикәядә кортлар, бөҗәкләр белән нәрсәләр туклана?
– Ни өчен автор кошлар бөҗәкләрне чүпләсеннәр ди?
– Хикәядә нинди үсемлекләр турында сүз бара? Әлеге үсемлекләр нәрсәләргә азык булып тора?
– Хикәядә кайсы җәнлекләр турында сүз бара? Әлеге җәнлекләр турында нәрсәләр белдең?
– Урман законы ничек исегездә калды? (2 нче абзацтан эзлә.)
– Биремнәрне үтибез һәм, төркемнәрдә эш беткәч, хәбәр бирәбез.
– Шушы белемнәргә нигезләнеп, без сезнең белән мәгълүматлар туплауны дәвам иттерербез.
– Бу биремдә бер укучы яза, калганнар мәгълүмат туплый. Эш тәртибен дөрес алып бару өчен, мин сезгә үзегезнең бурычларны таратам.
Агач – җимеше белән, кеше эше белән матур.
Укытучы. Бу мәкальне кайсы белгечләребез – табигатьнең кайсы тармагын өйрәнүчеләребез язып куя ала инде? (Ботаниклар.)
– Хәтердән белгән өч мәкаль язарга. Әгәр дә хәтердән белгәннәр булмаса, өстәлләрдәге «Энҗе чәчтем, энҗе җыям» китабыннан табып яза аласыз. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, калганнар мәгълүмат туплый.
Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.
Укытучы. Укучылар, мин әле генә татар халык авыз иҗатының нинди тармагын искә алдым?
– Дөрес, сынамышлар. Ә хәзер, әйдәгез, үзегез белгән сынамышларны да кулланма-журналыбызга язып куйыйк әле. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, ә калганнар мәгълүмат туплый.
Ял минуты. «Күрсәт әле, үскәнем».
– Ничек яфрак коела?
– Ничек йөзә балыклар?
– Кошлар ничек очалар?
– Ничек сикерә чикерткә?
– Ничек йөри аюлар?
Укытучы. 3 нче тукталышыбызның соңгы этабы дәреслекнең 100 нче битендәге бирем белән бәйле. Биремнәр безнең кулланма-журналыбыздагы таблицаларда. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, калганнар мәгълүмат туплый.
Табигать турында шигырьләр.
+ авторы. Табигать турында хикәяләр.
+ авторы. Дәреслектә туган як табигате турында картиналар (Сынлы сәнгать музеенда) + рәссамы.
Укытучы. 4 нче тукталыш – 4П. Бу – безнең әзер кулланма-журнал.
Маршрутның бу тукталышында дүрт төркемгә – дүрт сорау. Әйдәгез, төркемнәрдә фикерләшеп, сөйләүче кешене билгеләп, сорауларга җавап биреп карыйк.
Орнитологларга. Бераз кышкы урманда йөргәч, каршыма кошлар көтүе килеп чыкты. Бу нинди кошлар икән дип аптырап калдым. Нинди кошлар икән бу? Шул арада юкка да чыктылар. Кая киттеләр икән?
Энтомологларга. Гарәфи Хәсәновның «Кышкы урман» хикәясендәге «Сыйлана бирсеннәр, нәни кошчыкларын чыгарып, аларга кортларны чүпләп йөрсеннәр!» дигән юллар белән мин нигәдер килешеп бетә алмадым. Сез килешәсезме? Ни өчен кортларны юк итәргә?
Зоологларга. Кышкы урманда йөрим. Юан гына бер агач төбеннән чак кына сизелерлек, ак пар күтәрелә. Бу ни булыр икән? Миңа бу тирәдә йөрү куркыныч булмасмы? Һәм нигә?
Ботаникларга. Ай-яй-яй! Тукран эшеме бу?! Мин чыршының уенчыклары җиргә коелган дип торам, ул күркәләр икән. Күпме кошлар, азык эзләп, кешеләр яши торган тирәләргә килде, урмандагы киек кошларны, җәнлекләрне ачлыктан нәрсә коткарыр?
Ихтиологларга. Кышкы урманнан кайтып барышым. Мишә елгасы буйлап атлыйм. Уемда – боз астындагы балыклар. Алар кышны ничек үткәрәләр икән?
5 нче тукталыш – 5П.
Укытучы. Проект эшләрен яклау өчен түбәндәге план буенча әзерләнеп килергә тәкъдим итәм. (12 нче слайд)
Укытучы. Укучылар дәрес башында куелган максатыбызга ирештекме икән? (13 нче слайд)
– Кемнәр дәрестә үзләрен бик тырышып эшләдек дип уйлый, бер-беребезгә рәхмәт әйтик. Кемнәрнең проект эшчәнлеге белән тирәнрәк танышасылары килә, рәхим итеп миңа мөрәҗәгать итә аласыз.
– Бүгенге кулланма журналлар өчен сезгә бик зур рәхмәт, укучылар.
VII. Дәресне йомгаклау. Өй эше

- Оештыру өлеше

- Белемнәрне актуальләштерү

- Яңа тема өстендә эш
- 1 нче тукталыш – 1П.

