Логотип Магариф уку
Цитата:

Табигать җанлы җир кешеләрендә кунакта

Табигать җанлы җир кешеләрендә кунакта(6 – 7 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)Гөлшат ШӘРИПОВА,Актаныш районы Пучы урта мәктәбенеңюгары квалификация категорияле тарих укытучысы Максат:...

Табигать җанлы җир кешеләрендә кунакта
(6 – 7 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара)
Гөлшат ШӘРИПОВА,
Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле тарих укытучысы
 Максат:
– экология терминын аңлатып, укучыларның табигать һәм экологик белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү;
– табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында укучыларның белемнәрен ныгыту;
– аларның кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру.  
Җиһазлау: «Табигать һәм син» стенды, экологик темага ясалган кызыклы рәсемнәр күргәзмәсе, «Чүп-чарның икенче тормышы» дип аталган кул эшләнмәләре күргәзмәсе, төрле үсемлек үрнәкләре салынган савытлар. Зал табигать күренешенә охшатып бизәлгән. Кошлар тавышы, чишмә челтерәп аккан тавышлар ишетелә.
Кичә барышы
(«Табигатьне саклагыз» җыры (З.Минһаҗева сүзләре, В.Әхмәтшин көе) яңгырый. Балалар бүлмәгә кереп утырыша. Бүлмә уртасына ике алып баручы чыга.)
1 нче алып баручы. Сезнең кайчан булса да «экология» сүзен ишеткәнегез бармы? Ул сүзнең мәгънәсен беләсезме? 
2 нче алып баручы. «Экология» сүзе грек теленнән алынган ике сүзнең кушылмасыннан гыйбарәт. Ойкос – йорт, тереклек ияләре һәм үсемлекләрнең яшәү урыны; логос – канун, закон, фән. Менә шушы экологик кануннар кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. Табигатьнең саф сулы чишмәләре, адашырлык урманнары, биек-биек таулары, рәхәтләнеп сулый торган чиста һавасы бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар  яши. Боларның барысы да – табигать. Экология фәне нәкъ менә шул Табигать дип аталган олы йорттагы тормышны өйрәнә. Экологлар сулыклардагы табигый ләм белән кәрәкә балыгы арасындагы, чүлнең кайнар комлыгы белән елгыр кәлтә еланы арасындагы бәйләнешне дә тикшерә. Моңа яшәгән йортыбызның чисталыгы, ашаган ризыгыбызның һәм эчкән суыбызның сыйфаты, сулаган һавабызның чисталыгы да керә. Экологик проблеманы глобаль проблемалар исемлегенә кертәләр, ул планетабызда яшәүче бар кешегә дә кагыла. Соңгы елларда кешелекнең табигатькә йогынтысы күп тапкырлар артты, һәм ул еш кына табигатькә төзәтеп булмый торган зыян китерә. Табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Әлегә Җир-анабызны чистартучыларга караганда, пычратучылар күбрәк шул.
1 нче алып баручы. Сез беләсездер, кеше тормышы өчен кислород – бик кирәк нәрсә. Аны безгә яшел үсемлекләр бирә. Үсемлекләрнең юк ителүе кеше сәламәтлегенә зур зыян ясый. Иң беренче чиратта, кислород җитешмәүдән кешенең миенә зыян килә. Ул ярсучан, юктан кызып китүчәнгә әверелә, тиз арый һәм уйлау сәләте дә зыян күрә. Менә шушы гади булмаган ситуацияләр турында, табигатьне саклау өчен сез бүген һәм иртәгә нәрсә эшли аласыз, шул хакта уйлансагыз иде.
Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз «Белемле һәм игътибарлы җир кешеләрендә кунакта» дип атала. Кемнәр соң алар? Төшендегезме? Әлбәттә, мәктәп укучылары. Без бүген сезнең белән табигать турында сөйләшү, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләү максатыннан экологик бәйге үткәрергә булдык. 
Бүгенге бәйгебез экологиягә бәйле әзерләнгән биремнәрдән торачак. Дөрес җаваплар экология фәнен иң яхшы белүчеләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Моның өчен сыйныфтагы укучылардан ике команда төзелде. Аларга өйдә команда эмблемасын, девизын әзерләп килергә кушылды. Бәйге сораулары аларның белем дәрәҗәсен һәм иҗади сәләтләрен дә тикшерер.
Ярыш хөкемдарлардан башка үтми. Чара барышында жюри  әгъзалары, нульдән алып унга кадәр балл куеп, команда чыгышларын бәяләп барыр.
«Экологик разминка»
(Командаларга чиратлап сораулар бирелә. Дөрес җавап өчен 1 балл өстәлә.)