- 3 нче тукталыш – 3П. QR-код – «Мәкаль». (10 – 11 нче слайдлар)
Агач – җимеше белән, кеше эше белән матур.
Укытучы. Бу мәкальне кайсы белгечләребез – табигатьнең кайсы тармагын өйрәнүчеләребез язып куя ала инде? (Ботаниклар.)
– Хәтердән белгән өч мәкаль язарга. Әгәр дә хәтердән белгәннәр булмаса, өстәлләрдәге «Энҗе чәчтем, энҗе җыям» китабыннан табып яза аласыз. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, калганнар мәгълүмат туплый.
- Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.
Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.
Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.
Укытучы. Укучылар, мин әле генә татар халык авыз иҗатының нинди тармагын искә алдым?
– Дөрес, сынамышлар. Ә хәзер, әйдәгез, үзегез белгән сынамышларны да кулланма-журналыбызга язып куйыйк әле. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, ә калганнар мәгълүмат туплый.
Ял минуты. «Күрсәт әле, үскәнем».
– Ничек яфрак коела?
– Ничек йөзә балыклар?
– Кошлар ничек очалар?
– Ничек сикерә чикерткә?
– Ничек йөри аюлар?
- Белемнәрне ныгыту
Укытучы. 3 нче тукталышыбызның соңгы этабы дәреслекнең 100 нче битендәге бирем белән бәйле. Биремнәр безнең кулланма-журналыбыздагы таблицаларда. Бу биремдә дә чираттагы бер укучы яза, калганнар мәгълүмат туплый.
Табигать турында шигырьләр.
+ авторы. Табигать турында хикәяләр.
+ авторы. Дәреслектә туган як табигате турында картиналар (Сынлы сәнгать музеенда) + рәссамы.
- Рефлексия
Укытучы. 4 нче тукталыш – 4П. Бу – безнең әзер кулланма-журнал.
Маршрутның бу тукталышында дүрт төркемгә – дүрт сорау. Әйдәгез, төркемнәрдә фикерләшеп, сөйләүче кешене билгеләп, сорауларга җавап биреп карыйк.
Орнитологларга. Бераз кышкы урманда йөргәч, каршыма кошлар көтүе килеп чыкты. Бу нинди кошлар икән дип аптырап калдым. Нинди кошлар икән бу? Шул арада юкка да чыктылар. Кая киттеләр икән?
Энтомологларга. Гарәфи Хәсәновның «Кышкы урман» хикәясендәге «Сыйлана бирсеннәр, нәни кошчыкларын чыгарып, аларга кортларны чүпләп йөрсеннәр!» дигән юллар белән мин нигәдер килешеп бетә алмадым. Сез килешәсезме? Ни өчен кортларны юк итәргә?
Зоологларга. Кышкы урманда йөрим. Юан гына бер агач төбеннән чак кына сизелерлек, ак пар күтәрелә. Бу ни булыр икән? Миңа бу тирәдә йөрү куркыныч булмасмы? Һәм нигә?
Ботаникларга. Ай-яй-яй! Тукран эшеме бу?! Мин чыршының уенчыклары җиргә коелган дип торам, ул күркәләр икән. Күпме кошлар, азык эзләп, кешеләр яши торган тирәләргә килде, урмандагы киек кошларны, җәнлекләрне ачлыктан нәрсә коткарыр?
Ихтиологларга. Кышкы урманнан кайтып барышым. Мишә елгасы буйлап атлыйм. Уемда – боз астындагы балыклар. Алар кышны ничек үткәрәләр икән?
5 нче тукталыш – 5П.
Укытучы. Проект эшләрен яклау өчен түбәндәге план буенча әзерләнеп килергә тәкъдим итәм. (12 нче слайд)
- Проектның темасы, максаты һәм бурычлары.
- Эзләнү эшен планлаштыру.
- Тупланган мәгълүматлар.
- Кулланылган материаллар.
- Кулланылган әдәбият.
Укытучы. Укучылар дәрес башында куелган максатыбызга ирештекме икән? (13 нче слайд)
– Кемнәр дәрестә үзләрен бик тырышып эшләдек дип уйлый, бер-беребезгә рәхмәт әйтик. Кемнәрнең проект эшчәнлеге белән тирәнрәк танышасылары килә, рәхим итеп миңа мөрәҗәгать итә аласыз.
– Бүгенге кулланма журналлар өчен сезгә бик зур рәхмәт, укучылар.
VII. Дәресне йомгаклау. Өй эше
- «Табигать бизәкләре» китабыннан «Февраль» текстын укырга.
- Анабиоз сүзенең нәрсә аңлатуын сөйләргә әзерләнеп килергә.
Комментарийлар