  1. Организмнарның үзара һәм тирә-юнь мохит белән мөнәсәбәтләрен нинди фән өйрәнә? (Экология.)

  2. Җирдәге дүрт яшәү тирәлеген атагыз. (Организмнарның яшәү тирәлеге. Җир өсте һава тирәлеге. Су тирәлеге. Туфрак тирәлеге.)

  3. Җансыз табигатьнең экологик факторлары. (Абиотик, яктылык, су, һава, температура.)

  4. Терек табигать үзенчәлекләрен атагыз. (Организм һәм тирә-юнь арасында дәвамлы матдә һәм энергия алмашуы терек табигатьнең тере булмаган табигатьтән төп аермасы булып тора. Тере организмнар сулый, туклана, үсә, үрчи, хәрәкәтләнә, ярсына.)

  5. Илебездә үсемлек һәм җәнлекләрне саклау йөзеннән нинди объектлар төзелә? (Тыюлыклар, вакытлыча аучылык, агач кисү тыелган урман яки сулыклар, ботаника бакчалары.)

  6. Хәзер бер табышмакның җавабын уйлап карыйк әле:


Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр
Бетәбез дип торганда,
Бирешмәскә булганнар:
Саклар диеп, яклар диеп,
Аңа кереп тулганнар.
Бу нәрсә? (Кызыл китап. Бу китапка илебездә бик аз калган, бетеп баручы үсемлек, җәнлекләр кертелгән. Алар дәүләт тарафыннан саклана.)

  1. Халыкара, Бөтендөнья һәм илкүләм табигать көннәрен әйтеп узыгыз. (11 гыйнвар – Бөтенроссия тыюлыклар һәм илкүләм парклар көне, 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне, 22 март – Халыкара су ресурслары көне, 1 апрель – Халыкара кошлар көне, 22 апрель –Халыкара Җир-ана көне, 14 май – Россиякүләм агач утырту көне, 5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирәне саклау көне, 4 октябрь – Бөтендөнья хайваннарны яклау көне.)

  2. 8. Сез үзегез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли аласыз? (Елга буйларын, полосаларны корган ботаклардан, чүп-чардан чистартабыз, чишмәләрне чистарту, агач утырту өмәләрендә катнашабыз.)


1 нче алып баручы. Булдырдыгыз, афәрин. Хәзер без комaндaларга яңа биремнәр бирәбез. Бaшлaдык!
1 нче конкурс. Шифрлаштырылган сүзне табыгыз.
1 нче алып баручы (1 нче биремне укый).

  1. Аны гади өй хайваннары калдыра.

  2. Ашлама буларак файдалы.

  3. Әгәр дә аны сулыкларга ташласалар, су бозыла, әчи һәм сулыкларда йөзгән балыклар һәм башка су җәнлекләре тончыга башлый.

  4. Ул торф, туфрак һәм салам белән компостланырга тиеш. (Тирес.)


2 нче алып баручы (2 нче биремне укый).

  1. Ул материалдан ясалган әйбер җиңел була.

  2. Балаларның күп уенчыклары шул материалдан ясалган.

  3. Әгәр дә аны яндырсаң, агулы кара төтен күтәрелә.

  4. Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә череп таркалмый. (Пластмасса.)


1 нче алып баручы (3 нче биремне укый).

  1. Ул шәһәрдә – күбрәк, ә авылда азрак була.

  2. Ул заводлар, җитештерү оешмалары урнашкан урында аеруча күп була.

  3. Аның көчле булуы аркасында, кешеләргә кычкырып сөйләшергә туры килә.

  4. Ул бик зур диапазонда булганда, кешеләр хәлсезләнә, арый, аларның башлары, колаклары авырта башлый, кан басымы күтәрелә. (Шау-шу, тавыш.)


2 нче алып баручы (4 нче биремне әйтә).

  1. Аны ясау өчен ком кирәк.

  2. Урманда ташлап калдырылса, янгын чыгаруга сәбәпче булырга мөмкин.

  3. Әгәр дә аны җылытсаң, ул камыр кебек сузылучан була.

  4. Бар очракта да диярлек ул үтә күренмәле, әгәр дә кулдан төшеп китсә, тиз ватыла. (Пыяла.)


1 нче алып баручы. Булдырдыгыз! Жюри һәр конкурcкa нәтиҗә яcaп бaрa. Инде хәзер аларны тыңлыйк. (Жюри уен нәтиҗәләре белән таныштыра.)
2 нче алып баручы. Хәзер чирaттaгы «Зар-шикаятьләр» дигән конкурcыбызны игълан итәм. Әлеге зар-шикаятьләрнең кем тарафыннан  бирелүен әйтегез.
1 нче алып баручы (беренче шикаятьне укый). «Мин үземнең матур түгеллегемне яхшы беләм. Әгәр балалар янында ялгыш кына туры килсәм дә, миннән качалар. Ни өчен шулай соң ул? Минем бит файдам  бик күп». Нәрсә ул? (Гөберле бака.) 
2 нче алып баручы. Бер гөберле бака бер бакчаны бөҗәк кортларыннан һәм суалчаннардан саклый ала. Әгәр дә өйдә тараканнар булып, анда гөберле баканы кертсәң, өйдә бер таракан да калмаячак.
1 нче алып баручы (икенче шикаятьне укый). «Их, яратмыйлар да соң мине кешеләр. Аларга минем тавышым да ошамый, күзләремне дә ямьсез, диләр. Әле тагын кайгы китерә дип тә өстиләр. Шулаймы икән бу? Ә бит  мин булмасам, күпләр ашлыксыз да калыр иде». Нинди җан иясе ул? (Ябалак.)
2 нче алып баручы. Ябалак 1946 елдан башлап дәүләт  тарафыннан саклана. Бер ябалак җәй буена бер тонна ашлыкны юкка чыгарырга сәләтле меңләгән кыр тычканын  юк итә.
1 нче алып баручы (өченче шикаятьне укый). «Без кешеләрне тешләп, каннарын  эчәбез, шуның аркасында аларның тәне кычыта һәм кабарып чыга. Безнең аркада алар иркенләп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә алмыйлар. Безнең нечкә итеп безелдәп торган тавышыбыз аларга йокы да бирми». Ни дип уйлыйсыз? (Черки.)
2 нче алып баручы. Шулай да табигатькә черкиләр дә кирәк. Черки яралгылары суда яши, алар белән күптөрле балык туклана. Ә җитлеккән черкиләр – бакалар белән кошларга менә дигән азык.
1 нче алып бaручы. Яхшы, табигатьтә булган төрле җан ияләрен тануда белемегез төпле икән, булдырдыгыз. Чирaттaгы конкурcыбызны үсемлекләргә бaгышлыйбыз. «Бу нинди үсемлек?» дип атала ул. (Һәр командага берничә төр үсемлек таратыла. Әлеге үсемлекләрнең атамаларын әйтергә һәм алар турындагы мәгълүматны җиткерергә тиеш булалар.)
Күкчәчәк – күз йөзе кебек зәңгәр төстәге матур чәчәк, әмма  ул кешегә файда китерми, киресенчә, иген кырларында ашлыкларга үсү өчен комачаулый. Аны без чүп үләне дип атыйбыз.
Тузганак – ул да кыргый үсемлек. Аннан чәчәк балы кайнаталар. Яфракларын, тамырын төрле авырулардан дәва буларак файдаланалар. Аны казларга җыеп ашаталар, икенче төрле әле аны каз чәе үләне дип тә атыйлар.
Ак чәчәк (ромашка)  майдан алып көзгә кадәр чәчәк ата. Ул тамак, эч авыруларын һәм яраларны дәвалаганда ярдәм итә.
Үги ана яфрагы апрель-майда чәчәк ата. Дару итеп яфраклары һәм чәчәкләре кулланыла. Яфраклар төнәтмәсен һәм кайнатмасын үпкә авыруларын дәвалаганда файдаланалар.
Кычыткан  июньнән көзгә кадәр чәчәк ата. Медицинада дару үсемлеге итеп XVII гасырдан ук яфрагын файдаланалар. Кычыткан яфрагын кан агуны туктату өчен, ашказаны авыртканда кулланалар.
Роза, астра, тюльпан чәчәкләрен  матурлык өчен үстерәләр.
Укытучы. Афәрин, булдырдыгыз, балалар. Җиңүчеләрне билгеләү өчен, хөкемдарларга сүз бирәбез. (Хөкемдарлар, тупланган очколарны санап, җиңүче команданы игълан итә. Бүләкләр тапшырыла.)
Рефлексия
Укытучы. Укучылар, без бүгенге кичәбездә нәрсә турында сөйләштек? (Укытучы нәтиҗә ясый.) Җир ул – безне туендыручы, аны без аналарга тиңлибез. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый, бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше булып үсә. Сез дә, балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз, табигатьне яратыгыз!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